Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Евгений Нестеров: «Ашыгыч ярдәм»дә үз теләгем белән эшлим»

Тәҗрибәле табиблар белән беррәттән, район хастаханәсендә яңа яшь кадрлар да бик яхшы эшләп киләләр.

Чистай медицина училищесын тәмамлаган Евгений Нестеров Яңа Чишмә РҮХнә килгәч, аны шунда ук «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең фельдшеры итеп билгеләгәннәр.

Армиягә китәр алдыннан яшь белгеч кыска вакытлы ял алучы башка фельдшерлар урынына эшләп торган, ә хезмәт итеп кайтканнан соң аны тулы ставкага күчергәннәр.

Евгений Әдәмсәдә туып-үскән, мәктәптә биологияне яратып өйрәнгән. Табиб һөнәрен балачакта ук сайлаган. Егет үзенең кем булачагын инде 9 нчы сыйныфта укыганда ук хәл иткән. «Фельдшер» белгечлеген 11 сыйныфтан соң гына алып булганга күрә, ул баштан мәктәпне, ә 4 елдан соң инде медицина училищесын да уңышлы тәмамлаган, параллель рәвештә фельдшер һәм ашыгыч ярдәм фельдшеры белгечлекләрен үзләштергән.

— Евгений үзен белемле, тырыш һәм бик җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте, — ди баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. — Һәрвакыт әдәпле, игътибарлы, пациентлар һәм хезмәттәшләре белән дә тиешенчә аралаша, РҮХнең иҗтимагый тормышында һәм барлык район спорт чараларында актив катнаша, призлы урыннар ала.
Беренче ярдәм күрсәтү — зур җаваплылыкны күздә тота. Кайвакыт кеше гомерен саклап калу «Ашыгыч ярдәм» фельдшерының гамәлләре белән бәйле.

— Евгений, сезнең профильдәге белгеч нинди мөһим сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Беренче чиратта, әлбәттә, кешеләрне яратырга кирәк. Бу сыйфатка теләсә кайсы медицина хезмәткәре дә ия булырга тиештер, минемчә. Беренче ярдәм күрсәтү буенча тиешле белемең булу да бик мөһим. Аннан башка бернәрсә дә эшләп булмый бит. Башка сыйфатларга килгәндә, сабырлык, кешеләргә хөрмәт белән карау, һәр пациентка аерым якын килү, шулай ук үз-үзеңә ышаныч булу да бу эштә нык ярдәм итә.

Евгений гади фельдшер гына түгел, ә «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры булып эшләргә теләк белдерә. Авырлыклардан курыкмый, аларны җиңеп чыгарга, экстремаль ситуацияләрдә тиз һәм төгәл эш итәргә тырыша.

— Эшегез ничек бара соң? Җаваплы, тынычсыз участокта хезмәт куясыз бит...

— Биредә эшләве җиңелләрдән булмаганын алдан ук белдем, шуңа күрә мин биредә. Ләкин артык авыр дип әйтмәс идем, бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим, киресенчә, бик яратып эшлим.

— "Чакыру«га килгәндә каушап калган чакларыгыз булгаладымы?

— Иң «куркыныч» сменам — укудан соң беренчесе булды, — дип елмая Евгений. Ул вакытта әле эшли генә башлаган идем, ә хәзер курку хисе бөтенләй юк, диярлек. Эшләгән саен тәҗрибә туплана бит. Хәзер инде барысы да яхшы.

Башлангыч чорда яшь белгечне «Ашыгыч ярдәм» медиклары: өлкән фельдшер Энҗе Сафиуллина, фельдшерлар — Светлана Бушенева, Татьяна Макаровалар «эшкә өйрәткән».
— Тәҗрибәле коллегаларым миңа бик ярдәм иттеләр, эшнең нечкәлекләре белән таныштырдылар. Моның өчен бик зур рәхмәт аларга, — ди Евгений.

Ачык йөзле яшь бел-гечнең үз-үзен тотышына карап, аңа ышанасы, аны тыңлыйсы килеп тора. Яшь булуына карамастан, ул табиб кебек ышанычлы — "Ашыгыч ярдәм"дә эшләү дә моңа зур өлеш кертәдер, мөгаен. Евгений медицина университетына укырга керергә мөмкин, чөнки аңарда менә дигән табиб булу өчен барлык сыйфатлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев