Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Новости района

«Чәчәк ат, туган авылым!»

5 июль көнне Андреевкада Кече авыллар көне кысаларында бәйрәм узды

Бәйрәмгә анда яшәүчеләр һәм тумышы белән шул авылдан булган бик күп кеше җыелды. Кайчандыр бу зур авыл булган, хәзер ике генә урам калган. 

Андреевка (Савиновка) 19 гасыр башында нигез салына. Гасыр ахырына авылда кеше күп булмый инде. Урбанизация процессы совет елларында да дәвам итә: 1989 елда биредә нибары 36 кеше яши. 2000 елга аларның саны 148 кешегә кадәр үсә. Авылны торгызуда мөһим адымнар булып 1987 елда газлаштыру һәм аның территориясен мөстәкыйль «1 Май» колхозына бүлеп бирү тора.

Аның элекке исеме – Савиновка, кайчандыр башка кечкенә авыллар – Аверьяновка, Лебедка чолгап алган булган. Соңгы икесе инде җир йөзеннән юкка чыккан, кайчандыр бу ике авылда яшәүчеләрнең фамилияләрен берничә ел элек Андреевкада ачылган Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлдә генә укырга мөмкин.

Бәйрәмне җирле мәдәният йорты (мөдире Надежда Сергеева) Петропавел авыл җирлеге башкарма комитеты ярдәмендә оештырды. Клуб бинасы янында шарлар һәм «Чәчәк ат, туган авылым!» баннеры белән бизәлгән сәхнә, урындыклар урнаштырылган. Мактаулы беренче рәткә авылның хөрмәтле өлкәннәрен утырттылар. Импровизацияләнгән тамаша залыннан читтәрәк балалар рәсемнәре, чәчәкләр, төрле эшләнмәләр күргәзмәләре оештырылды. Чатырда һәм аның янында борынгы көнкүреш әйберләре: чабата, каба, бишек куелган «Авыл йорты» экспозициясе ясалган. Балаларның күңелен ачу өчен батут, татлы мамык һәм хот-доглар ясау өчен агрегатлар килде. Санап үтелгәннәрнең барысы да бәйрәм кәефе тудыра иде.

«Ничә җәй, ничә кыш! Күптән күрешкәнебез юк иде!». Сөйләшүләр, истәлекләр барлау башланды.  Сөйләшеп сүзләр бетмәде, чөнки авылда мондый җыенны беренче тапкыр оештыралар – бер үк вакытта биредә кайчандыр яшәгән кешеләрнең барысы да күреште. Бәйрәм дәвамында җылы аралашу барды.

- Минем балачагым шушы авыл белән бәйле, - диде Галина Афанасьева. – Мин 4нче сыйныфта укыганда, әти-әнием башка авылга күченде.  Һәрвакыт бирегә тарта иде һәм хәзер дә тарта. Күп еллар инде Түбән Камада яшәсәм дә, ирем белән елга бер мәртәбә биредә булып китәбез.

- Мине монда Афанасьевлар кияве буларак кына беләләр, - дип көлә аның янында ире Александр.

Галина бервакыт абый-сының гаиләсе белән моннан Петропавел Бистәсенә күченүе турында сөйләде. Ләкин шулкадәр сагына, шулкадәр кире тарта, берничә елдан соң кабат күченеп кайта, гомерем ахырына кадәр туган җиремдә генә яшәячәкмен һәм аны бүтән беркайчан да бернәрсәгә дә алмаштырмаячакмын, ди. «Үз җиренең менә шундый патриоты иде!»- дип йомгаклады Галина.

Бәйрәмгә Казаннан, Әлмәттән, Чистайдан, башка шәһәрләрдән авылның элеккеге кешеләре кайткан, бәйрәмгә кадәр җирле зиратта ата-баба каберләрен карарга өлгергәннәр. Күпләр туган җирләренә балалары һәм оныклары белән кайткан. Савиновкада туган берничә буын бергә җыелды: өлкәннәр, урта яшьтәгеләр эреле-ваклы балалар.

Авыл көне алдыннан Андреевкада яшь гаилә оешкан булып чыкты. Валентин белән Анна Ерохиннар никахлашкан, аларның туйларында кич белән бөтен авыл яшьләре йөргән. Аларның никахы – Андреевка өчен тормышның яңа үсентесе кебек. Авылда тормыш дәвам итә...

Без бәйрәмдә тумышы белән биредән булган Александр Петров белән дә таныштык – авылда һәлак булган сугышчыларга һәйкәл кую инициаторларының һәм иганәчеләренең берсе. «Эзләү эше нәтиҗәсендә обелисктагы фамилияләр саны 220 дән 480 гә кадәр артты. Сүз бирәм, исән чакта беренче исемлеккә кермәгән авылдашларның исемнәре уеп язылган тагын бер гранит плитә куярбыз», - дип вәгъдә итте ул.

Авыл көне нәкъ менә туган як, туган җиргә багышланган иде. Бәйрәмне алып баручылар билгеләп үткәнчә, Андреевка биредә яшәүче һәм эшләүче кешеләр, Петропавел авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитинның ярдәме һәм зирәк җитәкчелеге, әлеге бәйрәмнең иганәчеләре – Андрей Данилов һәм Петропавел авыл җирлегенең Андреевка округы депутаты КФХ башлыгы Александр Савельев ярдәме белән үсә.

Җирлек башлыгы андреевлыларга уңышлар һәм киләчәктә дә авылның чәчәк атуын теләде. Ул авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән әлеге эшкә лаеклы өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды.

Авылның өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүчеләре өчен чын сакчы фәрештә – «Забота» социаль хезмәткәре Ольга Гарева. Күпьеллык намуслы хезмәте, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен аңа Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Авылның иң өлкән кешесе Борис Сергеев 25 гыйнварда 91 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, ул – авыл тарихында тулы бер чор. Борис Сергеевичның тормыш юлы хезмәт батырлыклары һәм ата-бабалар җиренә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт белән тулы. Җыелганнарның барысы да озын гомерле авылдашларын хөрмәтләделәр, аның зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе якташларын рухландыруын дәвам итә. Авылны торгызуга Александр Комаров ихлас зур хезмәт куйган, ул озак еллар гомерен фермада эшләүгә багышлаган. Дмитрий һәм Анна Писцовларның күп балалы хезмәт сөючән гаиләсенә, иҗтимагый тормышның иҗади активистлары Александр һәм Татьяна Лазаревларга, Любовь Сергеевага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кече ватаннарын торгызуга бәһасез өлеш керткән кешеләрнең исемнәре якташлары хәтерендә мәңгегә сакланачак: болар - Николай Куров, Михаил Ерохин, Александр Жихарев, Раиса Лукоянова, Степан Петров, Александр Иванов, Михаил Старков, Петр Гарев, Геннадий һәм Александр Лукояновлар.

Бәйрәм барышында оештырылган конкурсларда җиңүчеләргә дә дипломнар тапшырылды. Бу конкурслар: «Минем кече Ватаным» рәсеме, иң яхшы чәчәк бәйләме, композиция һәм кыр чәчәкләреннән муенса, «Туган нигез» видеоконкурсы (роликларны халык вконтактега урнаштырды).

Концерт турында аерым әйтергә кирәк. Рәхәтләнеп шигырь сөйләүче олылар да (Валентина Чиркунова – «Посадил дед вишню у дороги»), җырлаучы-биюче балалар да – барысы да чын күңелдән тырыштылар. Ахырда сәхнә тулысынча алар хакимиятенә бирелде, һәм алар Андреевкада нинди шәп яшь талантлар үсүен исбатладылар. Алсу Бикбова; Сергей, Александр, Виктория, София Жихраевлар; Зоя Писцова, Кирилл һәм Арина Галкиннар, Арина Сыркина, Мария Паньшина, София Ерохина – бу көнне сәхнә тотты!

«Мы родом из деревни», «Дикая яблонька», «Жизнь продолжается», «Плывет веночек», «Крапива-лебеда» һәм башка җырларны Петропавел мәдәният йортының «Сударушка», Архангел Бистәсенең «Архангельская краса» ансамбльләре, ә татар телендә Шахмай авылының «Рәйхан» коллективы җырлады. Алар барысы да авылга, туган якка мәхәббәт белән тулган, беркемне дә битараф калдырмадылар. Дәртле көйләр астында биемичә тыелып калу мөмкин түгел иде.

Ахырда традиция буенча барысын да өстәл артына чакырдылар.

Бәйрәм барлык авылдашларга да, кунакларга да ошады. Ул якты, матур һәм бик күңелле, җылы хатирәләр белән истә калыр һәм андреевлыларның бердәмлеге һәм кунакчыллыгы үрнәге булып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев