Сәламәтлек саклау өлкәсенә акча күпләп бүлеп бирелсә дә, районда (республика буенча да) үлүчеләр саны (картлыктан түгел) югары кала бирә. Кем гаепле? һәм Нәрсә эшләргә? - халыкны борчуга салган әлеге сорауларга җавапны район сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үзләре эзли, 24 февральдә булып узган медиклар советында сүз нәкъ менә шул турыда барды.
Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Ришат Билалов 2014 елда район ДПУ эше турында отчет тотты.
-2014 елда безнең алга куелган бурычлар нигездә үтәлде. Матди-техник база шактый яхшыртылды. "ТР да беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Сөлчәбаш һәм Өргәнчә торак пунктларында ФАПларга ремонт ясалды, Шахмайда модульле ФАП төзелде, Зирекле участок хастаханәсенә 1 млн. 80 мең сумлык медицина җиһазы бүлеп бирелде. Поликлиника бинасына агымдагы ремонт эше үткәрелде һәм район бюджеты акчасы хисабына яңадан төзелгән модульле ФАПны төзекләндерү (600 мең сумга) эше башкарылды. Үз акчаларыбыз хисабына РҮХ дә суүткәргечтәге магистраль торбалар алыштырылды (500 мең сумлык). Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән (1 млн. 776 мең сум) акчага хастаханәдә лифт монтажланды һәм файдалануга тапшырылды. "Кулай мохит" программасы кысаларында ремонт-төзү эшләре (3 млн. 300 мең сум) башкарылды. Район администрациясеннән медицина аппаратурасы сатып алуга 1 млн. 450 мең сум акча бүлеп бирелде. Финанслауның төрле чыганакларыннан барлыгы 3 млн. сумлык җиһаз сатып алынды. "Земство табибы" программасы кысаларында соңгы өч елда эшкә 6 табиб кабул ителде: терапевтлар, хирург, стоматолог, акушер-гинеколог. Белгечләрнең барысы да торак белән тәэмин ителде. Район сәламәтлек саклау системасында 117 урта медицина хезмәткәре һәм 31 табиб эшли. Квалификацион категориягә ия табиблар өлеше 36,6% тәшкил итә, Республика буенча уртача - 35%. 2014 елда 3 табиб квалификацион категория алды. 14 табиб укуда булды: гомуми камилләшү циклы буенча - 12 табиб, яңадан һөнәри хәзерлек үтү циклы буенча - 2 табиб. 32 урта медицина хезмәткәре квалификацияләрен күтәрде.
Безнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профилактика һәм авыруны иртәрәк ачыклау, үлүчеләр санын киметү, үзвакытында медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән эшне менә шулай алып баралар. Шулай да, чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 2014 елда районда эшкә сәләтле яшьтәге 48 кеше бакыйлыкка күчкән, шуларның 21е йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан вафат булган, нигездә бу ир-атлар. Күпчелек очракларда кинәт, көтелмәгәндә килеп чыккан үлемнәр,- ди Ришат Нуртдинович. Тирә-юньдәгеләр гаҗәпләнеп, аптырашта кала: янәсе, сау-сәламәт иде бит, ат кебек эшләп йөрде, бернинди авыру билгеләре юк иде... Нәтиҗәдә, соңыннан ул ирнең тәмәке тартканлыгы (бу исә үлемгә китергән сәбәпләрнең 17%ын тәшкил итә), гәүдә авырлыгы зур булуы, периодик рәвештә кан басымы күтәрелгән булуы, әти-әниләре гипертония авыруыннан интеккән булулары, периодик рәвештә спиртлы эчемлекләр эчкән булуы һ.б. ачыклана. Болар бар да йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуга сәбәпче булып тора. Хезмәттәшләремнең фикере белән килешәмен, эчүне һәм тартуны ташларга мәҗбүр итмибез, әмма кешенең үз сәламәтлеген кайсы яклап куркыныч астына куюын аңлатырга, әйтергә кирәктер. Аңа дәвалау курсы билгеләргәме (язаргамы), табиб кушуын үтиме ул яисә юкмы - ул үзе сайлый: беркемнең дә кинәт кенә үлеп китәсе килмидер бит.
Докладта эшнең уңай нәтиҗәләре билгеләп үтелде, бу - онкологиядән үлем-китемнең кимүе. Тискәре нәтиҗәләргә килгәндә, эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең инсульттан, кан әйләнеше системасы авыруларыннан күпләп үлүләре.
Үз өсләреннән җаваплылыкны төшермичә, медицина хезмәткәрләре үлем-китемнең югары булу сәбәпләре тышкы факторларга - халыкның тиешенчә диспансеризация үтәргә килмәвенә дә һәм сәламәтлек саклау системасындагы эчке проблемаларга да бәйле булуы турында сөйләделәр.
Алда санап үтелгәннәрнең кайберләрен, укучыларга аңлаешлы булганнарын гына атап үтәм:
-Республика онкология үзәге тарафыннан үткәрелә торган анализ нәтиҗәләре һәрвакытта да вакытында килми;
-маммография үтү дә, аппаратның бик еш сафтан чыгуы аркасында, проблема булып тора;
-Чистайда ДПУ томографы эшендәге еш өзеклекләр аркасында районыбызның 50 пациенты Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җиткерелгән КВОТадан файдалана алмаган;
-патологияләр (нормадан тайпылулар) белән туган балаларны бала тудыру бүлегеннән махсус дәвалану үзәкләренә күчерү мәсьәләсе хәл ителмәгән.
Медсоветта күтәрелгән мәсьәләләр югары дәрәҗәдә хәл ителер дип өметләнәбез, чөнки аларны Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле, күрсәтеләсе медицина ярдәменең сыйфатын контрольдә тоту һәм лицензияләү буенча идарә начальнигы Рафик Батыршин да ишетте. Бу хакта район башлыгы Вячеслав Козлов та белә, ә аның район халкы сәламәтлеге турында кайгыртуын һәрдаим тоябыз.
Безнең сәламәтлегебез турында кайгырту табибларга гына түгел, үзебезгә дә бәйле. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара башларга беркайчан да соң түгел: спиртлы эчемлекләр, тәмәке белән мавыкмагыз - яхшыга илтми, аз-азлап булса да спорт белән шөгыльләнегез. Әлбәттә инде, елга бер мәртәбә табибка күренергә дә онытмагыз, алар кушуын үтәгез. Поликлиника мөдире Рәфис Вафин, табиблар Алсу Алукаева һәм Наталья Роменскаялар да чыгыш ясады. Алар үз проблемалары, аларны чишү юллары турында сөйләделәр.
Медсовет азагында Вячеслав Козлов безнең ДПУ-га күп тапкырлар ярдәм күрсәткәне өчен Рафик Батыршинга рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Ул Чаллы Башы ФАП мөдире Фирдәвес Сабитовага Мактау грамотасы тапшырды. Акбүре ФАП акушеркасы Суфия Вәлиуллина РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Терапия бүлеге шәфкать туташы Нина Гатиятуллина ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкләрне Рафик Батыршин тапшырды. Акъяр ФАП санитаркасы Әлфия Фәхретдиновага, гомумпрактика табибы Ләйсән Насыйровага һәм шәфкать туташы Ирина Буйняковага РҮХ баш табибының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ул көнне поликлиника фельдшеры Дмитрий Апраксинны туган көне белән котладылар.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев