Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Уңай яклар һәм җитешсезлекләр

Районда сәламәтлек саклау тармагы адресына кайчагында өлкән яшьтәге пациентлар тарафыннан ризасызлык (шелтә) белдерелә. 18 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХ-дә Наилә Закирова җитәкләгән социаль сәясәт буенча даими комиссиядән бер төркем депутатлар һәм райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре булып киттеләр. Комиссия РҮХ пациентлары арасында җирле сәламәтлек саклау оешмасына булган дәгъваларны ачыклау максатыннан анкета тутыртты,...

Районда сәламәтлек саклау тармагы адресына кайчагында өлкән яшьтәге пациентлар тарафыннан ризасызлык (шелтә) белдерелә. 18 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХ-дә Наилә Закирова җитәкләгән социаль сәясәт буенча даими комиссиядән бер төркем депутатлар һәм райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре булып киттеләр.

Комиссия РҮХ пациентлары арасында җирле сәламәтлек саклау оешмасына булган дәгъваларны ачыклау максатыннан анкета тутыртты, поликлиника һәм стационар биналарын карап әйләнде.
Район больницасы пациентлар өчен уңайлыклар тудыру нисбәтеннән камилләшә бара: пандуслар ясалган, бусагалар бетерелгән, керү ишекләре киңәйтелгән, лифт эшли, инвалидлар һәм каты авырулар өчен коляскалар сатып алынган, аерым санузеллар булдырылган. "Ашыгыч ярдәм" бүлеге дә сыйфатлы эшләнгән, лаборатория киңәйтелгән (чират көтүчеләргә уңай шартлар тудырылган). Пациентларның табибка эләгү ихтималы зурайган (алдан кабул итүгә язылып була), үзеңнең медицина карточкаң кирәккәндә табибны борчымыйча да алу мөмкинлеге тудырылган.
Физик дәвалау кабинетына яңа җиһазлар - лазер аппараты алынган, анда эшләргә белгечләре дә бар.
Сугыш ветераннары өчен палата өлкән яшьтәге кешегә кирәкле бар нәрсә белән җиһазланган, авырулар тарафыннан шикаятьләр юк. Палаталарда да булдык, анда ремонт кирәк әле, шулай да палаталар чиста - медицина учреждениесендә шулай булырга тиеш тә, хезмәт күрсәтүдән һәм дәвалаудан зарланучы булмады. Башка вак-төякләр дә бар: пациентлар өчен коридорга телевизор урнаштыру - уңай күренеш.
РҮХ-нең барлык бүлекләрен карап әйләнгәч, залда комиссия утырышы узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, баш табиб Ришат Билалов үзе, башка медицина хезмәткәрләре катнашты. Наилә Закирова тутырылган анкеталарга йомгак ясады, нәтиҗәләре дә көткәнчә булды: бары бер пациент табиб кабинеты янында озак көтәргә туры килүдән ризасызлык белдергән.
Ришат Билалов чыгышында районның сәламәтлек саклау оешмаларындагы башка проблемалар да билгеләп үтелде, алар Рәсәйдәге сәламәтлек саклау тармагына да хас.
- РҮХ коллективы табиблар белән тулысынча комплектланган, махсус белгечләребез дә бар, - дип сөйләде РҮХ баш табибы, - шулай да табиблар гел урында булмаска, кемдер семинарда, кемдер укуда, ялда яки авырган (алар да кеше), яки ашыгыч чакыруда булырга мөмкиннәр. Алдан язылу шуның өчен булдырылган да, бер табиб булмаса, башкасына язылырга мөмкин. Әгәр пациент табибка язылып кабул итүгә килгән икән - ул әле шул вакытта ук табибка керә дигән сүз түгел. Бу - авыл җиренең үзенчәлеге, - диде Ришат Билалов, - районга транспорт бар, әйдә, мин дә больницага барып кайтыйм әле, дип уйлый кеше. Килгән кешене табиб кабул итә, ә бу вакытка башка кешенең дә кабул итүгә вакыты килеп җитә.
Әле тагын "дүшәмбе синдромы" да бар: барысы да үз сәламәтлеген дүшәмбе көнне кайгыртырга тырыша. Безнең мәгълүматлар буенча ел башыннан алып 28870 кеше кабул итүләргә язылган, шул кадәрле үк кеше язылмый гына кабул ителгән. Нәкъ менә шул кешеләр өстәмә чират хасил итәләр дә инде, алар арасында, кичектергесез кабул ителергә тиешле пациентлар да бар, әле тагын табибларның кәгазь белән эшләре күпме.
Баш табиб билгеләп үткәнчә, табиблар соңгы араларда авыруларны сәгать 8 дән (алар өчен иртәнге биш минутлык киңәшмә бетерелгән) кабул итә башлаганнар, төшке аш - нибары ярты сәгать кенә, шимбә - эш көне.
Стационарда дәвалану өчен чиратка кагылышлы сорауны Ришат Билалов койкаларны кыскарту, кичектергесез авыруларны госпитализацияләү, кайбер медикаментларның булмавы белән аңлатты.
ФАП-лар аша дарулар сатуда да халык канәгать түгел: районда нибары 6 ФАП-ның гына төп исемлектәге медикаментлар сатуга лицензиясе бар.
Район халкы райондагы сәламәтлек саклау оешмасына карата дәгъва белдереп, аларның күпчелек өлеше Россия сәламәтлек саклау системасына адресланган булырга тиешлеген аңлап бетерми, бугай.
- Әлбәттә, безнең медицина учреждениеләрендә дә пациентлар белән әдәпле сөйләшмәү, илтифатсыз мөнәсәбәт очраклары бардыр,халык өчен безнең система эше турында тәфсилле мәгълүмат юк, - дип килешә баш табиб, - тик табиблар пациентларга карата игътибарсыз һәм аларның сәламәтлеге турында кайгыртмыйлар дию дөрес түгел. Һәм халыкка тагын бер үтенечем бар: медицина ярдәме күрсәтүдән канәгать булмасагыз, иң беренче чиратта бу хакта поликлиника яки РҮХ җитәкчелегенә хәбәр итәргә кирәк, аннан соң гына күршеләргә зарланырга мөмкин.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев