Яңа Чишмә районында туберкулез белән җиде кеше авырый
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
ТРда Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, дөньяда һәм РФдә туберкулез буенча эпидемиологик хәл имин булмавын дәвам итә. Ел саен дөньяда туберкулез белән 10 млн, РФдә 120 меңгә якын, ТРда 1124кә якын кеше авырый. Татарстан Республикасында бер ел эчендә туберкулездан 107 авыру үлгән.
Безнең районда бу куркыныч авыру буенча хәлләр торышы турында Яңа Чишмә РҮХнең фтизиатрия кабинеты шәфкать туташы Елена Морозова сөйли.
- 2022 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне «Туберкулезга каршы көрәш өчен ресурсларны мобилизациялибез. Кеше гомерен коткарыйк!» лозунгы астында үтә.
Яңа Чишмә районында туберкулез буенча хәл, беренче тапкыр ачыкланган туберкулез белән авыручылар саны кимүгә карамастан, имин булмавын дәвам итә. 2021 елда туберкулезның барлыгы биш очрагы теркәлде. Авыруның барлык очраклары да профилактик-флюорография ысулы белән ачыкланды, ягъни кешеләр үзләрендә чир булуын белмәгән. Моннан тыш, элек исәптән төшерелгән туберкулез белән чирләүчеләр арасында рецидив барлыкка килүнең бер очрагы ачыкланды.
2021 ел дәвамында 6 кеше туберкулездан дәваланды һәм исәптән төшерелде. Тик, кызганычка каршы, вакытында ачыклануга карамастан, кайбер авырулар фтизиатрларның дәвалау буенча тәкъдимнәренә игътибар итми. Ә бит туберкулез бик мәкерле инфекция.
Шулай итеп, 2021 елда туберкулезның актив формасыннан үлүнең бер очрагы теркәлде. Пациент 2009 елдан бирле чирләгән. Химиотерапия мөмкинлекләре файдасыз, туберкулез процессының таралуы аркасында оператив дәвалау мөмкин булмады.
Агымдагы елның ике аенда районда туберкулезның яңа очраклары ачыкланмады. Бер пациент клиник дәваланудан соң исәптән төшерелде. Хәзергесе вакытта туберкулезның актив формалары белән чирләүче 7 кеше исәптә тора, шул исәптән 3сендә - ачык форма. Ә республика буенча туберкулез белән авыручылар саны 1680 кеше, шуларның 31%ы әйләнә-тирә мохиткә микобактерияләр бүлеп чыгара.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне алдыннан сезнең игътибарыгызны тагын бер кат профилактик чараларга юнәлтәсе килә. Күргәнегезчә, туберкулез бар һәм ул безнең арада. Үзебезгә һәм якыннарыбызга «сәламәт сулыш» алуга гарантия бирә алмыйбыз. Туберкулезны авыру белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә генә түгел, төрле юллар белән йоктырырга була. Бу чир белән төрле яшьтәге кешеләр авырый. Кох таякчыгы социаль статусны аермый, хәерчеләрне дә, байларны да бертигез зарарлый. Шуңа күрә авыруны иртә ачыклау һәм үзвакытында дәвалау максатларында профилактик тикшерүләрне узарга кирәк.
Бүгенгесе көндә флюорография тикшерүе һәм туберкулинодиагностика туберкулезны иртә ачыклау өчен киң таралган һәм һәркем башкара алырлык ысул булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев