Яңа Чишмә үзәк хастаханәсе табибы ни өчен диспансеризация узарга кирәклеген сөйли
Тормышның тизләтелгән ритмында без еш кына үзебезнең сәламәтлегебезне онытабыз, килеп терәлгәнче табибка баруны кичектерәбез.
Үзеңә карата мондый мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе ачык һәм юатырлык түгел – тормыш планнары һәм перспективалары бозыла, кыйммәтле вакыт табибка йөрүләргә сарыф ителә, вакытында дәваланмаган авыру көчәя. Мондый хәлгә тарымас өчен, чирне дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк икәнен истә тотарга кирәк. Диспансер тикшерүе турындагы актуаль сорауларга Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ләлә Рәлиф кызы Кашапова җавап бирә.
- Халыкны диспансерлаштыру нәрсә ул?
- Диспансерлаштыру сәламәтлек торышын бәяләү максатларында үткәрелә торган (сәламәтлек төркемен һәм диспансер күзәтү төркемен билгеләүне дә кертеп) профилактик медицина тикшерүен һәм өстәмә тикшерү ысулларын үз эченә алган чаралар комплексыннан гыйбарәт. Профилактик чаралар 18 яшьтән өлкәнрәк эшләүче һәм эшләмәүче гражданнар өчен үткәрелә.
- Профилактик чаралар нинди максат белән үткәрелә?
- Профилактик чаралар хроник йогышлы булмаган авырулар, йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә, онкология, шикәр диабеты, эчәклек системасы, эндокрин системасы авырулары, кан әйләнеше системасы һ. б.авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелә.
-Чир һәм аларның үсеш куркынычы факторларын иртә ачыклау;
- наркотик матдәләрне һәм психотроп матдәләрне медицина максатларында булмаган куллануны ачыклау;
- сәламәтлек төркемнәрен билгеләү һәм пациентлар өчен киңәшләр бирү.
Диспансерлаштыруны 3 елга 1 тапкыр – 18 яшьтән 39 яшькә кадәр, 40 яшьтән ел саен уздырырга киңәш ителә.
«Сәламәт» кешеләрне массакүләм тикшерү программасы югары кан басымы, онкология авырулары, шикәр диабеты һәм башка авыруларны ачыкларга ярдәм итә, алар еш кына озак вакыт үзен сиздерми, яшерен рәвештә уза, ә нәтиҗәдә җитди катлаулануларга, инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерә.
Шуны онытырга ярамый, мондый авырулар күптән яшәрде, ә диспансеризация – проблеманы аның башында ук ачыклау өчен менә дигән шанс. Тикшерү узгач һәм сәламәтлек белән проблемалар тапмагач, сез бары тик сәламәт кеше статусын раслыйсыз.
Әгәр нәтиҗәләрдә тайпылышлар ачыкланса, чир үсеше куркынычы ачыкланса, чиргә шик туса, пациентны өстәмә тикшерүгә җибәрәчәкләр, кирәкле медицина ярдәме күрсәтәчәкләр. Бигрәк тә диспансерлаштыруның әһәмияте шунда, ул иң киң таралган яман шеш төрләрен: тире, эчәклек, үпкә юлы, үпкәләрне, хатын-кызларда – сөт бизе һәм аналык муены яман шешен, ә ирләрдә простата яман шешен иртә ачыклау өчен тикшерүне үз эченә ала. Ә бит яман шешне иртә стадияләрдә ачыклаганда күпчелек очракта озак вакытка савыктыруга яки ремиссиягә ирешелә.
- Диспансеризацияне кайда узарга була?
-Беренче адым – беркетү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Монда диспансеризация яки профосмотр узарга мөмкин. ОМС полисы буенча тикшерү түләүсез, шуңа күрә сез гаиләгезнең бюджетын да саклыйсыз.
- Үзең белән нинди документлар алырга кирәк?
-Паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы (ММИ).
-Эшләүчеләргә диспансеризацияне ничек узарга?
-Хезмәткәрләр, сәламәтлек саклау өлкәсендәге законнарда каралган тәртиптә диспансеризация узганда, өч елга бер тапкыр бер эш көненә эш урынын (вазыйфасын) һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, эштән азат ителергә хокуклы. Хезмәткәр язма гаризасы нигезендә диспансеризация узу өчен эштән азат ителә, шул ук вакытта эштән азат ителү көне эш бирүче белән килештерелә (РФ ТК 185.1 маддәсе).).
Сәламәтлегегезнең барлык күрсәткечләре дә нормада булуына инану һәм җитди авыруларның беренче һәм яшерен билгеләрен күрми калмау өчен бушлай диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узыгыз!
Сәламәтлек буенча чир ачыкланганда, билгеле бер вакыттан соң сәламәтлек торышын тикшерү максатыннан табибка бару таләп ителә. Доктор, авыруга карап, елына бер-ике тапкыр организмның билгеле бер органнарын һәм системаларын тикшерәчәк һәм сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне күзәтәчәк, ә тайпылышлар ачыкланганда – чаралар күрәчәк. Болар барысы да авыруның кискенләшүен һәм катлаулануын булдырмаска ярдәм итәчәк.
Сәламәтлегегезне саклагыз!
Лариса Федорова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев