Яңа Чишмә районында яшәүчеләр «Марафон зеленых дел» бөтенроссия акциясендә катнашканнар
5 июньдә Яңа Чишмә районында яшәүчеләр Әйләнә-тирә мохит һәм Эколог көннәренә багышланган «Марафон зеленых дел» бөтенроссия акциясендә катнашканнар.
«Марафон зеленых дел» экологиягә битараф булмаган барлык кешеләрне дә берләштергән.
Марафон кысаларында өмәләр үткәрелгән, авыл җирлекләрендә чишмәләр чистартылган, агачлар утыртылган, чүп-чар җыелган.
Мәктәп яны лагерьларында табигатькә сак карарга өйрәтүче экологик әңгәмәләр үткәрелгән. Балаларга табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннарны ни өчен яратырга һәм сакларга кирәк булуы аңлатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев