Яхшылык җирдә ятмый
1 июньдә "Олимп" сәламәтләндерү комплексы территориясендә "Именем детства, во имя детства" дип аталган хәйрия марафоны булды. "Олимп" мәйданчыгына кергәндә һәр кеше ярдәмгә мохтаҗ авыру балаларга, тәрбиягә бала алган яки күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтү йөзеннән махсус урынга (копилкага) акча сала алдылар, төрледән-төрле ясалма әйберләр сату-күргәзмәсендә бизәнү әйберләре сатып алдылар. Район...
1 июньдә "Олимп" сәламәтләндерү комплексы территориясендә "Именем детства, во имя детства" дип аталган хәйрия марафоны булды.
"Олимп" мәйданчыгына кергәндә һәр кеше ярдәмгә мохтаҗ авыру балаларга, тәрбиягә бала алган яки күп балалы гаиләләргә булышлык күрсәтү йөзеннән махсус урынга (копилкага) акча сала алдылар, төрледән-төрле ясалма әйберләр сату-күргәзмәсендә бизәнү әйберләре сатып алдылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр һәм мәдәният буенча урынбасары Валентина Семеняк һәм «Бердәм Россия» БСП-нең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Щипанова марафон кунакларын Халыкара балаларны яклау көне белән котладылар. Бәйрәм мәдәният бүлеге артистлары башкаруында "Балачак" җыры белән башланып китте.
Районда изге эшләр башкаручы, кемгә аеруча ярдәм, кайгырту һәм игътибар кирәк булучыларны истә тотучы битараф булмаучы кешеләр бар. Район һәм социаль әһәмияткә ия чаралар үткәргәндә даими рәвештә химаячелек ярдәме күрсәткәннәре өчен "Шешмаойл" ААҖ директоры Рөстәм Тәхауетдиновка, "Кулон" ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов, "Татарстан" агрофирмасы директоры Гомәр Сөләйманов, шәхси предприятиеләр җитәкчеләре Любовь Гулькова, Нина Муханова, Рамил Нуртдиновларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Марафонда күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге мөмкинлекләре чикле балаларга операцияләргә, дәвалануга һәм реабилитация чараларына хәйрия ярдәме күрсәтелде. Аны "Шешмаойл" ААҖ, "Стройсервис" ЯАҖ җитәкчесе Хәлим Билданов һәм шәхси эшмәкәр Әлфия Закировалар күрсәтте. Моннан тыш, чараны алып баручылар катнашучыларны да "Балаларга ышаныч бүләк ит" дип аталган республика акциясенә кушылырга һәм SMS ярдәмендә үз телефоннарыннан махсуслаштырылган Балалар йортындагы балаларга дәвалану өчен ярдәм итүләрен (акча салып) үтенделәр. Хәйрия марафоны дәвам итте. Тәрбиягә 6 бала алып тәрбияләүче Акбүредән Хәйдәровлар гаиләсе район башлыгы исеменнән гараж төзүгә сертификат һәм "Шешмаойл" ААҖ-дан - өйгә янкорма төзүгә сертификат алды. Яңа Чишмә чиркәве өлкән попы Петр Ярушкин, Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт, Чистай электр челтәрләре Яңа Чишмә участогы җитәкчесе Харис Хөсәенов, «Кристалл» УК гендиректоры Алексей Иванов, шәхси эшмәкәрләр Алексей Трондин, Любовь Гулькова, Нина Мухановалар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә торак ремонтлауга финанс ярдәме һәм сертификатлар тапшырдылар. Игълан ителгән 3 лоттан торган хәйрия аукционында (мәктәп укучылары кулы белән ясалган әйберләр) челтәрләп эшләнгән шәл югары бәяләнеп сатылды, тозлы камырдан рельефлы чәчәкләр белән ясалган картина һәм витраж картиналар да яхшы бәядән китте.
Марафон нәтиҗәләрен исәпләгәннән соң җыелган акча 4343 сум, ә тапшырылган акча күләме - 133 мең сум тәшкил итте.
Бәйрәм чарасы тантанага килгән балалар хөрмәтенә дәвам итте. Балаларны лимонад белән сыйладылар, теләк буенча яңакларына һәм кулларына рәсемнәр ясадылар, яшьләр эшләре буенча бүлек, "Кайгырту" ХСХКҮ, социаль яклау бүлеге, "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсе хезмәткәрләре алар өчен төрле хәрәкәтле уеннар һәм призлы конкурслар оештырдылар. Ә «Олимп» УЗ бинасында бәйрәм хөрмәтенә мәктәпләрнең җыелма командалары арасында футбол матчы булды.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев