Яңа Чишмәдә «Иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары (ЯХИ) отряды» Республика конкурсының район этабы булып узган
Яңа Чишмә районында «2021/2022 уку елы йомгаклары буенча иң яхшы ЯХИ отряды һәм иң яхшы җитәкче» республика конкурсының район этабы булып үткән.
Конкурста 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалардан торган 10 команда һәм ЯХИ отрядларының җитәкчеләре катнашкан.
Җитәкчеләр отрядларның эше турында материалларны һәм әлеге отрядларның эшчәнлеген оештыру буенча документларны фотопрезентация рәвешендә эшләнгән мәгълүмати альбомда тәкъдим иткәннәр.
Конкурс комиссиясе карары буенча конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары итеп түбәндәгеләр танылган:
1 урында - Черемухово урта мәктәбенең «Светофорик» командасы һәм аларның җитәкчесе Наталья Александровна Павлухина;
2 урында - Чаллы Башы урта мәктәбенең «Светофор» отряды һәм аларның җитәкчесе Лидия Нәкыйп кызы Нуртдинова;
3 урында - Яңа Чишмә урта мәктәбенең «Светофор» отряды һәм җитәкчеләре Любовь Николаевна Суворова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев