Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Энтеровирус: куркыныч янәшәдә!

2024 елның 5 аенда Татарстан Республикасы буенча энтеровирус инфекциясен йоктыруның 32 очрагы теркәлгән. Авыраучылар арасында күбесенчә 17 яшькә кадәрге балалар. Энтеровирус инфекциясе һәм аннан ничек саклану кирәклеге турында Яңа Чишмә РҮХнең табиб-педиатры Алсу Алукаева сөйли.

«Иң мөһиме - бу безгә кагылмаячак, дип уйламаска: ЭВИ Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Азнакай һәм Саба районнарында теркәлгән.
ЭВИ нәрсә ул?

     Энтеровирус инфекциясе вирусларның билгеле бер төре белән бәйле йогышлы чир. ЭВИ эчәк вируслары төркеменә керә. Алар баланың күп кенә органнарына (үзәк нерв системасына, йөрәккә, үпкәләргә, бөерләргә һ.б.) зарар китерергә мөмкин һәм бу - инфекция китереп чыгара торган авыруларның клиник күптөрлелеген билгели.

     Авыру язгы-җәйге һәм җәйге-көзге чорларда барлыкка килә. Инфекция су, азык-төлек, төчкергәндә яки ютәлләгәндә бүленеп чыга торган какырык һәм селәгәй аша тарала. Еш кына авыру ачык сулыкларда су коенганда да йога.

     ЭВИ тышкы мохиттә тотрыклы чир: түбән температураны яхшы кичерә (суыткыч шартларында инфекция берничә көн дәвамында саклана), суүткәргечләрдәге суда 18 көнгә кадәр, елга суында бер айга якын, чистартылган юынтык суларда ике айга кадәр яши, көнкүреш әйберләрендә, азык-төлек продуктларында да була. Вирус җылыту, кайнатудан соң, хлорлы препаратлар, урафиолет нурланышы тәэсирендә тиз үлә.

                     Инфекция үзен ничек күрсәтә?

     Вирус барлык органнарга: нерв системасына, йөрәккә, бавырга, ашказаны асты бизенә, мускулларга, күзләргә тискәре йогынты ясый. Аны һәркем йоктыра ала, әмма  ул нәкъ менә 5-15 яшьлек балаларда авыр уза.

     Авыру тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүеннән башлана, хәлсезлек, баш авырту, күңел болгану, косу белән билгеләнә. Яктылыктан курку барлыкка килә. Әлеге симптомнарга йөрәк, корсак, мускулларның авыртуы да өстәлергә мөмкин, шулай ук көзән җыеру, тамак авырту, тамакта герпетик бетчәләр чыгу ихтималы да бар. Кайбер очракларда сулыш алу юлларында катараль күренешләр - борын тыгылу, ютәл күзәтелә. Авыру башланганнан соң 1-2 көн үтүгә кулларда, аякларда, авызда һәм авыз тирәсендә бетчәләр чыга, алар 24-48 сәгать дәвамында (кайвакыт 8 көнгә кадәр) саклана, ә аннары юкка чыга.

                           Балагыз авырса, нишләргә?

    Балагыз авырып китсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез, барысы да узар дип өметләнеп, вакытны сузмагыз, баланы үзегез дәваларга тырышмагыз. 
      Энтеровирус инфекциясен махсус дәвалау ысулы юк!

                          Баланы ничек сакларга?

- Эчәр өчен кайнатылган яки шешә суы гына кулланыгыз;
- Ашар алдыннан һәм бәдрәфкә кереп чыкканнан соң кулларыгызны сабын белән юыгыз, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәгез;
- Җиләк- җимешләрне һәм яшелчәләрне щетка кулланып һәм кайнар су белән яхшылап юыгыз:
- Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;
- Биналарны җилләтегез, дезинфекцияләү чаралары кулланып дымлы җыештырулар үткәрегез.

   Фото:
 Барысы да узар дип көтмәгез, үзегез дәваланырга тырышмагыз. Шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев