Халык иҗаты һәм мәдәни мирас эзләре буенча сәяхәт
11 июльдән 13 июльгә кадәр «Слободское кольцо – Яңа Чишмә кирмәне» фестивале узды
Яңа Чишмә туристларны нәрсә белән җәлеп итә? Үзенең тарихы белән: X-XII гасырларда районыбыз территориясе буйлап Идел Буе Болгарының көнчыгыш чиге үткән.
Беренче көн. 11 июль.
Фестиваль Петропавел Бистәсендәге Ватанны саклаучылар Хәтер паркында туристлар очрашуы белән ачылды. Биредә яңачишмәлеләргә Түбән Кама, Ютазы районыннан, Казаннан һәм хәтта Мәскәүдән дә кунаклар кушылды.
Туристларга Петропавел Бистәсе тарихы, борынгы храмга бару һәм храмда картиналары саклана торган җирле рәссам-иконалар язучы И.Н.Рузановның сәнгате белән танышу кызыклы булды.
Хәзерге бистә бөтен дөньяга Татар ат заводы белән дан тота. Монда Орел юртакларын үстерәләр: аларның үз-үзләрен тотышларына мәңге карап туймаска мөмкин. Бу гаҗәеп юртаклар турында җентекләп ат заводы хуҗасы Николай Скоков сөйләде.
Петропавел Бистәсеннән автобуслар район үзәге –Яңа Чишмәгә юнәлде.
Туган якны өйрәнү музеенда экспонатлар тарихы белән таныштылар, Кама аръягы сызыгы турында видеофильм карадылар.
Изге Троица чиркәвен төзү тарихын бу соборга барып һәм чиркәүнең настоятеле Симеон ата белән танышып белделәр.
Алдагы юл Архангел бистәсенә таба иде.
Беренче чиратта автотуристлар 1876 елда төзелгән Вознесение Господня чиркәвендә булдылар, анда настоятель Георгий ата белән сөйләштеләр.
Рухи азыктан соң күптөрле эчемлекләр һәм камыр ризыклары белән бай «Чайный дворик», «Шәраб лавкасы» һәм башка импровизацияләнгән трактирлар көтә иде (элеккеге заманнардагы кебек). Ә аннары – уеннар, биюләр, күңел ачулар һәм, әлбәттә инде, истәлеккә уртак фото.
Эсседән һәм кайнар кабул итүләрдән бераз арыган туристлар Тубылгытау авылына юл тоттылар. Биредә, Идел буе Болгары дәүләте белән бәйле тарихи истәлекле матур калкулыкта күпләр ниндидер тынычлык тойды.
Экскурсовод хикәясеннән:
«Борынгы заманда, мең еллар элек, бу җирләр Идел буе Болгары дәүләтенә караган. Шушма елгасы үзәне буйлап илнең көнчыгыш чикләре үткән, алар тынгысыз күчмәннәрдән саклану өчен һәрвакыт ныгытылган. Ул борынгы шәһәрлекләр һәм крепостьлар турында хәзер бик аз билгеле, ләкин нәкъ менә безнең авыл тирәсендә куәтле оборона корылмалары төзелгән».
Аннары авыл халкы кунакларны самавыр чәе һәм ботка белән сыйлады, Ватанны саклаучылар белән очрашу традицияләре турында уртаклашты. Ботка белән сыйлау вакытында бу калкулыкка армиядән мобилизацияләнгән ике солдат – Раил Хатыйпов һәм Хабаровскидагы элемтә гаскәрләрендә хезмәт иткән Илфак Абдрафиков күтәрелүе символик мәгънәгә ия булды.
Бу очрашу һәм егетләр белән әңгәмә автотурның беренче көненең яхшы тәмамлануын күрсәтте: гасырларны бәйләп торучы җеп иде бу.
Автотурны оештыручыларга һәм кунакларны каршы алучы авыл һәм бистә кешеләренә Ютазы районы туристы Ирина Иванаевская рәхмәт белдерде. Районыбызның башка кунаклары да бу көн турында яхшы фикерләр әйттеләр.
Икенче көн. 12 июль
Автотуристлар өчен 12 июль көне Петропавел Бистәсендәге апостоллар Петр һәм Павел Иске чиркәвендә бәйрәм хезмәте белән башланып китте.
Хезмәттән соң автомо-бильләр Яңа Чишмәгә кадәр юл үтте, анда аларга район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары утырган автобуслар кушылды. Аннары барысы бергә Екатерина Бистәсенә юл тоттылар.
Биредә, Екатерина Бистәсе һәм Яңа Иванаево авыллары чатында, тарихи һәйкәлләрнең дәвамы – Яңа Чишмә крепостенең сак өеменә (вал) күзәтү ачылды. Экскурсоводлар туристларга дошман һөҗүмнәреннән бик яхшы котылу чарасы булган бу оборона ныгытмасының төзелешен күрсәттеләр.
Вал өстенә менгәч, Екатерина җиренең бөтен киңлеген һәм матурлыгын күрергә мөмкин. Туристларның күбесе шулай эшләде дә.
Ә бу җирдә кунакларны ничек каршы алуларын, ел саен үткәрелә торган фестиваль кысаларында экскурсиядә булып, үзең күрү һәм тою яхшырак.
Әлеге авылның иң истәлекле урыны, әлбәттә, Троицк чиркәве (1875-1883 елларда төзелгән). Бу мәдәни мирас объекты дәүләт тарафыннан саклана.
«Нинди куәтле корылма һәм аның тирәсендә нинди тарту көче бар: бу гыйбадәтханәнең гасырлар буена ярым җимерек стеналарына үз кулларың белән кагыласы килә», - диде бу изге урында булган күпләр. Һәм моннан туп-туры җирле гыйбадәт йортына, образларга баш ияргә киттеләр.
Туй алды йоласын күрсәтү бик кызыклы булды, анда җирле традицияләр һәм җырлар, туйга кәләшне әзерләү йоласы турында сөйләделәр. Авыл кунаклары бергә «кияү йорты»нда булдылар һәм җирле кухнядан авыз иттеләр.
Екатерина Бистәсеннән Черемухово Бистәсенә кадәр кунаклар болын үләннәре һәм чәчәк аланнарына сокланып барды. Бистәдә автотуристлар Михаил Архангел чиркәве янында туктадылар, аларны чиркәүнең настоятеле иерей Сергий Соколов каршы алды. Ул үзенең Грузия храмнарына баруының кызыклы тарихын сөйләде. Ата-анага хөрмәт күрсәтүнең бишенче әмерен искә төшерде: «Алла сезгә биргән җирдә гомерегез озын булсын өчен, атаңны һәм анаңны хөрмәт ит».
Экскурсовод Ольга Горбунова авыл буйлап җәяүләп экскурсия уздырды, борынгы йортларны күрсәтте һәм анда яшәүчеләр белән булган мифик вакыйгаларны сөйләде. Аннары сәламәтлек һәм озын гомер чыганагы булган чишмәгә юл тоттык. Бу чишмәнең суы (фән тарафыннан исбат ителгән!) Менделеев таблицасындагы кеше организмы өчен файдалы бик күп элементларны үз эченә ала. Тик азлар гына үзенчәлекле исле суны эчәргә батырчылык иттеләр.
Мәдәният хезмәткәрләре бистә халкының традицион кунакчыллыгын бөтен матурлыгы белән күрсәттеләр. Авыл паркында алар ярәшү йоласын күрсәттеләр. Әлбәттә, йолада кунаклар да катнашты. Крестная-ана ролендә «Родич» хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Яңа Чишмә кирмәне – Слободское кольцо» проекты авторы Любовь Уманская булды.
«Рябинушка» ансамбле башкарган борынгы йола җырларын кунаклар тынып калып тыңладылар. Кунакларны – туристларны һәм аларны озатып йөрүче кешеләрне каршы алуда катнашкан барлык авыл халкыннан җылылык һәм игелеклелек сизелә иде.
Әлбәттә, беркем дә бистә халкының традицион ризыкларын татып караудан баш тарта алмады.
Көн Халык җыры фестивале белән тәмамланды. Башкарма комитет җитәкчесе Егор Тарнавский: «Безнең бистәләрдә традицияләрнең ничек саклануын күрү бик сөендерә. Әлеге фестиваль алга таба да буыннар бәйләнешен, мирасыбызны саклап торсын» дип билгеләп үтте. Фестиваль кысаларында район үсешенә зур өлеш керткән күп кенә авыл һәм бистә кешеләрен хөрмәтләделәр. Бу зур бәйрәм иде, анда башка авыл кешеләре дә җыелды.
Өченче көн – йомгаклау көне
Якшәмбе көнне автотур Волчья бистәсенә кояш яхшы ук кыздырган вакытта килеп җитте. Көтеп арыган авыл кешеләре кунакларны барыбер елмаеп, ипи-тоз белән каршы алдылар, ә «Барыня-сударыня турында» җыр, бернигә карамастан, яңгыравыклы һәм дәртле яңгырады.
Авыл буйлап экскурсияне Николай Темников үткәрде. Ул үз авылының төп истәлекле урыннарын билгеләп үтте – ә бу Ватанны саклаучылар һәм якташыбыз – Советлар Союзы Герое Борис Чекинга һәйкәл. Туристларны хәзерге Косма һәм Дамиан гыйбадәтханәсенә кадәр озатты. Аның 2015 елда якташы Вячеслав Улитин тарафыннан төзелү тарихын сөйләде, шулай ук 1930 еллардагы кирпеч храмның ничек һәм кая китүе турында бәян итте. Авылның урам һәм микрорайон исемнәре, мәсәлән, «Дунька шәле» атамасы турында сөйләү кызыклы булды.
Аннары ул туристларны «хәтта Макар да бозау кумаган җиргә» түгел, ә чишмә суы тибеп чыккан паркка алып китте (бу Волчья Бистәсендәге күп санлы чишмәләрнең берсе). Анда кунакларны елның иң мистик бәйрәмнәренең берсе Иван Купала көнен күрсәтү көтә иде. Традицион уеннар, күңел ачулар, бәйрәм сыйлары белән, әлбәттә. Волья Бистәсендә, башка бистәләрдәге кебек үк буыннар бәйләнеше ныклы.
Туристлар өчен өченче көн Петропавел Бистәсендә Балалар җырлары фестивалендәге чыгышлар фейерверкы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев