– Дару үләннәрен кайчан җыярга кирәк?
– Һәркайсының – үз вакыты. Үсемлекнең үзенә файдалы матдәләрне иң күп туплаган чоры була. Менә шул чорны «эләктереп» калырга кирәк.
Әйтик, каен бөресен – бүрткәч үк. Бөреләр ачыла башлагач, дару буларак, аның кыйммәте бетә. Бөреләр ачылып, яфраклары барлыкка килә башлауга исә, кечкенә генә яфракларын җыеп (анда әле ул ябышкак була), шуннан кечкенә генә мендәрчекләр ясыйм. Мондый хуш исле, йомшак мендәр тынычландыра, йокыны җайга сала, баш авыртуларын бетерә. Агач-куак кайрыларын да яз башында җыеп кую шарт. Шулай ук әрекмән тамырларын шушы чорда – яфраклары күренә башлауга ук әзерлим. Май аенда, һичшиксез, тузганак һәм сирень яфраклары-чәчәкләрен, карлыган яфрагы хәстәрен күрәм. Гәрчә Питраудан (җәйнең кыл уртасы – һәр ел саен 12 июльдә билгеләп үтелә) соң үләннәр җыярга ярамый, дисәләр дә, мин сихәтле табигать нигъмәтләрен җәй буе җыям. Әйтик, тукранбаш (клевер), елына карап, җәйнең икенче яртысында гына да чәчәк атарга мөмкин. Ә аның нәкъ менә чәчәкләре шифалы. Бакча җиләге (виктория) белән җир җиләге яфракларын кызаргач кына җыярга кирәк. Дару әзерләү өчен гөмбәләрне, әйтик, чебен гөмбәсен сентябрь азагы-октябрь башларында гына әзерлим. Шулай итеп, сихәтле үләннәр, кайры-гөмбәләр хәстәрен күрү эшен иртәнге язда башлап, кара көзгә кадәр дәвам иттерәм.
– Үләннәрне дөрес итеп киптерү серләрен дә әйтеп үтмәссезме?
– Киптерергә куйганчы, башта үсемлекләрне чүп-чардан, корткыч-фәлән зарарлаганыннан аерып, чистартабыз. Шуннан бәйләмнәргә бәйләп, чәчәкләрен аска каратабыз да, кадакка эләбез яки киштәгә коры киҗе мамык тукыма җәеп, шунда тезәбез. Иң яхшысы – үләннәрне һавада, күләгәдә яки җиләс җылы бүлмәдә киптерү. Кояшка куярга ярамый, юкса барлык файдалы матдәләре юкка чыгачак. Фәкать тамырлар һәм җимешләрне генә урамда кояшта киптерергә мөмкин. Үләннәрне шулай ук сүрән генә газ миченә (ишеген бераз ачып куярга кирәк) куеп алырга да була. Чәчәкләре, сабагы һәм яфракларын җиңел генә порошокка әйләндерергә мөмкин булгач, тамырлар (әйтик, әрекмән тамыры) – шартлап сына торганга, җимешләр – бармак белән кысканда ябышмый торганга әйләнгәч, киптерү эше тәмам дигән сүз. Саклау вакыты – 2 елдан артык түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев