Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Талпаннан сакланыйк!

Яз җитү һәм температура 10-15 градуска кадәр күтәрелүе нәтиҗәсендә талпаннар да пәйда була башлый, алар вируслы авыруларны таратучы булып торалар.

10 майга безнең районда талпан кадалган 10 яңачишмәле (шул исәптә өч бала) медицина ярдәме сорап РҮХ-гә мөрәҗәгать иткән (2013 елда шушы көнгә 7 очрак булган).
Урманга баргач, талпан кадалу куркынычы көннән-көн арта бара. Үзеңне бу афәттән саклауның иң яхшы ысулы түбәндәге шәхси профилактика чараларын үтәүдә:
-тәнгә сыланып торган кием, аяк киеме һәм башка кияргә;
-куркыту чаралары - репеллентлар кулланырга;
-үлән өстенә, агач астына ятмаска;
-яңа гына өзелгән үсемлекләрне һәм өс киемнәрен өйгә алып кермәскә;
-бер-береңнең киемнәрен, тәннәрне карарга.
Вакциналар ярдәмендә талпан энцефалитына каршы прививка ясау да нәтиҗәле чара булып тора.
Әгәр дә сезгә талпан кадалган икән, тиз генә медпунктка мөрәҗәгать итеп, аны алырга кирәк. Җеп яки пинцет ярдәмендә талпанны үзеңә дә алырга була, тик иң яхшысы - медикларга мөрәҗәгать итү. Әгәр дә талпан энцефалитлы икән, медиклар иммуноглобулин уколы ясыйлар, бу - талпан тешләгәннән соң 4 тәүлектән дә соңармый керткән очракта нәтиҗәлерәк була.
Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Саимә ҖАББАРОВА,
Гигиена һәм эпидемиология үзәге бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев