Яңа Чишмәдә өлкәннәр ункөнлегендә "Минем елларым - минем байлыгым!" дип исемләнгән республика фестиваленең зона туры булып узды.
4 октябрьдә "Олимп" УСЗ да матур сәхнә костюмнарыннан байтак өлкән яшьтәге хатын-кызларны һәм ир-атларны күрергә мөмкин иде. Бу көнне кунакчыл Яңа Чишмә җире Картлар йортлары арасында узган үзешчән сәнгать фестивалендә катнашучыларны кабул итте.
Фестивальгә Татарстанның җиде районыннан Картлар йортларында яшәүче иң актив һәм талантлы, яшьлек дәртен югалтмаган, җырларга, биергә һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә яраткан әби-бабайлар җыелган иде. Эчкерсез, ихлас күңелле, тере, аралашучан әби-бабайлар бәйрәм атмосферасы тудыра алдылар: үзләре дә чын күңелдән чыгыш ясадылар һәм башка чыгыш ясаучыларга да кул чабып, кушылып җырлап һәм биеп көч биреп тордылар. Кыскасы, концерт мәйданчыгында ярыш, бер-берсен узарга тырышу түгел, ә дуслык һәм бердәмлек хөкем сөрде.
Конкурсны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләреннән, "Нәфис сүз", "Җыр", "Бию" номинацияләрендә балалар сәнгать мәктәбе педагогларыннан торган компетентлы жюри бәяләде. Катнашучылар "Года-не беда", "Эх, Самара, городок", "Отговорила роща золотая", "Есть только миг", "Отцвели уж давно хризантемы в саду...", "Деревенька", шаян "Какая дама пропадает", популяр татар эстрада җырларын, вальс, татар халык биюләрен, Муса Җәлил шигырьләрен бүләк иттеләр (башкардылар).
Алар арасында ансамбльләр дә, ялгыз җыр да, гаилә вокаль дуэтлары да бар иде. Аксубай районы Федоров Картлар йортында яшәүче Гөлсинә апа һәм Юрий абый шунда танышып, инде менә 11 ел бәхетле генә яшәп яталар.
Үзеңне артист, җырчы, биюче ролендә сынап карау өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен сөенеч түгел мени. Шуңа да алар өчен фестиваль чын бәйрәм булды. Иң мөһиме, алар барысына да үзләрендә яшәү дәрте көчле булуын күрсәттеләр. Алар "гомер көзе"нә кереп бара, дип әйтергә тел дә әйләнми. Барлык катнашучылар да җыйнак, пөхтә , матур итеп киенгәннәр, хатын-кызларның күпчелегенең чәчләре модалы итеп кыркылган (киселгән), чалбарлы костюмнардан (сәхнә өчен генә дә киемнәрен берничә кат алыштырдылар), ә ир-атлар - бәйрәм киеменнән һәм галстуктан (бабочка) иде.
Барлык Картлар йортлары вәкилләре дә менә дигән чыгышлары белән сөендерделәр, ә иң хәзерлеклесе Алабуга Картлар йорты командасы булды (аның директоры - элеккеге мәдәният хезмәткәре). Аның "Лейся, песня!" ансамбле номерлары киләсе этапка сайлап алынды. Финалга чыгучылар арасында Нурлат, Мамадыш районнары вәкилләре һәм Яңа Чишмә Картлар йортында яшәүче, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны "Катюша" җыры белән Нина Галкина да бар.
Фестиваль азагында һәр катнашучыга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан матур итеп төреп бәйләнгән бүләк - җылы оекбашлар тапшырдылар, ә Яңа Чишмә Картлар йортында аларны бәйрәм табыны көтә иде. Аның директоры Наталья Шилова фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Вячеслав Козловка, район социаль-икътисадый үсеш буенча хәйриячелек фондына, Балалар иҗат үзәгенә (сәхнәне бизәүдә), Балалар сәнгать мәктәбенә, район мәдәният йортына, "Кайгырту" ХСХКҮ, "Олимп" УСЗ һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семенякка зур рәхмәт белдерә.
Калган фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карарга була.
Ольга Иванова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев