Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости района

Яңа Чишмә районында төзекләндерү буенча икеайлык дәвам итә

Төзекләндерү буенча икеайлыкның беренче ае тәмамланып килә, бу чорда учреждениеләр һәм оешмалар тарафыннан үз территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнгән.

Территорияләрне коры үләннәрдән, чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистарту буенча өмәләр үткәрелгән. Укучыларыбызга хәбәр ителгәнчә, икеайлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигоны эшләячәк һәм бер ай эчендә анда инде 180 кубометр чүп чыгарылган. Полигонның эшләве май ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Хәзергесе вакытта оешма һәм учреждение территорияләре, нигездә, чистартылган. Инде төзекләндерүнең икенче фазасына күчәргә кирәк, ул исә чәчәкләр утырту, бордюрларны агарту, коймаларны буяу, яшелләндерү эшләрен башкарудан гыйбарәт.
Район халкы да үз йорт яны территорияләрен чистарту белән шөгыльләнә. Авыл җирлекләренең башкарма комитетлары барлык хуҗалыкларга участокларын җыештыру кирәклеге турындагы хәбәрнамәләр тапшырганнар. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк, алар район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге район административ комиссиясе утырышында каралачак. Әлегә (27 апрельгә) район үзәгендә яшәүчеләргә йорт яны территориясен җыештырмаулары өчен өч беркетмә төзелгән.  
Райгаз, ЗАГС, район Советы һәм башкарма комитеты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ филиалы, күпчелек мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үз территорияләрен бик оператив һәм оешкан төстә чистартканнар, ә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт хезмәткәрләре үз тирәләрен чистартып кына калмыйча, интернат коймасын һәм чәчәк клумбаларын да буяганнар.
Белем бирү учреждениеләре тарафыннан шулай ук файдаланылган батарейкалар һәм макулатура җыю буенча экологик чаралар үткәрелә.
ТКХ МУП хезмәткәрләре күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән берлектә КФЙ территорияләрен чистарту буенча өмәләр үткәргәннәр.
Әлегә шәхси эшмәкәр Васянинның автозаправка станциясе (Яңа Чишмәдән чыгып Архангел Бистәсе юлына борылганда), элеккеге кирпеч заводы территорияләре җыештырылмаган, авыл хуҗалыгы оешмаларының мехмастерскойлары һәм ферма тирәләрен дә чистартырга һәм төзекләндерергә кирәк.
Төзекләндерү буенча район штабы җитәкчесе Ринат Фәсахов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә районга керү юлындагы күрсәткечләрне һәм аншлагларны буярга, һәйкәлләр территорияләрен төзекләндерергә, юл кырыйларын чистартырга һәм яшелләндерү эшенә керешергә кирәк.
Интернат-йорт хезмәткәрләре үз территориясен төзекләндергәннәр. Фото: Гүзәл Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев