Яңа Чишмә РҮХ 2015 ел өчен әлеге мәсьәлә буенча планны арттырып үтәгән. Бу район халкының сәламәтлегенә кагылышлы барлык проблемалар да хәл ителгәнне аңлатамы? 25 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләве буенча идарә начальнигы Дмитрий Фролов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк катнашында булып үткән медсоветның отчет утырышында сүз әнә шул хакта барды.
РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов 2015 елда районның дәвалау-профилактика учреждениеләренең (ДПУ) эше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
-ДПУ эше профилактика һәм авыруларны иртәрәк ачыклауга, үлем очракларын киметүгә, стационар, амбулатор, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен үзвакытында күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шунысы сөенечле, 2015 елда үлем-китем очраклары кимеде (2014 елдагыга караганда 34 кешегә азрак). Соңгы елларда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеп китүе кимеде. Шунысы борчулы, үлгән 47 кешенең 40 сы ир-атлар (50 яшьтән алып 60 яшькәчә кешеләр). Үлүчеләр структурасында кан әйләнеше системасы авырулары 1 урында (41,3%), сулыш органнары - 2 урында (12,1%), тышкы сәбәпләр, онкология - 3 урында (8,1%). Төп сәбәпләр - алкоголь, тәмәке тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау. Ә үткәрелә торган профилактик лекцияләргә, медиклар халык белән алып барган әңгәмәләргә, нигездә, хатын-кызлар гына килә, мисал өчен күптән түгел Акбүредә үткән чараны гына алыйк, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Авыруларны иртәрәк ачыклауда диспансеризация мөһим роль уйный. Һәм шуның нәтиҗәсендә 200 дән артык авыруның беренче чоры ачыкланган, шуның 6 ысы - онкология, шул исәптә 4 кешедә - иртә стадиядә. 92 кеше диспансер исәпкә куелган. Авыру ачыклангач, авыру кеше дәвалау өчен тиешле үзәкләргә җибәрелә. Монда Ришат Нуретдин улы региональ һәм республика үзәкләренә планлы җибәрү ашыгыч җибәрүләргә караганда шактый нәтиҗәлерәк булуын билгеләп үтте. Әмма күпчелек халык үзенең сәламәтлеге турында кайгыртмый һәм, чакыруларга, берничә тапкыр искә төшерүгә дә карамастан, 46 кеше диспансеризация үтәргә килмәгән.
ДПУ-нең матди-техник базасы турында сөйләгәндә, баш табиб тарафыннан аның ныгуы һәм РҮХ-нең диагностикалау мөмкинлекләренең, шулай ук табиб кадрлар белән тәэмин ителүнең яхшыруы билгеләп үтелде. 2015 елда икътисадый күрсәткечләр дә шулай ук уңай. Районның ДПУ күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатыннан халыкның канәгатьлеге 51% тәшкил итә. Ел дәвамында медицина хезмәткәрләренең тупас мөнәсәбәте нисбәтеннән мөрәҗәгать итүче пациент булмаган.
2016 елга районның ДПУ алдында торган бурычлар Ришат Билалов сөйләгән проблемалардан чыгып куела.
-Безнең ниятебез уңай һәм нәтиҗәле эшләү. Бу ел кризисларга бәйле рәвештә финанс ягыннан бик катлаулы булачак. Бар нәрсәдә экономияләү режимында эшләү зарур, бигрәк тә канцтоварлар, телефоннан сөйләшүләр, хуҗалык чыгымнары, ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе, су куллануда. Шулай да без үз эшебезне сыйфатлы һәм намуслы итеп башкарачакбыз.
Чыгыш азагында барлык хезмәткәрләргә, шулай ук "Ак Барс Мед" иминият компаниясе, Роспотребнадзор, үзәк район аптекасы вәкилләренә, әлбәттә инде район башлыгына даими рәвештә ярдәм һәм булышлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерелде. Өстәмә доклад ясаучылар чыгышыннан соң Дмитрий Фроловка сүз бирделәр, ул Яңа Чишмә ДПУ-нең эшендә уңай динамика булуын билгеләп үтте. "Юл картасы" буенча 8 пунктның 2-се үтәлмәгән:бу сабыйлар үлеме һәм халыкның кимүе. Киләчәккә ул РҮХ баш табибына "ресурслар белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә" тәкъдим итте, "сәламәтлек саклау тармагында сыйфатлы сикереш ясарга" теләде, Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән коллективка куйган хезмәте өчен, ә Вячеслав Козловка халык сәламәтлеге өчен эшлекле игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш район башлыгы чыгышы һәм әйбәт эшләүче медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән төгәлләнде.
Зоя Конанерова белән Гүзәл Вәлиуллина сәламәтлек саклау өлкәсендәге һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Нина Хәбибуллинага исә район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Яман шеш авырулары профилактикасында әйбәт күрсәткечләргә (онкологиянең азу очрагы булмау) ирешкән өчен табибә Айсылу Якупова, шәфкать туташлары Зоя Конанерова, Наталья Кузнецова (4 нче номерлы участок), табибә Гөлшат Гыйльфанова, шәфкать туташлары Елена Отавина, Наталья Суслова (5 нче участок) һәм табибә Фәридә Сабирова, шәфкать туташлары Рәмзия Кадыйрова, Фәния Хәбибуллина ( 6 нчы участок) Яңа Чишмә РҮХ-нең Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Шулай ук АҖ башлыклары Нина Сердюк (Архангел Бистәсе), Светлана Дворецкая (Петропавел Бистәсе), Җәлил Гайфетдинов (Зирекле) һәм Данияр Гайнуллин (Акъяр) халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен шартларны яхшыртуга өлеш керткәннәре өчен РҮХ-нең Рәхмәт хатларына тиенделәр.
Ришат Билалов Тубылгы Тау ФАП мөдире Гөлия Закированы туган көне уңаеннан коллектив исеменнән ихлас котлап, чәчәкләр бүләк итте. Бу котлауга район башлыгы да кушылды, ул Гөлияне игелек һәм миһербанлылык үрнәге күрсәтүче хатын-кыз дип атады.
Әйе, район халкы ак халатлы фәрештәләрне шундый итеп күрәләр. Редакциягә дә медикларга рәхмәт белдергән хатлар еш килә. Өргәнчәдә яшәүче Людмила Красильникова күптән түгел: "Газетабыз аша РҮХ баш табибы Ришат Билаловка хезмәтләре, ярдәмчел, сизгер булганы, шундый коллектив туплый алганы, ашыкмый-кабаланмый үз эшен шәп белгәне - башкарганы өчен рәхмәт җиткерәм. Сезнең алда баш иям", дип язган.
Нет комментариев