Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Светлана Шишкина: «Йөрәк — ул үзенчәлекле стихия»

Тәҗрибәле табиблар белән беррәттән, район хастаханәсендә яңа яшь кадрлар да бик яхшы эшләп киләләр.

Тәҗрибәле табиблар белән беррәттән, район хастаханәсендә яңа яшь кадрлар да бик яхшы эшләп киләләр.

Кардиолог Светлана Шишкина РҮХдә узган елның октябреннән бирле эшли. Стационарда пациентларны, табиб-терапевт буларак та, үзенең тар белгечлеге буенча да кабул итә. Кыска вакыт эчендә Светлана Анатольевна үзен игътибарлы табиб, грамоталы белгеч итеп күрсәткән.

— Мин аның турында бары тик сокланып кына әйтә алам. Төптән уйлаучан, тыйнак кеше ул, пациентларга да йомшак кына дәшә. Светлана Анатольевна белән аралаша башлауның беренче минутыннан ук аңа ышана башлыйсың. Аңа кадәр мин Казандагы кардиологта булган идем һәм шуны әйтәсем килә, шәһәргә бүтән бармасаң дә була — безнең табиб миңа квалификацияле тикшерү үткәрде һәм дөрес дәвалау курсы билгеләде. Кыскасы, хәзер РҮХдә дә шәп белгеч бар, — ди Екатериновка авылыннан Татьяна Шакирова.

— Светлана Анатольевна үз белгечлегендә, кардиология нечкәлекләрендә бик яхшы ориентлаша, — дип сөйли баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. — Һәр пациентка дәвалау буенча тәкъдимнәрне җентекләп аңлата. Авырулар аларны үтиләр һәм үз хәлләренең яхшыруын билгелиләр. Әлеге табиб үз эшен яратып башкара, кирәк булганда, шәхси вакытын исәпкә алмыйча да эшли ала.

Светлана Шишкина табиблар династиясеннән түгел, гаиләдә ул бердәнбер медицина хезмәткәре. Табиб булу теләге балачактан ук барлыкка килгән: әбисендә йөрәк чире булган һәм кызчык аның газапларын җиңеләйтергә теләгән. Мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч һөнәр сайлау мәсьәләсе аны борчымый, ул инде күптән табиб булырга карар кыла. «Лечебное дело» белгечлеге буенча Ижевск медицина академиясен тәмамлап, терапия буенча интернатурада укыганнан соң Светлана Казан медицина университетында «кардиолог» белгечлеге ала. 

Хезмәт эшчәнлеген туган ягында — Удмуртиядә башлый: башта Ижевскидагы кардиоүзәктә, аннары Увинск район үзәк хастаханәсендә эшли. Яңа Чишмәгә «Земский доктор» программасы буенча килеп урнаша. Аны бирегә Увинск РҮХдәге элеккеге хезмәттәшләре, узган елның мартыннан бирле Яңа Чишмә РҮХдә эшләүче — ирле-хатынлы Батуриннар чакырган. Хастаханәдә кардиолог ставкасы барлыкка килгәч, алар бу хакта Светланага әйткәннәр, ә ул ире белән бергә район һәм булачак эш урыны белән танышырга килгән. 

— Безгә монда бик тә ошады. Нигә тырышып карамаска соң, дип уйладык. Коллективта мине яхшы кабул иттеләр — биредә эшләве миңа рәхәт. Ирем Романга да эш урыны табылды, ул 10 ел дәвамында полициядә хезмәт итте, хәзер Яңа Чишмә буенча участок уполномоченные. Яңа йортыбызның төзелеше инде соңгы этапка якынлаша, газ кертәсе генә калды.
Светлана Анатольевнаның гомуми табиблык стажы 8 ел, шуларның бишесен- кардиолог булып та эшли. Медицинаның бу өлкәсен сайлаганына үкенми.

— Йөрәк — ул үзенчәлекле, махсус бер стихия, — ди ул. — Ул сакчыл карашны таләп итә. Чөнки хәзергесе вакытта кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары бик еш очрый һәм, кызганычка каршы, гомуми үлем статистикасында беренче урында тора.

Светлана Шишкинаның РҮХдә эшләре байтак. Кардиокабинетта гына да 500гә якын кеше исәптә тора һәм 2000 кеше беренчел мөрәҗәгатьләрдә йөрәккә зарлана. Күпчелек очракта болар — хроник патологияле — гипертоник, йөрәк ишемиясе авыруларыннан интегүче пациентлар, алар даими дәвалау һәм күзәтүне таләп итә. ФАПлар да аның белән элемтәдә тора, тиз арада табиб фикерен белергә кирәк булганда ЭКГ ясап, аның телефонына ук җибәрәләр.

Кардиологның беренче чираттагы бурычы — йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау, — ди Светлана Анатольевна. Беренчел профилактика сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча булса (шул исәптән яшьләр белән дә), икенчесе — авыруны ачыклаганнан соң үткәрелә. Икенчел профилактика тормышны куркыныч астына куючы, ашыгыч ярдәм һәм махсус клиникаларда дәвалауны таләп итә торган (инфарктлар, йөрәк ритмы бозылу һ.б) өзлегүләргә юл куймас өчен уздырыла.

Стационарда да Светлана Анатольевнаның күзәтүе астында булучы кардиопрофильле пациентлар җитәрлек. Дәвалау буенча уңышлар бар, диярлек. Пациентлар әлеге табиб турында: — Бик яхшы белгеч, районда калса яхшы булыр иде, — диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев