Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости района

Ленино авылында Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узган

Яңа Чишмә районы Ленино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-якташлар мемориалы янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узган.

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә, ул ил территориясендә яки аннан читтәге хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышланган.
Бу көнне Яңа Чишмә районының Ленино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-якташлар мемориалы янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узган. Анда Ленино урта мәктәбе укучылары катнашкан.
Җыелучылар алдында Ленино мәктәбе директоры Владимир Валасеев һәм җирле Дмитрий Солунский храмы башлыгы Сергий атакай чыгыш ясаганнар. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар. Митинг мемориал янына чәчәкләр кую белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев