Файдалы семинар
Үткән атнада "Наркотикларга каршы профилактика һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру нигезләре" дигән темага сәламәтлек саклау, мәгариф бүлеге, социаль яклау, мәдәният, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен район семинары үткәрелде. Семинар Республика наркология диспансеры һәм Медицина профилактикасы республика үзәге белгечләре катнашында узды. Семинар-киңәшмәдә наркомания профилактикасы, балалар наркологиясе буенча мәсьәләләр, алкоголизм, тәмәке тартуга...
Үткән атнада "Наркотикларга каршы профилактика һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру нигезләре" дигән темага сәламәтлек саклау, мәгариф бүлеге, социаль яклау, мәдәният, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен район семинары үткәрелде.
Семинар Республика наркология диспансеры һәм Медицина профилактикасы республика үзәге белгечләре катнашында узды.
Семинар-киңәшмәдә наркомания профилактикасы, балалар наркологиясе буенча мәсьәләләр, алкоголизм, тәмәке тартуга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актуаль мәсьәләләр каралды.
Профилактика мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелде. Без профилактиканың башлангыч - беренчел булуы хакында да белдек, ягъни сәламәт контингент, аерым алганда, балалар белән эш алып бару, һәм икенчел - "хәвеф төркеме" арасындагылар белән һәм өченчесе - инде авыру кешеләрне тернәкләндерү турында сүз бара.
Алкоголь, тәмәке, наркотиклар кулланудан килеп чыккан нәтиҗәләр турында беренче профилактиканы иң арзаны дип атарга мөмкин. Күпчелек яшь кешеләр бәйлелеккә эләгү өчен наркотикның бер дозасы да җитүен белмиләр. Мисал өчен, марихуананың тартылган бер дозасы организмнан атналар буе чыга һәм шушы вакыт буена наркотик организмны агулый һәм яңа доза таләп итүгә китерә.
50-60 нчы елларда өйләрдә безнең өчен кадерле кешеләребез: бабаларыбызның, әтиләребезнең фотосурәтләре, иконалар, аятьләр эленеп тора иде, ә өстәлдә - коръән яки библияләр иде, хәзер өйнең түрендә - фужерлар, матур рюмкалар тора, барларда исә шәраб - аракының ниндие генә юк, дип сөйләде бер лектор. Яңа елны, башка бәйрәмнәрне ничекләр итеп, үтә тантаналы төстә каршылыйбыз?! Өстәлләрдә нинди генә спиртлы эчемлекләр юк, боларның барысын да балаларыбыз гадәти нәрсә буларак кечкенәдән үк күреп үсәләр һәм соңыннан нишләп безнең улыбыз яки, тагы да яманрагы, кызыбыз эчә соң, дип гаҗәпләнәбез.
Эчеп куйган 100 грамм аракы организмнан 17 көн дәвамында чыга икән һәм шушы вакыт буена ул теге яки бу рәвештә организмга тәэсир итеп тора. Шуңа күрә кем аена 2 тапкыр шушы дозада алкоголь куллана, андый кешене системалы рәвештә алкоголь кулланучы, дип атарга мөмкин һәм ул хәвеф төркемендә торачак.
Без шулай ук наркология диспансеры белгечләреннән аларның алкоголизмнан уңышлы дәвалауларын белдек, әмма моның өчен вакыт кирәк.
Беренче чиратта кешене тыелгысыз эчү хәленнән чыгарырга, ә аннары ул 6 айга чаклы стационарда тернәкләнү уза, моның өчен республикада берничә реабилитацион стационар учреждениеләре булдырылган.
Мондый очрашуларны укучылар арасында әти-әниләре белән берлектә оештырырга кирәк, дигән тәкъдим әйтелде.
Наркомания, алкоголизм, тәмәкегә каршы профилактик эш алып баручы белем ягыннан коралланган булырга тиеш. Бу уңайдан узган әлеге семинар үз максатына иреште.
Галина МИРОНОВА,
РҮХнең оештыру-методик кабинет
фельдшеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев