Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Авылдагы сәламәтлек саклау өлкәсе: ниләр яхшырды?

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе бүген дә актуаль.

Авыл халкына ярдәм итүне камилләштерүнең төп юнәлешләре турында Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская сөйли.

Соңгы ун елда авылларда халыкның сәламәтлеген саклауга аерым игътибар бирелә башлады.  «Татарстан Республикасында электрон сәламәтлек саклау» региональ проекты кысаларында районның барлык фельдшер-акушерлык пунктлары интернет челтәренә тоташтырылган, автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән.

«ТРда Бердәм кардиолог» проекты нәтиҗәле эшли, ә безнең 23 ФАПларның   барысы да планшетлы электрокардиографлар белән җиһазландырылган.

«Йөрәк авыруларын диагностикалауда һәм дәвалауда кардиограф алыштыргысыз җиһаз ул. Комплектка өлкәннәргә дә, балаларга да электрокардиография үткәрү өчен электродлар керә, шулай ук система чыбыксыз интернет белән җиһазландырылган.

 Әгәр ЭКГ үткәргәндә йөрәк мускуллары патологиясе ачыкланса, фельдшер пациентны кардиологка кабул итүгә яздыра, ә тикшеренү нәтиҗәләре бердәм системага кертелә. Табибка барганда пациентка электрокардиографияне бастырып чыгарырга кирәк булмаячак.

 Әлеге аппаратның өстенлеге - аның мобиль булуында. Хәзер пациентларга тикшеренүләрне өйләренә барып үткәрергә мөмкин, ә бу безнең халык өчен медицина ярдәмен алу кулайракка әйләнде дигән сүз. Яңа кардиограф шулай ук профилактик тикшерүләр вакытында да, ФАПта пациентларны диспансерлаштырганда да кулланыла.

Безнең РҮХтә 2022 елда Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы тулысынча үтәлде. Стационарда 2992 пациент дәваланды, 106330 пациент амбулатор рәвештә кабул ителде, райондагы 3923 кеше (103%) өлкәннәр өчен диспансерлаштыруны үтте.

Шул ук вакытта 183 авыру беренче тапкыр ачыкланды, шуларның 11е - яман шеш авыруы (шул исәптән 3 очрак - башлангыч стадиядә), 46сы - эндокрин системасы, 74е - йөрәк-кан тамырлары, 26сы - ашкайнату органнары авырулары.

2022 елда 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 1304 кеше медицина каравын узган.

Йогышлы авыруларга каршы көрәшкә килгәндә, вакцинацияләүне 8011 өлкән яшьтәге кеше һәм 7611 бала үткән, 11 кеше баш тарткан һәм дүртесенең медицина күрсәткечләре буенча каршылыклары бар.

2022 елда материаль-техник базаны ныгытуны дәвам иттек: Красный Октябрь поселогында һәм Екатерина Бистәсендә модульле ФАПлар төзелде, медицина җиһазлары сатып алынды. РҮХ эндоскопик җайланма (гастроскопия); ике стоматологик кресло; вакцинаны саклау өчен медицина туңдыргычы, шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары өчен бактерияләргә каршы портатив нурланыш җайланмасы һәм электрокардиографлар; заманча җиһазландырылган яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле белән тәэмин ителде.

Узган ел РҮХ штатына «Земство табибы» программасы буенча өч табиб кабул ителде. Авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына өч яшь белгеч эшкә урнаштырылды, аларның берсе «Земство фельдшеры» программасы буенча.

Әмма районда әзерлекле медицина хезмәткәрләренең җитмәве сизелә. Бүгенгесе көндә гомуми практик табибларга, шулай ук тар белге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев