Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

“Калкансыман биз“ - аның турында нәрсәләр белергә кирәк

Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасында калкансыман бизендә проблема булган 162 пациент диспансер исәбендә тора. Быел шундый авырулы 12 кеше булуы ачыкланды.

Калкансыман биз турында нәрсә белергә кирәк, табибә-эндокринолог Рәсилә Әхсәнова шул хакта сөйли.
- Калкансыман биз кеше организмының иң мөһим эчке секреция бизләренең берсе булып санала. Ул муен өлешендә урнашкан, формасы белән күбәләкне хәтерләтә, авырлыгы уртача 25 грамм булырга мөмкин. Калкансыман биз кешенең нормаль үсүе һәм үсеше өчен бик кирәкле гормоннар эшләп чыгара.
- Калкансыман бизнең функциясе бозылуга нинди факторлар йогынты ясый?
- Калкансыман бизнең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар: ул -йод җитешмәү, курку, шүрләү, озакка сузылган борчылу - авыр кичерешләр, операцияләр, инфекцияләр. Болар калкансыман биз авыруына (диффуз зоб) яки төеннәр барлыкка килүгә, организмда матдәләр алмашы процессы бозылуга китерә.
- Организмда йод җитешмәсә нинди үзгәрешләр була?
- Бу авыру вакытында гәүдә авырлыгы арта (хәтта симерү күзәтелә); тән температурасы төшә, өшетә - матдәләр алмашы акрын барганга даими рәвештә суык тою - өшү, тән тиресенең саргаюы, күз тирәләренең шешенке булуы, борынның сулавы кыенлашу, ишетү сәләтенең начарлануы, тавышның карлыгуы, йокы килү, фикерләүнең, сөйләмнең акрынаюы, хәтер начараю, пульс ешлыгының кимүе, артериаль кан басымы төшү, эч кату, чәчнең корылануы, коелуы күзәтелә.
- Кеше организмына йод ничек керә?
- Нигездә ул диңгез продуктлары (диңгез кәбестәсе, диңгез балыгы), йодка баетылган тоз, эре терлек бавыры, йомырка, сөт, шпинат, кишер, кузгалак, күчәнле ак кәбестә белән керә.
- Организмга йодка кытлык булуны ничек белергә?
- Моны белү өчен гади генә тест үтәргә була. Башында мамыгы булган таякчыкны йодка манып тирегезнең теләсә кайсы өлешенә 10х10 кв.см зурлыгында йод белән челтәр ясагыз. Калкансыман биз турысына гына кагылмагыз. Шуннан соң рәхәтләнеп йокларга ята аласыз. Ясаган "рәсемегезне" иртән күзәтегез. Әгәр челтәр юкка чыккан булса, организмда йод җитешми дигән сүз. Әгәр йод эзләре калган икән - димәк бар да тәртиптә. Йод артык булса да организм өчен зыянлы, шуңа да һәр нәрсәдә чама булырга тиеш.
Балаларның нормаль үсеше һәм өлкәннәрнең дөрес эшчәнлеге өчен йод куллануның нормасы тәкъдим ителә:
50 мкг - күкрәк баласы өчен;
90 мкг - кече яшьтәге балалар өчен;
120 мкг - мәктәп яшендәге балалар өчен;
150 мкг - зуррак балалар өчен;
200 мкг - йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен.
Организмда йодны тулыландыру өчен аптекаларда йод препаратлары (йодомарин, микройод, калий йодид, йодоактив) бар.
- Калкансыман биз авыруларын иртәрәк ачыклау һәм дәвалау өчен нинди чаралар үткәрелә?
- Калкансыман биз авыруларын диагностикалау өчен поликлиниканың процедуралар кабинетында гормоннарга (Т3, Т4) кан анализын тикшерү үткәрелә. Ел дәвамында РҮХ-дә 366 пациент тикшерелде, УЗИ кабинетында тәҗрибәле табиб А.А. Шишкин калкансыман бизгә тикшерү үткәрә (600дән артык кеше тикшерелгән). Авыру (патология) ачыкланган очракта авырулар махсус медицина учреждениеләренә - РКБ-1гә (26 кеше җибәрелгән) яки Казанның онкоүзәгенә (12 кеше) җибәрелә.
- Авыруларны булдырмау яки иртәрәк ачыклау буенча РҮХ нинди профилактик чаралар кабул итә?
- "Яшел коридор" программасы буенча эндокринолог тарафыннан райондагы 811 бала каралды, 16 бала кабат тикшерүгә җибәрелде, рекомендацияләр һәм дәвалану чаралары билгеләнде. Хатын-кызлар консультациясендәге барлык йөкле хатын-кызлар (2016 елда - 128 кеше) микройодид препаратлары белән тәэмин ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев