Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне
Туберкулез-дөнья халкы арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яши торган йогышлы авыру.
Безнең районда 2018 елда сулыш органнарының актив туберкулезы белән авыраучы 1 кеше ачыкланган. Чагыштыру өчен: 2017 елда - 4 кеше. Ачыклау ысулы булып, гадәттәгечә, флюорография тикшерүе тора. 3 ел дәвамында районда, халыкның туберкулез белән авыруы югары булу сәбәпле, ел саен флюорография ысулы белән карап чыгулар үткәрелгән. Ел дәвамында туберкулез белән актив авыруларны ачыклау һәм вакытында дәвалау, шулай ук туберкулездан дәваланган авыруларны рецидив булмаган дәвалау буенча эш алып барылган. Эш нәтиҗәсе булып туберкулездан 4 кешене дәвалау тора, хәзерге вакытта алар көзге-язгы рецидив булмаган дәвалау курсларын алалар. Дәвалау нәтиҗәләре һәм күзәтү сроклары буенча тагын биш авыру исәпкә алынган һәм гомуми дәвалау челтәренә тапшырылган.
Хәзерге вакытта фтизиатрда 8 авыру исәптә тора, туберкулезга каршы стационарда 1 авыру хастаханәгә салынган, 4 кеше амбулатор дәвалану ала. Туберкулез дөньяда әйдәп баручы 10 үлем очрагының берсе булып тора. Туберкулез таякчыгы организмга эләгеп, анда гомер буе кала һәм теләсә кайсы вакытта авыруны китереп чыгара ала. Авыру килеп чыгамы яки юкмы – организмның торышына бәйле. Иммунитеты зәгыйфьләнгән, хроник авырулары булган, тәмәке кулланучы, стрессларга бирешкән кешеләр туберкулез белән авырырга мөмкин.
Туберкулез кешедән кешегә һава буенча тарала. Ютәлләгәндә, төчкергәндә яки үпкә туберкулезы булган кешеләр һавага туберкулез бактерияләре бүлеп чыгара. Инфекция йоктыру өчен кешегә мондый бактерияләрнең аз гына өлеше дә җитә.
Авырулар сәламәт булып тоелырга мөмкин, авыру шул ягы белән мәкерле: авыруның башлангыч формалары кеше өчен сизелми дә үтеп китәргә мөмкин. Авыр формаларда озакка сузылган ютәл, тын кысылу, көчсезлек, гәүдә авырлыгы кимү, тән температурасының күтәрелүе барлыкка килә.
Флюорография генә авыруны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Ел саен флюорография тикшерүләрен үткәрү кертелгәч, туберкулезның авыр формалары белән авыручылар санын киметүгә ирешелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев