Дөрес туклану — сәламәтлек нигезе
Озак һәм бәхетле яшәргә телисезме? Сәламәтлегегезне кайгырта башлагыз!
Җәмгыятьнең сәламәтлеген һәм иминлеген дәлилләүче иң мөһим күрсәткечләр ул — үлем һәм туу дәрәҗәсе. Яңа Чишмә районында, бөтен Россиядә кебек үк, соңгы ун елда әлеге төп демографик күрсәткечләрдә зур үзгәрешләр булды.
Бүген без гомер озынлыгы кимүенең төп сәбәпләре һәм үзебезнең сәламәтлек турында ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез.
Бу эштә безгә 30 ел стажы булган Яңа Чишмә район поликлиникасы табибы Әлфия Юсупова ярдәм итәчәк.
«Йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, кан әйләнеше системасы авырулары һәм юллардагы аварияләр кебек тышкы сәбәпләр халык арасында үлем очраклары артуының төп сәбәпләре булып тора.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенгесе көндә хөкүмәт хастаханәләргә финанслауны арттырып, яңа технологияләр кертеп һәм медицина хезмәткәрләрен өйрәтеп, медицина өлкәсенә шактый күләмдә акча сарыф итә.
Ләкин медицина да без, кешеләр, үзебез дә сәламәт яшәү рәвеше алып барганда күп авыруларны кисәтә алганыбызны аңламыйча, көчсез булачак.
Сәламәт яшәү рәвеше хакында күп мәкаләләр язылган инде һәм бу бик яхшы.
Хәзерге техноген дөньяда беркем дә авыруларсыз, озын, бәхетле тормыш алып баруга өметләнә алмыйдыр, мөгаен. Үзебезнең сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвеше турында кайгырту — тормыш юлындагы байтак авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Әмма сәламәт яшәү рәвешен алып бару җиңел булыр дип уйламагыз. Уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен сезгә үз-үзегезне тәрбияләү һәм контрольдә тоту өчен бик күп көч куярга туры киләчәк.
Бер акыл иясе бервакыт болай дигән: «Безнең сәламәтлек үзебез ашый торган ризык белән бәйле». Һәм аның белән ризалашмыйча булмас. Шуңа күрә тормышыбызда зур роль уйнаган сәламәт туклану турында да сөйләшик әле. Сәламәт туклану — кешенең үсеш алуын һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче, аның сәламәтлеген ныгытуга һәм авыруларны профилактикалауга ярдәм итүче нәрсә, ягъни, башкача әйткәндә, дөрес туклану — ул сәламәтлекнең нигезе.
Әгәр дә сез дөрес тукланмыйсыз икән, димәк, сез иммунитетыгызны киметәчәксез һәм гармонияле тән төзелешен булдыруга да ирешә алмаячаксыз, моның урынына сез сәламәтлектә проблемалар, тиз картаю һәм иртә үлем куркынычы белән очрашачаксыз.
Ризык — безнең организм өчен энергия, ә дөрес туклану — сәламәтлек, көч, яхшы кәеф, матурлык һәм озын гомер чыганагы. Бу организмга барлык кирәкле матдәләрнең — углеводлар, майлар, аксымнар, витаминнар һәм микроэлементларның керүен тәэмин итә.
Сәламәт һәм дөрес туклануның төп кагыйдәләре:
1. Төрле продуктларны куллану;
2. Менюга икмәк, ярма һәм макарон, дөге, бәрәңгедән пешергән ризыкларны кертү;
3. Көненә берничә тапкыр төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашау (бәрәңгеле ризыкка өстәп, 500 граммнан артык күләмдә);
4. Көн саен май һәм тоз күләме түбән булган сөт һәм сөт продуктларын ашау;
5. Ит һәм майлы ит продуктларын кузаклы продуктлар, балык, кош-корт ите, йомырка яки майлылыгы түбән булган иткә алыштыру;
6. Боткаларда һәм бутербродларга майны мөмкин кадәр әзрәк салу, аз майлы ит-сөт продуктларын сайлау кирәклеге;
7. Шикәр куллануны чикләү: тәм-томнар, кондитер әйберләре, татлы эчемлекләр, десертлар күләмен киметү;
8. Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасында ашау өчен төрле чикләвекләр һәм кипкән җимешләр бик яхшы.
Нык сәламәтлек — ул үз-үзең өстендә эшләү, файдалы булмаган азык-төлек ашау белән мавыгудан арыну, шул исәптән татлы, әмма организмга кирәк булмаган тәм-томнардан баш тарту. Бу эштә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен дөрес тукланырга гына түгел, ә туклану режимын да үтәргә кирәк. Бу көненә ким дигәндә 4 тапкыр һәм бер үк вакытта ашау кирәклеген күз уңында тота: иртәнге, төшке, полдник һәм кичке аш.
Дөрес тукланыгыз һәм нәтиҗә үзен көттермәячәк!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев