Максим Конанеров, Яңа Чишмә РҮХ табибы: безгә COVID-19ны җиңү мөмкинлеге бүләк ителде
Әгәр без үзебезне саклаудан туктасак, инфекция тагын да көчлерәк кабынырга мөмкин.
Коронавирус эпидемиясе сизелерлек кими, диләр, әмма россиялеләргә саклану чаралары турында оныту мөмкинме? Яңа Чишмә РҮХдә табиб, анестезиолог-реаниматолог Максим Конанеров белән әңгәмәбез шул хакта.
- Максим Владимирович, Сез йогышлы авырулар хастаханәсендәге «кызыл зона»да берничә тапкыр эшләгәнсез, бу хакта безгә ниләр сөйли аласыз?
- Чистай госпиталенә командировкага (коронавирус инфекциясен йоктырганнар белән эшләү өчен) Яңа Чишмә РҮХнән табиб Равил Алукаев , шәфкать туташлары - Светлана Кузнецова, Наталья Бушенева һәм Юлия Строгановалар да җибәрелгән иде.
Авыру таралуның кискен күтәрелешләре (җәйге һәм көзге чорда) Чистай госпиталендә эшләгән вакытларга туры килде. Эш сменалы: 8әр сәгать дәвам итә. Гадәти эштән төп аермасы - саклагыч костюмнар киеп эшләү. Смена барышында аны алмаштырмыйсың, ә саф һава сулыйсы килә. Шәфкать туташларына эшләү тагын да авыррак - алар бу экипировкада пациентларга процедуралар үткәрә. Шуны әйтергә кирәк, саклагыч костюмда эшләү җиңелләрдән булмаса да, аны авырулар кичергән газаплар белән чагыштырып булмый. Костюмга күнегәсең, тик госпитальдәге бер нәрсәгә һич тә ияләшеп булмый: берничә кеше сиңа өмет белән карап торганда, аларның кайберәүләренә син инде берни белән дә ярдәм итә алмавыңны аңлау бик авыр.
- Коронавирус корбаннары турындагы рәсми сводкаларда чагыштырмача яшь кешеләр бар. Бу инфекция кем өчен куркыныч?
- Чирне, нигездә, хроник авырулары булган өлкәннәр авыр, тормыш өчен куркыныч белән кичерә. Әмма симерүдән, шикәр диабетыннан, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегүче яшьләр дә бар бит. Шушы чирләр барысы бергә COVID һәм пневмониянең барышын нык авырайта.
Андый кешеләр хәвеф төркеменә керә. Инфекцияне йоктырмаган арада, саклау чараларын кулланырга һәм, шулай ук табибның барлык билгеләүләрен үтәргә киңәш итәм.
- Бу категориягә кергән кешеләргә коронавирустан прививка ясарга киңәш ителәме?
-Һичшиксез. Артык тән авырлыгыннан җәфа чигүчеләр, гадәттә, шикәр диабеты, гипертония кебек башка авырулардан да интегә. Шуңа күрә аларда привиканы ясатыргамы, юкмы дигән икеләнү булырга тиеш түгел. Чөнки алар өчен вакцинация COVID авыруыннан коткарып, тормышларын саклап калырлык бердәнбер чара булырга мөмкин.
- Бүген прививкаларны ясату яки ясатмау турында каршылыклы мәгълүмат күп. Ничек ялгышмаска?
- Күп еллар дәвамында вакцинацияләү вируслар белән көрәштә исән калу өчен иң дөрес һәм нәтиҗәле ысул булып тора, дип әйтә алам. Прививкаларга каршы булган кешеләр сүзен тыңламагыз, чөнки «прививка ясатмаучылар» үзләре COVIDка каршы вакцинаны беренче булып ясата.
2020 елның җәй-көзендә (эпидемиянең иң кызган чагында) шундый вакцина алу мөмкинлеге булса, чир эләктергән кешеләр, уйлап та тормыйча, аны ясаткан булырлар иде дип уйлыйм.
Безгә тынычланырга иртәрәк әле, дип әйтәсем килә. Әгәр без үзебезне саклаудан туктасак, инфекция тагын да көчлерәк кабынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев