Чертушта I татар фольклор сәнгате фестивале узды (фоторепортаж, видео)
«Халык жәүһәрләре» («Шедевры народного творчества») районара фестивале ТР Хөкүмәте грантын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Фестивальдә районның татар торак пунктларыннан барлык иҗат коллективлары, шулай ук Чистай һәм Чирмешән районнарыннан да кунаклар катнашты.
Чарадагы жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев җирле мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина тарафыннан фестивальнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте һәм иҗат коллективларының барлык чыгышларыннан соң 7 номинация буенча Фестиваль лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Фестиваль турында тулырак язманы "ЯЧХ"нең 22 декабрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев