- 15 ноябрьдә "Зиреклем тамырлары. Учреждениеләр һәм оешмалар тарихы" дип исемләнеп чыккан китапның бөтен тиражы - 250 данәсе дә Казаннан Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреш музеена кайтты, - дип хәбәр итте редакциягә китап авторы, музей директоры Мидхәт Газыймов.
- Китапларны алып кайтырга РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов һәм Зирекле участок хастаханәсе шоферы Михаҗи Шакиров ярдәм итте, без аларга бик рәхмәтле, - диде ул.
- Китап "Зиреклем тамырлары"ның - 5нче китапның дәвамы. Китапка кыскача гына булса да почта, мәчет, җирле участок хастаханәсе, авыл китапханәсе, балалар бакчасы, сельпо, КБО (көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты), халык иҗаты һәм көнкүреше музее, саклык кассасы, АТС, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы, клуб тарихлары кертелгән, китапта авыл комсомоллары, 1831 елдан башлап 2016 елга чаклы (80 яшьне узган, 80гә җиткән) озын гомерле кешеләр турында сөйләнә, аңа Зирекле авыл Советы рәисләре һәм секретарьларының исем- фамилияләре кертелгән; авылның топонимикасы, кушаматлары; шулай ук төрле елларда хаҗга барган зиреклеләр, күренекле кешеләр, авыл турында шигырьләр һ.б. урын алган.
Китапта планнар һәм схемалар, 202 фоторәсем урнаштырылган.
16 ноябрьдә музейда кечерәк кенә тәкъдир итү чарасы уздырылды, китаплар бүләк ителде.
Китап укучыларыбыз, беренче чиратта зиреклеләр,яңа китапны сөенеп кабул итәрләр, дип өметләнәбез. Шушы том белән Зирекле (Ерыклы) авылы тарихы төгәлләнде дип уйлыйбыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев