Сәламәтлекме, әллә акча янчыгымы: кайсы кыйммәтрәк?
Федераль ташламаларга ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлдә. 2012 елның апреленнән алып социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе аена 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Җыелма өч өлештән тора. Ташламага ия булучы шулардан натуралата яки акчалата ала алалар: кирәкле дарулар белән тәэмин итү; санатор-курортларда дәвалануга юллама бирү...
Федераль ташламаларга ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлдә.
2012 елның апреленнән алып социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе аена 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Җыелма өч өлештән тора. Ташламага ия булучы шулардан натуралата яки акчалата ала алалар: кирәкле дарулар белән тәэмин итү; санатор-курортларда дәвалануга юллама бирү (медицина мәгълүматлары булганда); шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү; шулай ук (юллама булганда) шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару - кайту. Ташламага ия булган һәр кешенең сайлау хокукы бар - акча яки кирәкле медикаментлар. Дөрес карар кабул итү һәм социаль җыелманы сайлауга нибары бер айдан да кимрәк вакыт калды. Тик шуны да билгеләп үтәргә кирәк: акчалата компенсация сайлау һәрвакытта да отышлы булмый.
Мисал өчен, акчалата бирелгән компенсация акчасы- на даруханәдән дару сатып алганда пациентлар препаратларны ваклап сату бәясеннән сатып алалар, бу препаратлар дәүләт программасы нигезендә сатып алынып, күмәртәләп сату итү бәясеннән сатыла. Кайбер даруларның бәяләрен мисал итеп күрсәтәм: Лизоноприл аптекада 48 сум тора, ә ташламалы бәя буенча - 28 сум; Урсосан - аптекада 885 сум, ә ташламалы бәя буенча - 540, Статина аптекада 141 сум, ә ташламалы бәя буенча 26 сум тора.
Әлеге таблицаны мин мисал итеп ни өчен китерәм соң? Чөнки авыруларга язып бирелгән дару препаратлары акчалата компенсация күләменә "сыймый", артык кыйммәт тора, диюләрен ишетергә туры килә. Тагы шунысын да истә тотарга кирәк, аптекаларда дару препаратларының бер өлеше бары табиб рецепты буенча гына җибәрелә, язып бирү (выписка) билгеле бер сумма белән генә чикләнми. Төп авырудан тыш, федераль ташламаларга ия булучыларга шуның белән тыгыз бәйләнештә булган авыруларны дәвалау өчен кирәк булган препаратларны да язып бирергә мөмкиннәр. Федераль ташламалар буенча бүлеп бирелгән дарулар исемлегендә бүгенгесе көндә неврология авыруларын дәвалау өчен, онкологик авырулар өчен, шикәр, бөер авырулары, бронхиаль астма, кан авырулары, кыскасы, дәвалану кыйммәт торган хроник авыруларны дәвалау өчен кирәкле препаратлар бар.
Социаль җыелмалардан баш тарту турында карар кабул иткәнче, иң элек үзеңнең сәламәтлегең турында уйларга кирәк. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар тулысынча сәламәтлекне саклауга тотылырга тиеш, ә "колбаса, прәннеккә" түгел, авыруга инвалидлык болай гына бирелми. Сәламәтлек саклау министрлыгы бүлеп биргән акчаларны урынлы файдаланырга кирәк. Федераль ташламага ия булган һәр кеше бу хакта истә тотарга тиеш.
Үземнең медицина практикамда миңа еш кына ОНЛСтан баш тарткан авыру кешенең сәламәтлеге акрынлап начарлана баруын бик еш күрергә туры килә. Бу хәл аның поликлиникага мөрәҗәгать итүен туктатудан, алдан тикшеренү узмау һәм кайвакыт үзенчә дәвалану нәтиҗәсендә килеп чыга.
Барыгыз да "җиде кат уйла, бер кат кис", дигән әйтемне онытмагыз һәм дөрес адым ясагыз. Сәламәтлегегез үз кулыгызда!
Нурия БИЛАЛОВА,
РҮХ табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев