Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Йөзем – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе

Аның 20-25 процентын канда бик тиз үзләштерелүче глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә, дип яза nur.tatar cайты.

 

  • йөрәккә файдалы булуын күпләр ишетеп беләдер, дәвалану максатында көнгә күпме кулланырга икәнен ачыклыйк

    ️Йөзем йөрәк чирләреннән файдалы, стенокардиядән ярдәм итә. Дәвалану өчен 2 кг җимеш кирәк.
    - 1 кг ын кайнар суда пешекләп юарга.
    - Көн саен ач карынга 40 йөзем кабарга,
    - 40 минуттан иртәнге ашны ашарга.
    - Беткәнче дәвам итәргә.

    ️Калган 1 кг йөземне юып, 40 данәдән башлап, һәр иртә берне киметә барырга. 10 җимешкә җиткәч, дәвалану курсы тәмам. Мондый йөзем терапиясен елга ике тапкыр: көзен һәм язын үткәрсәгез, яхшы булыр.

    “Интернет челтәреннән”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев