Яңа Чишмә муниципаль районында ветеринария хезмәте тарафыннан кеше һәм хайваннар өчен гомуми куркыныч авырулар белән көрәш буенча эш алып барыла. Шуларның берсе - туберкулез.
Туберкулез - барлык төр хайваннарда һәм кешеләрдә хроник төстә уза торган йогышлы авыру ул. Терлекчелеккә шактый икътисадый зыян сала, бу продуктлылыкның кимүе, сөтне йогышсызландыру, терлекләрне вакытыннан алда бракка чыгару һәм сугымга тапшыру, туберкулезга каршы озакка сузылган һәм кыйммәтле чаралар үткәрү һәм башка матди чыгымнар белән бәйле. Яңа Чишмә районында 2016 елда барлыгы 43711 баш мөгезле эре терлек тикшерелгән, шуның 14808е - сыерлар. Шул исәптә 34193 баш җәмәгать секторындагы (сыерлар - 11238 баш) һәм 9518 баш шәхси сектордагы (сыерлар 3570 баш) терлекләр.
Туберкулез авырулы терлекләр инфекция тудыручы чыганак булып торалар, аларның организмыннан туберкулез бактерияләре сөт, борыннан чыккан сыеклыклар һ.б. белән бүленеп чыга.
Терлек азыгы, су, көтүлекләр, аслык, тиреснең авыру терлекләр тизәге белән пычрануы туберкулез тудыручы бактерияләр күчүнең төп факторлары булып тора. Яшь терлекләр авыру терлекләрдән алынган сөт, аертылмаган сөт аша зарарлана, бозаулар ана (сыер) карынында да зарарланырга мөмкин.
Туберкулез бактерияләрен ачыктан-ачык йөртүчеләр зур куркыныч тудыра, күпчелек очракларда диагностик реакцияләр үткәрелеп тә ачыкланмаска мөмкин, ә көтүлеккә чыгару белән әлеге авыру терлекләр авыру таратучыга әвереләләр һәм зарарлану процессы тудыралар.
Зарарлану юлы алиментар, әмма аэрозоль юл да булырга мөмкин, бигрәк тә ябык, начар җилләтелә торган дымлы биналарда авыру терлекләр сәламәт терлекләр белән бергә торганда, тулы кыйммәтле ашату булмаганда һәм организмның авыруларга каршы торучанлыгын киметүче һәм авыруның тиз таралуына китерүче начар факторлар да авыруны эләктерү мөмкинлеге тудыра.
Гадәттә туберкулез хроник төстә һәм еш кына күзгә күренми торган билгеләр белән уза. Терлекләрдә туберкулинга уңай реакция зарарланганнан соң 14-40 нчы көндә генә бирә. Авыру терлекләрне нигездә аллергиягә тикшерү нәтиҗәләре генә ачыклый, туберкулез белән зарарлану гадәттә суйганнан соң органнарны тикшергәндә күренә.
Планга кертелгән системалы тикшерүләр нәтиҗәсендә ел саен дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан тире астына туберкулин (аллерген) кертү юлы белән мөгезле эре терлекләрне туберкулезга планлы диагностик тикшерүләр үткәрелә, әгәр малларның организмында патологик үзгәрешләр булса, туберкулин керткән җир кабарып-шешенеп китә. Андый терлекләрне туберкулинга (аллергенга) уңай реакция бирүче дип атыйлар, тик алар әле туберкулез белән авырый дигән сүз түгел. Табигатьтә туберкулезныкыннан кала, шартлы-патоген, атипик сапрофит микробактерияләр дә яши. Шуларны йоктырган терлекләр имезүче хайваннар өчен туберкулинга реакция бирергә мөмкиннәр, бу исә еш кына туберкулезга аллергия диагностикасы ясаганда кыенлыклар китереп чыгара.
Туберкулез инфекциясе таралмасын (бетерү) өчен андый маллар комиссион контроль - диагностика сугымына (сугым пункты шартларында) җибәрелә, шуннан патологик материал алынып туберкулез инфекциясе булмау турында экспертиза ясатуга лицензияле лабораториягә җибәрелә.
Нәтиҗәдә туберкулезга диагноз комплекслы алым - эпизоотик, клиник, патологоанатом һәм лаборатор диагностика алымы белән, шулай ук тире астында туберкулин пробасы белән куела.
Микроскопик тикшерү срогы материал кергән көндә, аллергиягә 3 көн, бактериологик һәм биологик тикшерү өч ай дәвамында ясала.
Ильяс Камалов,
ТР МК Алексеевск ТО ГВИ ГУВ
дәүләт ветеринария инспекторы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев