Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә тәмле ашарга һәм эчәргә яратучы күп кеше төрле авырулары көчәю сәбәпле хастаханәгә эләгергә мөмкин. Һәр авыруның үз "ярамаган" нәрсәсе бар, шуңа да бәйрәм өстәле әзерләгәндә моны аеруча да истә тоту кирәктер.
Яңа Чишмә РҮХ табиблары безнең өчен белешмәлек әзерләгәннәр, ул теге яисә бу авыру белән авырганда кайсы продуктлар тыела, кайсы рөхсәт ителүен күздә тотарга ярдәм итәчәк.
Югары кислоталылык белән ашказанында гастрит һәм җәрәхәт (язва) булганда
өстәлдә серкә, майонез яки томат салынган, маринадланган, ысланган ризыклар һәм спиртлы эчемлекләр булырга тиеш түгел. Өстенлекне парда пешерелгән ит һәм балык ризыкларына, томалап пешерелгән яшелчәгә бирү кирәк. Җиңелчә ашамлык сыйфатында бераз ветчина яисә пешкән дуңгыз ите, төче сыр кулланырга була.
Түбән кислоталылык белән ашказанында гастрит һәм язва булганда
чүпрә салып басылган камырдан әзерләнгән пирог һәм күмәчтән, туңдырмадан баш тартырга кирәк булачак. Иң яхшысы иттән парда әзерләнгән котлетлар, ә балыкны пешергә. Салатны помидордан, яшел үләннәр, йомырка белән пешкән яшелчәдән ясарга, яшелчә икрасына майонез түгел, ә зәйтүн мае салырга. Эчемлекләр сыйфатында иң яхшысы су кушылган җиләк-җимеш соклары, гөлҗимеш суы һәм лимон салынган чәй.
Холецистит, гепатит һәм панкреатит булганда
иң мөһиме - майлы ризык ашаудан тыелырга. Майсыз сортлы ит һәм балыкны иң яхшысы, пешерергә һәм лимон телеме салып духовкада кызартып пешереп бетерергә. Бәрәңгене дә кабыгы белән пешерергә. Исерткеч эчемлекләр урынына компот, сок, морс, гөлҗимеш суы кулланырга.
Йөрәк, гипертония, атеросклероз булганда
ысланган ризыклар, колбаса, майлы сыр, бавыр, майлы ит ашарга ярамый. Үзеңне йомыркада, тозлаган ризыкларда, консервларда чикләргә кирәк. Иң яхшы вариант - балыкның майлы сортларыннан әзерләнгән ризыклар, мәсәлән, семга, тазә һәм пешкән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үлән, көрпәле икмәк. Салатка майонез түгел, лимон согы белән зәйтүн мае салырга.
Артрит, подагра, матдәләр алмашы авырулары булганда кузаклылардан, шпинат, кузгалак, редис, гөмбә, субпродуктлардан әзерләнгән ризыклардан баш тартырга кирәк. Майлы булмаган тавык, күркә,йорт куяны, парда балык әзерләргә, бәрәңге пешерергә була. Кызыл аракы, помидор, виноград, кукуруз, сөткә карата сак булу сорала - алар авыруны кузгатырга (көчәйтергә) мөмкин.
Бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы һәм башка бөер авырулары булганда
азыктан аш тозы һәм аксымны чикләү мөһим. Рационга ысланган ризыклар, консерва, тозлы балык, колбаса һәм сосиска, әче сыр, тозланган, маринадланган яшелчәләрне бөтенләй кертмәскә.
Шикәр диабеты авыруы булганда камыр ашлары,татлы җиләк-җимеш (груша, виноград, банан, инҗир һ.б.) һәм яшелчә (кишер, чөгендер), туңдырма, торт һәм пирожный, шикәр, кәнфит ашау тыела. Моннан тыш, кыздырылган, әче, тозлы һәм ысланган ризыкны, консерва, борыч, горчицаны куллануны да чикләргә.
Бар кешегә дә артык ашау турында уйларга түгел, ә күбрәк хәрәкәтләнергә, биергә, саф һавада йөрергә кирәк. Төн буе төрледән төрле татлы продуктлар кулланганнан соң, иртән кичтән калган "Оливье" салатын ашарга түгел, ә майсызландырылган сөт эчәргә, җиләк-җимеш, яшелчә, әче продуктлар кулланырга кирәк. Бу азыкны эшкәртү процессын яхшырта.
Бәйрәм көннәрегез исәнлектә, күңелле үтсен!
Нет комментариев