Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Талпан энцефалиты нәрсәсе белән куркыныч?

Роспотребнадзор искәртә: талпан энцефалиты вирусы (ТЭВ) - үзәк нерв системасы зарарлануын үз эченә алган кискен йогышлы авыру. Авыруның нәтиҗәләре төрлечә: тулысынча савыгудан башлап гарип калу һәм үлемгә дә китерергә мөмкин.

Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстан Республикасы медицина оешмаларына талпаннар тешләү буенча 5218 кеше мөрәҗәгать иткән (100 мең кешегә - 139,76 кеше), бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 51,5%ка артыграк (3445 очрак, 100 мең кешегә - 92,52 кеше) берничә еллык уртача күрсәткечтән 14,9%ка югарырак (100 мең кешегә - 103,14 кеше).

Агымдагы елның 6 аенда Яңа Чишмә районында талпан тешләүнең 23 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 100 мең кешегә - 184,0не тәшкил итә.

Талпан энцефалиты буенча эндемик территорияләрдә талпан тешләүнең 93,3%ы теркәлгән.

Талпан энцефалиты буенча ТРның 30 административ территориясе, шул исәптән Яңа Чишмә районы да эндемик булып тора.

Агымдагы елда ТРда кешеләргә кадалган 1203 талпан тикшерелгән: иксод талпан боррелиозын кузгатучы вирус 348 талпанда табылган (зыян күрүчеләр саныннан 22,6%), ТЭВ вирусы ачыкланмаган.

ТЭВны махсус һәм махсус булмаган профилактикалау чаралары турында исегезгә төшерәбез:

Махсус профилактика - бу профилактик прививкалар гына түгел, ә ТЭВка каршы кеше иммуноглобулиныннан файдаланып серопрофилактика да (ТЭВ буенча эндемик булган территорияләрдә прививка ясатмаган кешеләрне талпан тешләү буенча мөрәҗәгать иткәннәргә яки аларны тешләгән талпанда вирус ачыклану белән бәйле рәвештә әлеге кешеләргә иммуноглобулин кертү), бары тик медицина оешмаларында гына үткәрелә.

Зарарлану очраклары табигый шартларда булганлыктан, ТЭВ буенча эндемик территорияләрдә мөстәкыйль рәвештә ял итүчеләр, гөмбә җыючылар, балык тотучылар һәм башкалар медицина оешмаларында ТЭВка каршы түләүле прививка ясатырга тиешләр. ТЭВка каршы вакцинация курсын алдан ук үтәргә кирәк. Ул 2 прививкадан тора, алар арасындагы интервал - 5-7 ай. Прививкалар арасында минималь вакыт аралыгы 1-2 ай. Вакцинация табигатькә чыкканчы ике атна кала төгәлләнергә тиеш, ревакцинация бер елдан соң үткәрелә.

ТЭВны махсус булмаган профилактикау талпаннарның кешеләргә кадалуын булдырмауга юнәлдерелгән. Бу, беренчедән, кешеләр тарафыннан шәхси яклану чаралары (талпаннарга каршы репеллентлар куллану, саклагыч кием кию, үз - үзеңне тикшерү, урманда йөргәндә коры үләннәр, ботаклар өермәсе аша йөрмәү, җиргә сырма куймыйча утырмау, үзең белән урманга алган йорт хайваннарын талпаннар булуга тикшерү).

Талпан кадалган очракта, талпанны алдыру өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итү зарур, ТЭВны ашыгыч профилактикалау кирәклеге турындагы мәсьәләне хәл итү максатында талпанны лаборатория тикшеренүе өчен тапшыру мөһим.

Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаганда, талпанны мөстәкыйль рәвештә чыгарырга кирәк, тешләү урынын (5%лы йод, 70%лы спирт һ.б. белән эшкәртергә), кулларны сабын белән яхшылап юарга; талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка куярга һәм аны «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗда түләүле нигездә үткәрелә торган талпан инфекцияләренә тикшерүгә тапшырырга кирәк.

Гөлфирә Мостафина, Роспотребнадзорның баш белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев