Инновацион технологияләр нигезендә авыру кешегә югары квалификацияле ярдәм күрсәтү - бу республика клиникаларының өстенлеге.
Район хастаханәләренең төп миссиясе булып даими төстә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, хастаханәнең тәҗрибәсе һәм традицияләренә нигезләнеп, һәр кешегә сыйфатлы хезмәт күрсәтү, пациентларны дәвалау һәм сәламәтләндерү, диагностиканы нәтиҗәле төстә үткәрү, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, авырулар профилактикасы тора, - диде медиклар советының киңәйтелгән утырышында Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин.
2017 елда эшләнгән эшләр турында отчет тотканда ул болай дип билгеләп үтте:
- 2017 елда матди-техник база шактый ныгыды. Черемухово Бистәсендә модульле технология буенча ФАП төзелде, район акчасы хисабына территорияне төзекләндерү (400 мең сумнан артык) эше башкарылды. "РИТЭК" ПАО социаль һәм мәдәни проектлар арасында 200 мең сумга грант отылды, бу да матди-техник базаны ныгыту мөмкинлеге бирде.
Демографик төркемдә эшчәнлекне билгеләүдә төп моментларның берсе булып үлүчеләр саны тора. 2017 елда районда 217 кеше вафат булды. 2016 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 14 % ка кимеде (ягъни 28 кешегә).
Үлүчеләр арасында яшь структурасы түбәндәгечә: пенсия яшендәгеләр - 168 кеше, эшкә яраклы яшьтәгеләр - 47 кеше, 2 бала травма алудан вафат булды, сабыйлар үлеменә юл куелмады.
Үлүчеләр санының кимүенә югары технологияле үзәкләрдә медицина ярдәме күрсәтү арту уңай роль уйнады. 2017 елда районда яшәүче 326 кешегә шундый ярдәм күрсәтелде: 58 - "Татнефть" ПАО медсанчастенда кардиохирургия ярдәме, 43 кеше, Чистайда "Барс мед" ҖЧҖ ачылу сәбәпле, Чистайдагы кан тамырлары үзәгендә дәваланды, магнит - резонанс томографында (МРТ) тикшеренүчеләр саны (122) артты, буыннарны алыштыру буенча югары технологияле ярдәм алучы кешеләр саны шактый артты. 2017 елда яңа юнәлешләр ачылды - 3 пациентка буыннарда малоинвазив оператив катнашу үткәрелде, ягъни буыннар авыруы иртә ачыкланып, эш буыннарны алмаштыруга барып җитмәде, ишемик инсульт кичергән өч кешенең йокы артерияләрендә оператив катнашу үткәрелде. Аларның өчесе дә бүгенгесе көндә үзләрен яхшы хис итә.
2017 елда район буенча 2436 кеше диспансеризация үтәргә тиеш иде.Диспансерлаштыру кысаларында тикшерү узган халыкның 21 % ында башлангыч патология ачыкланды. Ачыкланган авырулар структурасында беренче урында эндокрин система авырулары, икенче урында ашказаны-эчәк тракты, өченче урында күз авырулары тора. Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларының лидерлар өчлегендә булмавы шуның белән аңлатыла ки, алар диспансеризация үткәргәнчегә кадәр ачыкланган.
Диспансерлаштыру кысаларында нибары 1076 кешегә генә маммография үткәрелде, 158 очракта нормадан тайпылу ачыкланды. Түбәндәге тикшерүләр үткәрелде: яшерен канга тизәккә анализ - 1683 (182 - нормадан тайпылу ачыкланган); ПСА-га тикшерү - 663 (34 - нормадан тайпылу ачыкланды); аналык муентыгында рак булу-булмауга 1367 мазок алынды (24 нормадан тайпылу ачыкланды). Онкология авыруларын ачыклау (17) эшнең нәтиҗәсе булып тора, шуларның 15 се - иртә стадияләрдә. Сөт бизләре, простата һәм туры эчәктә рак авырулары күпчелекне тәшкил итә. Ачыкланган патологияле пациентларның барысы да дәвалауның төрле этапларында республиканың онкология диспансерында. Тикшеренүләрне ахырына чаклы үткәрергә кирәк.
Дарулар белән тәэмин итүне яхшырту инвалидлыкны һәм үлем очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Финанслауның төрле чыганакларыннан безнең пациентлар 2017 елда 10 млн. сумнан артыклык ташламалы дару алдылар.
Безнең ташламалы дарулар белән тәэмин итүдә башка территорияләр алдында өстенлегебез бар, чөнки бездә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны аз.
Планлаштырылган профилактик чаралар: флюорографик карау үтү, цитологик скрининг, онкологик караулар билгеләнгән срокта һәм тулы күләмдә үткәрелде. Әйтелгәннәргә йомгак ясап шуны билгеләп үтәргә мөмкин, безнең эштә тискәре күрсәткечләр дә бар, шулар буенча һәр хезмәткәр, җаваплы белгеч үзенә нәтиҗә ясарга һәм проблемаларны хәл итү юлларын табарга, бурычлар билгеләргә тиеш. Әмма хәл итү һәрвакытта да бездән генә тормаган проблемалар да бар.
Безгә яңа УЗИ аппараты, шулай ук автопаркны яңартырга кирәк. Безнең районда онкология диспансеры белгечләре катнашында табибларны һәм ФАП фельдшерларын семинар-укыту үткәрү кирәк. Әмма бу мәсьәләләр фәкать ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәрәҗәсендә генә хәл ителә ала.
2018 елга бурычлар булган проблемалардан чыгып билгеләнә:
- сәламәтлек мониторингыннан алынган информацион технологияләрне кертү юлы белән, медицина хезмәтләреннән файдаланучыларны актив җәлеп итеп, профилактик кластерны алга таба үстерү; - кадрлар потенциалын ныгыту, идарә ителүче сәбәпләрдән үлем очракларын киметү.
Районның сәламәтлек саклау өлкәсендәге миссия - халыкны сәламәтләндерү - үтәрлек, моңа без барлык көчне һәм белемебезне куярга тиеш, - дип төгәлләде үзенең докладын Рафис Вафин.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге начальнигы Ратмир Мостафаев Яңа Чишмәдәге сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшенә үз бәясен бирде. Ул эшкә яраклы халыкның үлемен киметү өлкәсендә, сабыйлар үлемен булдырмау һәм кадрлар белән тәэмин ителүдә күрсәткечләрнең яхшы булуын билгеләп үтте.
Медсовет утырышы Яңа Чишмә РҮХ хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү белән төгәлләнде. Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Надежда Попкова тапшырды.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен участок табиб-педиатры Андрей Каиргельдинов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык һәм намуслы хезмәте, шулай ук 50 яшь тулу уңаеннан теш технигы Әхәт Җамалетдинов район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ратмир Мостафаев РҮХ акушер-гинекологы Алексей Труновка һәм Тубылгы Тау ФАП акушеркасы Гөлнур Гатинага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
РҮХ-нең баш табибы Рафис Вафин Зирекле участок хастаханәсенең котельный операторы Анатолий Осиповны Мактау грамотасы белән бүләкләде һәм район гражданнары белән нәтиҗәле аңлату эшләре алып баруы өчен Любовь Мишагинага рәхмәт белдерде.
Лариса Федорова
Нет комментариев