Иң мөһиме - халык сәламәтлеге
Диспансерлаштыру - профилактик бурычларны хәл итү ысулы
«Халыкны гомуми диспансерлаштыруның беренче программасы 1986 елда ук кабул ителгән. 2013 елдан өлкән яшьтәге халыкны яңа киң колачлы диспансерлаштыру башланды. Аның максаты - үлүчеләрнең төп сәбәбе булып торган хроник йогышлы булмаган авыруларны, инвалидлыкның, шулай ук риск факторларын һәм аларның үсешен ачыклау».
Район башлыгы белән атналык планеркада Яңа Чишмә РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская район халкын диспансерлаштыру һәм башкалар турында сөйләде.
«Быел диспансерлаштыруны 4419 өлкән кеше узды, шуларның 82се - Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелүчеләр. 714 кеше диспансерлаштыруга «Кайгырту» ХСХКҮ машинасы белән китерелде.
Рус һәм Чуаш Чабаксарлары, Екатериновка, Андреевка, Акъяр авыллары, Волчья Бистәсе халкы диспансерлаштыруны аеруча актив (85% һәм югарырак) узды. Ә менә Сөлчә Баш (50% тан аз гына күбрәк), Чертуш (57,2), Акбүре (57,7), Тубылгы Тау (58,6) һәм Өргәнчәдә (60%) күрсәткечләр түбән.
Район оешмалары һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан диспансерлаштыруны узудан баш тартуның 17 очрагы бар.
Пациентларның диспансеризация узуга тискәре карашта булуларының берничә сәбәбе бар:
- гражданнарның үз сәламәтлекләренә җавапсыз булуы;
-эш бирүчеләрнең хезмәткәрләргә диспансерлаштыру узуга вакыт бүлеп бирмәүләре».
Гражданнарның диспансерлаштыруга ышанмауларын да искәртергә кирәк, кайберәүләр аны күбрәк сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең үзләренә, «тамга» өчен генә кирәк, дип саныйлар.
Әмма саннар киресен сөйли: диспансерлаштыру барышында кан әйләнеше системасы авыруларының 403 очрагы, 3 - яман шешнең, 4 - үпкә авыруы, 20 –диабет, 482 – башка авырулар ачыкланган.
Барлык гражданнар да диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча өч зур төркемгә бүленгән: 1 төркем (чагыштырмача сәламәт) – андыйлар районда 586 кеше, 2 төркем (йөрәк - кан тамырлары авырулары үсешенең югары һәм аеруча югары куркынычы булган затлар) – 835 кеше һәм 3 төркем (авыраучылар) – 2443 кеше.
II төркемдәге гражданнар диспансерлаштыру кысаларында (тирәнтен профилактик консультация бирү) профилактик карауны актив узарга тиешләр. Медицина күрсәткечләре булганда, авыру махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме алу өчен диспансерлаштыру күләменә кермәгән өстәмә диагностик тикшеренүләргә, санатор-курорт дәвалауга җибәрелә. Мондый чаралар риск дәрәҗәсен генә түгел, ә үлем санының кимүенә дә китерә», - диде Наталья Роменская.
«Быел районда матди-техник база шактый ныгыды: ике фельдшер-акушерлык пункты төзелде - Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрь поселогында; барлык 13 ФАПта моноблоклар белән җиһазландырылган һәм Дәүләт интеграцияләнгән телекоммуникация системасына тоташтырылган; район поликлиникасы колоноскопия өчен яңа аппарат белән тулыландырылды.
Медицина хезмәткәрләре барлык пациентларны диспансерлаштыруга чакырып, смс-хәбәр буенча иминият компаниясе үткәрә.
Безнең сәламәтлек саклау системасында диспансерлаштыру нәтиҗәләре белән кызыксынучы һәм җаваплы участок табиблары эшли, бу диспансерлаштыруда җитди өстенлек булып тора.
Быел шулай ук табиб-кардиолог, табиб-гинеколог һәм табиб-хирург эшкә кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев