Район халкы арасындагы үлем-китем (быелгысы елның 6 аенда 127 кеше үлгән) район үзәк хастаханәсе җитәкчелегендә борчу тудыра. Медиклар район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында ашыгыч киңәшмә үткәрүдә инициатор булдылар.
12 августта мондый киңәшмә булып үтте һәм РҮХ...
Район халкы арасындагы үлем-китем (быелгысы елның 6 аенда 127 кеше үлгән) район үзәк хастаханәсе җитәкчелегендә борчу тудыра. Медиклар район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында ашыгыч киңәшмә үткәрүдә инициатор булдылар.
12 августта мондый киңәшмә булып үтте һәм РҮХ баш табибы Ришат Билалов районда үлем-китем буенча торышны җиткерде.
- Шушы ярты елда 127 кеше үлде, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 гә күбрәк. Үлүчеләр саны иң күп булган торак пунктлар: Әдәмсәдә - 11, Зирекледә һәм Петропавел Бистәсендә - 10 ар кеше; үлүчеләр саны азрак булган авыллар: Чуаш Чабаксарында, Архангел Бистәсендә һәм Акъярда иң азы - 2 шәр кеше. Үлүчеләр саны структурасында беренче урында - кан әйләнеше системалары авырулары (51 кеше), икенче урында - онкоавырулар (10 кеше) һәм тышкы сәбәпләр (10 кеше), өченче урында - ашкайнату органнары авырулары.
Эшкә яраклы кешеләр арасында үлүчеләр санының артуы күзәтелә (2015 елда 18 кеше булса, 2016 елда - 31). 4 кеше тышкы сәбәпләр аркасында үлгән (3 кеше - суицидтан, 1 кеше - ЮТҺ нәтиҗәсендә).
Эшкә яраклы яшьтәге 8 кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлгән. Һәм бу районда югары технологик медицина ярдәме күрсәтүгә бүлеп бирелгән квота 100%ка үтәлүгә дә карамастан.
Район башлыгы Вячеслав Козлов РҮХ баш табибына, әгәр дә кирәк икән, квотаны арттыруны таләп итәргә кирәклеген җиткерде.
- Соңгы 5 елда Әдәмсәдә (79 кеше), Зирекледә (71), Акбүредә (66) халык күбрәк үлгән, Чертушта (14), Андреевкада (6), Екатериновкада (8 кеше) үлүчеләр саны азрак, - дип дәвам итте чыгыш ясаучы. - Эшкә яраклы яшьтә иң күп үлүчеләр Горшковода (6), Н.П. Лебедкада (4), Акбүредә (11), Сөлчәбашта (2 кеше). Онкологик авырулардан Акбүредә - 8, Екатериновкада - 2, Ленинода - 10, Шахмайда 7 кеше үлгән. Чуаш Чабаксарында, Яңа Иванаевода, Өргәнчәдә, Горшковода онкологиядән үлүчеләр булмаган.
Медиклар үлем-китем очракларын киметү методларының берсе халыкны 100% диспансерлаштыру, шулай ук диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелгән кешеләрне 100% тикшерү дип саный. Хроник авырулары булган кешеләрнең (исәпкә алынган) диспансеризация үтүдән баш тарту очракларын булдырмаска. Авыруларны тикшерү сыйфатына контрольне көчәйтергә. Әмма төп мәсьәлә шуннан тора: без үзебез дәваланырга һәм тикшерү узарга телибезме? Диспансерлаштыруга бар кеше дә теләп йөрми, кайберләрен мәҗбүриләп алып килергә туры килә.
Районда теркәлмәгән (пропискасыз) кешеләр дә яши, димәк район больницасында да алар исәпләнми. Андый кешеләрне бары тик авыл җирлекләре башлыклары, үзләре эшләгән предприятие җитәкчеләре, яки ФАП мөдирләре генә белә - ачыклый ала. Билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр дә байтак, алар игътибардан читтә калалар, медиклар аларны таба да алмыйлар. Шунлыктан аларның авырулары ачыкланмый, ә үлем-китем арта. Шунлыктан социаль хәвеф төркеменә керүче гаиләләр белән эшне көчәйтергә, туберкулезга шикләнгән кешеләрне кичекмәстән тикшерергә, олы яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә патронаж эшен көчәйтергә хәл ителде, бу эштә авыл җирлекләре башлыклары, халыкны социаль яклау бүлеге ярдәм итә алалар.
Бу мәсьәләдә РҮХ белән Петропавел Бистәсе, Зирекле, Архангел һәм Ленино АҖ актив хезмәттәшлек итәләр. Берничә АҖ-дә уңай тенденция билгеләп үтелде, анда үлем-китем азая. Шуларның берсе - Чуаш Чабаксары АҖ, ФАП фельдшеры Любовь Гуслярова халыкны сәламәтләндерүгә булышлык итүче эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-Үлүчеләр саны күрсәткеченә яшәүчеләрнең уртача яше дә йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Ришат Билалов. - Әгәр безнең районны күрше районнар белән чагыштырсаң, Алексеевск районында халыкның уртача яше - 38,81, Аксубайда - 39,36 яшь, Нурлатта - 39-45 яшь, Чирмешәндә - 40, 34 яшь, ә Яңа Чишмә районында - 40, 45 яшь. Бу күрсәткеч районнан яшьләрнең китүе хакында сөйли, халык олыгая. Димәк, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әйткәнчә, районда яшьләр өчен эш урыннары булдырырга кирәк.
Нет комментариев