Мәдәният һәм сәнгать
“Заман“ театры ТНВ да
Чаллы Башы АМЙ ның "Заман" халык театры "Яңа гасыр" телеканалында "Башваткыч" телевизион тапшыруында язып алуда катнашкан.
18 октябрьдә Чаллы Башы мәдәният йортына "Башваткыч" программасы редакторы Әлфирә Мәгъдиева һәм тапшыру режиссеры Зөлфирә Мөхәммәдиевалар килгән. Алар безнең мәдәният йорты белән таныштылар һәм безне "Башваткыч" тапшыруына чакырдылар, дип хәбәр итте безгә театр җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина.
25 октябрьдә Чаллы Башы АМЙның "Заман" халык театры ТНВ да әлеге телетапшыруда катнашкан. Анда баруның максаты - телевизор караучыларны Яңа Чишмә районы һәм "Заман" халык театры белән таныштыру. Тапшыруга төшерүдә халык театры җитәкчесе И.К. Дәүләтшина һәм әлеге театр актерлары И.Х. Гатауллин, С.М. Мөхәммәтҗановалар катнашкан. Аларга уңыш теләү һәм җан ату өчен театрның бөтен труппасын чакырганнар.
С.М. Мөхәммәтҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев