Үзеңә үзең булыш: вакцина ясат
Грипптан прививка ясату организмны куркыныч вируслар һөҗүменнән саклый
Гриппка каршы сезонлы вакцинация турында Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская сөйли.
Грипп - А, В яки С төркеме вируслары китереп чыгарган кискен респиратор вируслы инфекция, ул авыр токсикоз, бизгәк, сулыш юлларының зарарлануы белән уза. Грипп еш кына үлемгә кадәр китерә алырлык катлауланулар-өзлегүләр белән уза, эпидемияләр китереп чыгара.
Гриппка каршы вакцинация - ул организмны грипп вируслары һөҗүменнән саклый.
Районыбызның 5398 кешесе прививка ясаткан инде: шуның 4018е - өлкәннәр, 1380е - балалар.
Кагыйдә буларак, беренчеләрдән булып үз сәламәтлеге һәм якыннары, хезмәттәшләре һәм алар аралашкан башка кешеләр өчен җаваплылык тоючы кешеләр вакцинация ясата.
Бу - медицина хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, транспорт хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатын-кызлар, хокук саклау органнары һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләре.
Безнең районда яшәүче ике меңгә якын кеше гриппка каршы прививка ясатмаган.
Шуңа бәйле рәвештә, ОРЗ, шул исәптән грипп һәм өлкәннәрдә COVID-19 буенча куркыныч төркемнәренә керүчеләрнең исләренә төшерәсем килә:
- йөклелекнең теләсә кайсы срокларында булучы йөкле хатыннар;
- хроник үпкә авырулары булган затлар (бронхиаль астма, ХОБЛ һ. б.);
- йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган затлар (йөрәк авырулары, йөрәк җитешсезлеге билгеләре булган кешеләр һ. б.);
- матдәләр алмашы бозылган затлар (шикәр диабеты, 2-3 дәрәҗәдәге симерү һ. б.);
- хроник бөер авырулы кешеләр;
- хроник бавыр авырулары булган затлар;
- билгеле бер неврологик халәтләре булган затлар (нейромускул, нейрокогнитив тайпылышларны, эпилепсияне дә кертеп);
-гемоглобинопатияле кешеләр;
- беренчел һәм икенчел иммунодефицитлары булган затлар (ВИЧ-инфекция, иммуносупрессор медикаментлар кабул итү һ. б.);
- яман шешле кешеләр;
- 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр гриппка каршы прививка ясатырга тиешләр.
Гриппның беренче симптомнары (билгеләре):
туңып калтырау;
баш авырту;
тамакта авырту тою;
борын тыгылу.
авыз-йоткылыкның кызаруы;
каш өсте дугалары өлкәсендә авырлык һәм авырту;
баш әйләнү;
туңу;
температураның 39 градуска кадәр күтәрелүе;
йөрәк ритмының артуы;
борыннан агу;
буыннар һәм мускуллар авырту.
Гриппка каршы вакцинация нинди өстенлекләр бирә?
Вакцинация куркынычсыз һәм икътисадый яктан отышлы. Ул тормыш өчен куркыныч булган авырулардан авыручылар санын һәм үлүчеләр санын киметә;
- авыруларның таралуын чикли һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне киметә;
- аерым затларда да, тулаем халык арасында да авыруны кисәтә (популяцион иммунитет);
- антибиотиклар куллану очракларын киметергә булыша.
Сәламәтлегегезне саклагыз, прививка ясатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев