Агулы балтырган
Россиядә балтырганның 15 төре үсә. Хәтта аның кайберләрен ашарга да ярый, файдалы үлән булып санала. Ә менә “Борщевик Сосновского“ дигәне агулы.
Әлеге куркыныч үлән безнең илдә сугыштан соң терлек азыгы буларак барлыкка килә.Тик вакыт узганнан соң аның терлекләр организмына зыяны ачыклана. Өстәвенә әлеге үләнне ашаган сыерларның сөте тәмсез, әче булуы беленә. Агулы балтырган бөтен илгә тарала һәм зур тизлек белән үзеннән-үзе үрчи.
Галимнәр ачыклаганча, үсеш чорында балтырганда актив агулы матдәләр хасил була. Әлеге сок кеше яки терлек тиресенә эләккән очракта тәнне пешерә. Саклану чарасын күрмәгән очракта пешү бик каты булырга, 3-6 айга кадәр сузылырга мөмкин. Шуңа күрә балтырганның нәрсә икәнен белүчеләр, тәнгә согы тигән очракта, тизрәк юып төшерә, әлеге зарарланган урын кояш нурлары белән тагын да азып китмәсен өчен сакланырга тырыша. Балтырганның согы күзгә керсә, аеруча куркыныч икән, ул кешене сукыр калдырырга мөмкин.
Кызганычка каршы, “Борщевик Сосновского“ үләне безнең район территориясендә дә үсә, аерым алганда Екатерина Бистәсендә Сикәнәс елгасы ярларында бар (хәзер бу территория чистартыла).
2015 елдан балтырган Россиядә чүп үлән буларак исемлеккә кертелгән. Кешеләргә һәм хайваннарга зыян салуын исәпкә алып, ул юкка чыгарылырга тиеш. Тик әлеге үләнгә каршы көрәш алып бару бер дә җиңел эш түгел. Иң үтемле юл – орлыгы өлгергәнче кечкенә чагында чабу. Аннан соң бу җиргә гербицид, мисалга, Раундап сибәргә була. Ике-өч яфрак чыгарган вакытта әлеге җирне тирәнлеге 5-10 сантиметрдан да ким итмичә сукалатырга мөмкин. Әмма шунысы бар: балтырганның орлыгы җирдә ун еллап саклана, шуңа күрә ул кабат баш калкытырга күп сорамый, бер эшкәрткән җирне кабат эшкәртергә киңәш ителә.
Белеп тору зыян итмәс
- Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичкырын чабарга киңәш ителә. Бу вакытта тән тиресен каплый торган кием, биткә битлек бәйләргә, күзлек кияргә кирәк.
- Үсемлек тәнгә тия икән, кер сабыны белән салкын суда юып төшерергә. Шулай ук составында спирт булган сыекча (одеколон, аракы, спирт һәм башкалар) белән дә юарга (сөртеп алу гына җитми) була.
Рафис Зиниятуллин,
“Россельхозцентр“ның район филиалы начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев