Яссы табанлылык турында
Яссы табанлылык – бу табан формасының үзгәрүе - төшүе.
“Росздрав“ медицина статистикасы буенча ике яшьтә 24 % балада яссы табанлылыкның беренче билгеләре күзәтелә, дүрт яшьтә – 32 % балада, алты яшьтә – 40 %, унике яшьтә – 50 % (һәр икенче яшүсмергә яссы табанлылык диагнозы куела), егерме яшьтә – 60 %.
Балаларда яссы табанлылык үсешенең төп проблемасы (барлык сәбәпләрдән 80 %) - бу тигезсез өслекләр булмау, чөнки тигезсез өслектә йөрү иң яхшы профилактик чара булып тора. Шундый өслеккә комлы пляж, газон яки брусчатка салынган сукмак (юл) керә, шунысы да мөһим, аларда аяк киемсез, яланаяк йөрергә тырышырга. Профилактик занятие өчен теләк булганда тигезсез өслекне үзең дә булдырырга була, моның өчен нинди дә булса тукыма капчыкка (мендәр тышы – наволочкадан да файдаланырга була) бераз чикләвек яки башка зур булмаган әйбер салып, баланы көненә берничә минут әлеге калкулыклы “җирдә“ йөртергә була. Табан мускуллары үсеше өчен әзер келәм-ковриклар да бар, аларны спорт инвентаре яки махсуслаштырылган балалар кибетләрендә сатып алырга була. Әлеге келәм гимнастика күнегүләре өчен булган матка ошаган, тик анда шариклар формасында махсус тигезсезлекләр бар. Анардан теләсә нинди яшьтәге бала өчен файдаланырга була.
Балаларда яссы табанлылыкның башка сәбәпләре: нәселдәнлек факторы, Д витамины җитешмәү (рахит), неврологик патологияләр (энцефалопатия), гәүдә авырлыгы югары булган балаларда, табаннарга йөкләнеш арту нәтиҗәсендә, патология тизрәк көчәя.
Ата-аналар тарафыннан балаларга игътибар булмау (диагнозы мәгълүм булганда да) киләчәктә сәламәтлектә төрле проблемаларга китерергә мөмкин. Кеше табаны, йөргәндә көчне йомшартучы, әйтик автомобиль “рессоры“ кебек функцияне башкара. Әлеге функция бозылганда бөтен авырлык тезләргә, умыртка баганасына һәм эчке органнарга төшә. Шуның аркасында алга таба тез һәм бот сөякләре артрозы, деформацияләр һәм умыртка баганасы бүсере белән остеохондроз, корсак куышлыгындагы органнарның функцияләре бозылу, аяклардагы кан тамырларының киңәюе кебек ахыргача дәвалап булмый торган авырулар килеп чыгарга мөмкин.
Яссы табанлылыкны булдырмый калуның беренче этапларын сабый йөри башлаудан ук башларга кирәк. Мәгълүм ки, яссы табанлылыкны дәвалау 6 яшькә кадәр нәтиҗәлерәк. Моның өчен түбәндәге чараларны кулланырга кирәк: түбән очлыклар (аяклар) координациясен һәм аларның мускул тукымаларын актив үстерүгә ярдәм итүче спорт белән шөгыльләнү; махсус күнегүләр комплексы; газон, җир, ком өстендә яланаяк йөрү; массаж һ.б.
Үз үлчәмендә дөрес һәм уңайлы аяк киеменнән йөрү дә зур әһәмияткә ия.
Яңа чишмә РҮХ медицина каравы үткәргән вакытта яссы табанлы балаларны шактый күп ачыклый. 2017 елда әлеге диагноз белән армиягә чакыру яшендәге 57 яшүсмерне дәвалау һәм сәламәтләндерү кирәклеген билгеләде. 6 яшьтән башлап 128 балада яссы табанлылык ачыкланды, 58 сенә ортопедик олтырак тәкъдим ителде (фактта якынча 34 се сатып алган). Аларга ЛФК (дәвалау физкультурасы), массаж, ортопедик олтырак яки ортопедик аяк киеме киеп йөрү, ортопед консультациясе (кирәк булса) тәкъдим ителде.
Табиблар диагноз билгеләүдә ярдәм итүен һәм рекомендацияләр бирүен әти-әниләр белергә тиеш, әмма соңгы уңай нәтиҗә сезнең ничек итеп ныклап һәм өзлексез шушы авыру профилактикасы алып барудан тора – спорт белән шөгыльләнү, уңайлы аяк киеменнән һәм ортопедик олтырак куеп йөрү, артык авырлыкны киметү.
Алсу Алукаева,
РҮХ табибы - педиатр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев