2018 ел – Татарстанда Ир-атлар сәламәтлеге елы
“Ир-ат сәламәтлеге“ төшенчәсе сидек-җенес органнары системасының һәм репродуктив функциянең бик шәп эшләвенә генә кайтып калмый.
Бу ир-ат үзен бик шәп хис итүче тулы бер физиологик күрсәткечләр комплексы. Кызганычка каршы, бүген ир-атлар арасында андый кешене очратып булырмы икән, - ди Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин. Ул редакциягә районда яшәүче ир-атлар сәламәтлеге буенча статистик мәгълүматлар җиткерде.
Ир-атлар арасында үлүчеләр саны күп булу сөендерми
- Яңа Чишмә районында 4858 ир-ат яши, шулардан хезмәткә сәләтле яшьтәгеләр - 3821. 2018 елның 5 ае өчен район буенча үлүчеләр саны күрсәткечләренә анализ ясалып, барлыгы 90 кеше вафат булуы билгеләнгән, узган ел – 88.
Үлем-китем сәбәпләре арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тора (29 кеше), аннан травмалар, агуланулар һәм онкология (10 шар кеше). Үлүчеләр арасында пенсия яшендәге кешеләр – 69, шулардан 34 есе-80 яшьтән узганнар. Хезмәткә сәләтле яшьтә үлүчеләр – 21, шулардан 20 есе ир-ат һәм бер хатын-кыз.
Узган еллар статистикасы үлүчеләр санының нәкъ менә ир-атлар арасында күп булуын күрсәтә: 2017 елда – 42 (барлыгы 47 кеше үлгән), 2016 елда – 57 (61 кешедән), 2015 елда – 58 (62 кешедән), 2014 елда – 40 (47 кешедән).
Медицина караулары һәм диспансеризация
Әлеге күрсәткечне киметү өчен район медицина хезмәткәрләре авыруларны иртә стадиядә ачыклау өчен эш алып баралар. Бу – 2 меңнән артык ир-атка ел саен профилактик караулар үткәрү. 2017 елда 1056 кешегә (зурлар) диспансерлаштыру үткәргән вакытта яшерен канга тизәккә анализ ясаганда 489 ында эчәклекнең түбән өлешләрендә 128 авыру ачыкланды, шулардан 2 очракта – онкология. 633 кешегә простатик специфик антигенга (ПСА) анализ онкологиянең 2 очрагын ачыклады. Нефть өлкәсендә эшләүче 596 кешегә, социаль өлкәдә – 98, шофер таныклыкларын алмаштырганда 438 кешегә медицина каравы үткәрелде. Медицина караулары вакытында башлангыч стадиядәге 214 авыру ачыкланды, шулардан 89 ы- йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Барысы да диспансер исәпкә алынды.
2018 елның 1 июленә “Д“ исәптә 1469 кеше тора, шулардан 978 – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән (артериаль гипертония – 587, йөрәк ишемиясе авыруы - 325), простатит, аденома простата – 60.
Татарстанда Ир-атлар сәламәтлеге елы
Татарстанда 2018 ел Ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан ителгән һәм аның кысаларында июльдә “Ир-атлар сәламәтлеге атнасы“ планлаштырыла: бу кан басымын үлчәп һәм ЭКГ үткәреп, ир-атларга профилактик караулар үткәрү, ПСАга кан-анализлары алу, район предприятиеләрендә һәм оешмаларда табиб-уролог лекторийлары үткәрү, авыл ФАПлары фельдшерлары тарафыннан “Д“ исәбендә торучы ир-атларны өйләренә барып карау, “Яңа Чишмә – Чирмешән“ велосипед ярышын оештыру. Әлеге ярыш вакытында “Ир-атлар сәламәтлеге атнасы“ эстафетасы Чирмешән районына тапшырылачак. Кама аръягы зонасына керүче барлык районнар буенча үтеп, ул Чистай районында төгәлләнәчәк.
Ир-атларга сәламәтлекләрен ничек сакларга
Әлбәттә, кешенең сәламәтлеге медиклар кулында гына түгел, ә үз кулыңда да. Үз сәламәтлегеңне саклау өчен ир-атларга берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
Беренче кагыйдә - “Кичектермә...!“
Белгечкә баруны беркайчан да кичектермәгез. Әгәр дә сезне борчыган нәрсә булмаса да, елына бер тапкыр медицина каравы үтүне гадәткә кертегез.
Икенче кагыйдә - “Үзеңне-үзең дәвалауга юл куймагыз!“
Үзегездә нинди дә булса начар авыру билгеләре күренсә, нинди дә булса даруны үзлегеңнән кабул итү турында уйлап та карамагыз, ахыры начар бетүе бар. Әлбәттә, авырту басылыр, тик даруны кабул итүне туктату белән, ул кабат пәйда булачак. Кирәкле даруны сезгә бары табиб кына билгели ала. Дусларыгыз һәм туганнарыгыз тәкъдим иткән даруларны кабул итәргә ярамый. Киңәшләрне бигрәк тә тематик форумнарда эзләү ярамавын да әйтәсем килә.
Өченче кагыйдә - “Дөрес туклану“
Үзегезнең рационнан майлы итне, кыздырган һәм әче продуктларны, тозлы ризыкларны алыгыз, татлы ризыкларны да күп ашарга тырышмагыз. Күбрәк әчкелтем-сөт продуктлары, кабак, помидор, грейпфрут, петрушка, суган, кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвекләр ашарга тырышыгыз.
Дүртенче кагыйдә - “Зарарлы гадәтләрдән арыныгыз!“
Тәмәке һәм алкоголь ир-ат сәламәтлеге өчен иң куркынычы (наркотик матдәләр турында әйтеп тә торасы юк). Тәмәке тартуны ташлагыз, алкоголь куллануны киметегез. Бу бик тә күңелсез яңгыраса да, алкогольле эчемлекләр арасында ир-атлар өчен иң зарарлысы булып сыра һәм йомшак алкогольле эчемлекләр (мәсәлән, ром-кола) санала.
Бишенче кагыйдә - “Куркынычсыз секс“. Бусы, мөгаен, иң мөһимнәрнең берседер. Әгәр дә сезнең даими партнерыгыз юк икән, сак булыгыз. Женси юл белән күчә торган авыруларны дәвалау бик авыр һәм күңелгә ятышсыз. Барысы да – үз кулыгызда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев