Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Туберкулез – куркыныч авыру

Бү­ген­ге­се көн­дә ту­бер­ку­лез дөнь­я­да иң киң та­рал­ган ин­фек­ци­я­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. Рос­си­я­дә 2011 ел­да 105 мең­нән ар­тык ке­ше ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ра­ган, Та­тарс­тан­да 2205 авы­ру ачык­лан­ган, ә без­нең ра­йон­да - 12 ке­ше ту­бер­ку­лез авы­руы бе­лән авы­рый. Авы­рау­чы­лар­ның төп өле­шен 18-49 яшь­лек ке­ше­ләр тәш­кил итә. Үт­кән ел­да Та­тарс­тан­да ту­бер­ку­лез­дан 312 ке­ше үл­гән,...

Бү­ген­ге­се көн­дә ту­бер­ку­лез дөнь­я­да иң киң та­рал­ган ин­фек­ци­я­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра.

Рос­си­я­дә 2011 ел­да 105 мең­нән ар­тык ке­ше ту­бер­ку­лез бе­лән авы­ра­ган, Та­тарс­тан­да 2205 авы­ру ачык­лан­ган, ә без­нең ра­йон­да - 12 ке­ше ту­бер­ку­лез авы­руы бе­лән авы­рый. Авы­рау­чы­лар­ның төп өле­шен 18-49 яшь­лек ке­ше­ләр тәш­кил итә. Үт­кән ел­да Та­тарс­тан­да ту­бер­ку­лез­дан 312 ке­ше үл­гән, без­дә, ра­йон­да, бә­хет­кә, үлем оч­рак­ла­ры бул­ма­ган.

Әле­ге йо­гыш­лы авы­ру­ның та­ра­лу проб­ле­ма­сы ак­ту­аль бу­лып ка­ла би­рә һәм без РҮХ та­биб-фти­зи­ат­ры Ра­ми­лә Ра­ма­за­но­ва­га бер­ни­чә со­рау бир­дек.

- Ин­фек­ци­я­не кем та­ра­та?

- Ин­фек­ция чы­га­на­гы бу­лып ту­бер­ку­лез ми­ко­бак­те­ри­я­лә­ре ("Кох та­як­чык­ла­ры") бү­леп чы­га­ру­чы авы­ру ке­ше са­на­ла.

- Авы­ру ни­чек элә­гә?

- Бу авы­ру һа­ва-там­чы юлы бе­лән (сөй­ләш­кән­дә, йөт­кер­гән­дә, төч­кер­гән­дә), ми­ко­бак­те­ри­я­ләр бул­ган ка­кы­рык, тө­ке­рек бе­лән пыч­ран­ган әй­бер­ләр­гә ка­гыл­ган­да кү­чә. Та­гы шу­ны­сын да оны­тыр­га яра­мый, авы­ру тер­лек­ләр­дән алын­ган (биг­рәк тә сөт ри­зык­ла­ры) һәм тер­мик эш­кәр­тел­мә­гән про­дукт­лар да кур­кы­ныч­лык ту­ды­ра.

- Ту­бер­ку­лез ки­леп чы­гу­га нәр­сә этә­рә?

- Ба­рын­нан да биг­рәк, әле­ге авы­ру бе­лән авы­рау­чы ке­ше­ләр яки тер­лек­ләр бе­лән ара­лаш­кан­да, үза­ра бәй­лә­неш­кә кер­гән­дә, хез­мәт һәм көн­кү­реш шарт­ла­ры на­чар бул­ган­да, ту­лы кыйм­мәт­ле тук­ла­ну бул­ма­ган­да, ал­ко­го­лизм, тә­мә­ке тар­ту, нар­ко­ма­ния, ВИЧ-ин­фек­ци­я­ле бу­лу, баш­ка авы­ру­лар бул­ган­да, әй­тик, аш­ка­за­ны һәм уни­ке- ­ил­ле эчәк җә­рә­хә­те, ши­кәр авы­руы һ.б.

- Авы­ру ни­чек уза, аның үзен­чә­лек­лә­ре нин­ди?

- Баш­лан­гыч чор­да ту­бер­ку­лез га­дә­ти сал­кын тию, пнев­мо­ния, ә кай­чак­лар­да бер­нин­ди бил­ге­ләр­сез дә уза­рга мөм­кин, шу­ңа кү­рә про­фи­лак­ти­ка һәм ир­тә­рәк ачык­лау зур әһә­ми­ят­кә ия. Әле­ге мә­кер­ле ин­фек­ция ор­га­низм­ның бар­лык ор­ган­на­рын һәм сис­те­ма­лар­ны за­рар­лый.

- Ир­тә ста­ди­я­дә авы­ру­ны ни­чек ачык­лар­га?

- Ике төп ысул бар. 14 яшь­кә ка­дәр ба­ла­лар­га ел са­ен ту­бер­ку­ли­но­ди­аг­нос­ти­ка (Ман­ту про­ба­сы) үт­кә­ре­лә. Бу алым ба­ла­ның ту­бер­ку­лез бе­лән йо­гыш­ла­ну-­йо­гыш­лан­ма­вын ачык­лар­га һәм ти­еш­ле ча­ра­лар кү­рер­гә мөм­кин­лек би­рә. 15 яшь­тән уз­ган ке­ше­ләр ике ел­га бер тап­кыр флю­о­рог­ра­фик тик­ше­рү үтә­ләр, бу исә, ту­бер­ку­лез­дан тыш, он­ко­ло­гик авы­ру­лар­ны, пнев­мо­ния, үп­кә­дә­ге спе­ци­фик бул­ма­ган хро­ник авы­ру­ла­рны ачык­лар­га яр­дәм итә. Шу­лай ук ха­лык­ның дек­рет­лаш­ты­рыл­ган төр­ке­ме дә бар бит, алар­га флю­о­рог­ра­фик тик­ше­рү еш­рак - ел­га бер яки хәт­та ал­ты ай­га бер тап­кыр үт­кә­ре­лер­гә ти­еш. Әле­ге тик­ше­ре­нү - ту­бер­ку­лез­ны ир­тә­рәк ачык­лау һәм, нә­ти­җә­дә, са­вы­гу­га бе­рен­че адым икән­ле­ген дә ис­тә то­ту ки­рәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев