Илдә менингит йөри
Инде бер айга якын илдә менингит авыруы таралу күзәтелә. Төрле төбәкләрдә, Воронеж, Курск һәм Липецк өлкәләрендә аның берничә очрагы теркәлгән, бүгенгесе көндә Мәскәү хастаханәләрендә энтер вируслы инфекция йоктырган 51 бала дәвалана.
Яңа Чишмә РҮХ табиб-инфекционисты Наталья Роменская мәгълүматларына караганда, район территориясендә энтер вируслы инфекция бик сирәк күренеш, шулай да илдә шушы авыру таралган икән, безгә сак булырга кирәк.
I ярты елда клиник билгеләре энтер вирус инфекциясенә охшаш йогышлы авырулардан кискен эчәк авыруы - 1 очрак, кискен сулыш юллары авыруы - 262 очрак, үпкә ялкынсынуы - 90 очрак теркәлгән.
Энтер вируслар тышкы тирәлектә бик тотрыклы, озак вакыт агып җыелган сулыкларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, куллану әйберләрендә, туклану продуктларында (сөт, җиләк-җимеш, яшелчә) сакланырга мөмкин. Вирус җылыткан, кайнаткан очракта һәлак була.
Энтер вируслы инфекцияләр тиз таралуы белән характерлана. Авыру һава-тамчы, көнкүреш-аралашу, ризык һәм су аша күчәргә мөмкин.
Авырулар күп төрле һәм ЭВИ-ның башлангычы башкаларына да охшаш булуы бар:
- башта тән температурасы 39-40 градуска күтәрелә;
- төрлечә авырту (баш, абдоминаль һ.б.) күзәтелә;
- төрле төркемдә лимфатик төеннәр зурая;
- бавыр һәм талак зурая;
- йоткылыкта катараль күренеш күзәтелә;
- гомуми агулану билгеләре сизелә.
Нерв системасына зыян килү белән бәйле авыр клиник формалары: көчле баш авырту, күңел болгану, косу, аң китү, көзән җыерулар куркыныч.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аталып үткән авыру билгеләре күзәтелгәндә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү кирәклеген кисәтә.
Профилактика чаралары:
Шәхси гигиенаны үтәргә: ашар алдыннан, урамнан кергәч, бәдрәфтән чыккач, ризык әзерләү алдыннан һәм баланы караганда кулларны юарга кирәк.
Кулларны шушы максатлар өчен рөхсәт ителгән дезинфектантлар белән эшкәртегез.Йөткергәндә һәм төчкергәндә борынны һәм авызны бер мәртәбә кулланыла торган кулъяулык яки салфетка белән каплагыз, аннан соң аларны чүп савытына (урнага) ташлагыз, соңыннан кулыгызны юыгыз яисә дымлы салфетка белән сөртегез.
Эчәр өчен фәкать кайнаган яки шешәләргә тутырылган су, яки фабрикада төрелгән савытлардагы эчемлекләрне генә кулланыгыз.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, бигрәк тә базарлардан һәм сәүдә нокталарыннан сатып алынганнарын, щетка белән яхшылап юарга һәм өстенә кайнар су коярга кирәк.
Санкцияләнмәгән пляжларда һәм суы җыелып торган сулыкларда коенырга ярамый.
Йогышлы авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашырга тырышмагыз, кече яшьтәге балаларның аралашуын чикләгез, халык күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз.
Бүлмәләрне көн саен җилләтегез һәм юып, җыештырып чыгарыгыз.
Үзегезне һәм якын кешеләрегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев