Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Әткәйне эзләгәндә

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

– Мөхәммәтдин абый, туктат әле машинаңны. Шушы урамда яшәргә тиеш минем әти. Никтер күңелем үрсәләнә, йөрәк тә нидер сиздерә.

Җәмиләнең үтенечен тыңлап, «Москвич»ын акрынайта төште юлдашы. Уңайлырак урын карап, юл читенәрәк машинасын урнаштырды. Юлдан 50 метр тирәсе эчтәрәк йортлар тезелеп киткән. Барысы да акшарланган. Һәр тәрәзә төбендә кып-кызыл яраннар чәчәк атып утыра. Яхшылап карасаң ак, алсу төстәгеләре дә бар икән. Әмма акшарлы дивары, зәңгәр кәрнизле тәрәздә җете кызыл яраннар ныграк балкый. Берничә йортның капка төбендәге эскәмиядә ир-атлар гәпләшә. Сәгать тә кичкә авышып килә шул. Көне буена кемдә нинди яңалык бар, илдә ниләр бара, шуны уртаклашалар, мөгаен.

– Син, Җәмилә, машинада гына утырып тор. Кая фотосурәтеңне бир, мин башта бабайлар янына барып, үзем сораштырып килим. Дөнья хәлен белеп булмый, ул еллардан соң кеше тормышыннан ни генә үтмәгәндер, – дип сөйләнә-сөйләнә, Мөхәммәтдин чалбар балагына кунган авыл тузанын какты.

Җәмиләнең йөзләре агарып килде, күз читләре тартышып, куллары калтырады. Дулкынланудан кибеп, бер-берсенә ябышкан иреннәрен чак аерып:

– Мөхәммәтдин абый... – дип, бер – кулындагы фотосурәткә, бер – яшел эскәмияле капка төбендә ялгызы утырган кечкенә ак сакаллы ир-атка, бер – юлдашының күзенә карады.

 – Әнә бит, әнә бит минем әти, – дип, шул капка төбенә ыргылды.

Аллаһ үзе юлны ачкан диярсең, мондый туры килү киноларда гына була торгандыр. 50 яшенә җитеп килүче хатын, абына-сөртенә, беренче тапкыр әтисен күрергә йөгерде.

– Әти, синме бу, әти, – диде, яшь тулы күзләрен чак ачып. Ак сакаллы бабай эскәмиясендә ни утырып калырга, ни торып басарга белмәде. Кулыннан таягы төшеп китте. Урамда муллыктан сыгылып төшкән йөзем куаклары, тагын әллә нинди матурлыклар да күзгә күренмәде гомер буе эзләгәнне тапкан бәхетле мизгелдә.

– Балам, синме бу? Ничек таптың? Кайлардан килеп чыгасы иттең? Бу арада күңелем нидер сизенгән иде шул. Шушы яшемә кадәр үлмәенчә сине генә көтеп яшәдем, балакаем. Әтиең көтә алмады шул, соңгы вакытта саулыгы тагын да начарланган иде. Сагыну да сынагандыр инде үзен.

Хатынның каршысында фотодан гына күреп белгән әтисе Аймуратка су тамчысыдай охшаган бабасы Байбулат басып тора иде.

– Ничек, гомеремдә бер тапкыр да әтине күрә алмый калдыммыни? Ничә еллар буе тырыштым-тырмаштым бит мин әтине күрер өчен һәм менә килдем... ә ул юк. Их син, язмыш, бер тапкыр булса да: «Мин синең кызың, мин сине нинди булса да яраттым», – дия сем килгән иде...

...Ташкенттан Җомабикәләр кайткан. Иренең туганнары Аймурат белән Байнар өйләнергә кыз эзлиләр икән. Татар кызларын үз итәләр. Авылныкылар тыйнак, сабыр, чибәрлекләре белән яраттыра беләләр дә инде алар. Берсенә югары оч Мәликәне димләгәннәр, ди. Кыз да китәргә ризалыгын биргән. Ишле гаиләдә үскән Мәликә, беребез булса да урнаша торыйк, дигәндер инде. Егетнең икесе дә ошатканнар кызны ошатуын. Ике кичкә генә кайткан кунак егетләренең берсенең дә кыз белән капка төбендә йолдыз санарга вакыты булмаган. 50нче елларда авыл яшьләре кичке уеннарга тау итәкләренә чыгып, җырлап-биеп күңел ачкан. Кунак егетләре дә, кичке уеннан соң икенче көнне үк кызны алып, туган якларына кайтып киткән. Аймурат төскә-биткә әллә ни күзгә бәрелә торган түгел, өстәвенә уң як битендә кызамыктан калган җөйләре дә бар.

 Мәликә үзе тәгаен генә кайсысына кияүгә барасын белмәсә дә, ул якларда авылдашлары да яшәгәч, күреп булса да кайтырмын, дип иярә. Мәликәне бик ошатып, яратып кабул итә егетләрнең әти-әниләре. Һәм Аймурат белән икесенә никах укуны да озакка сузмыйлар. Шулай итеп, яңа, яшь гаилә төзелә. Әмма Мәликәнең егеткә күңеле ятмый. Яшьлек ялгышымы, авыл баласының күндәмлегеме – яратмаса да, никахта риза түгеллеген әйтә алмаган. Әмма ире бик яратып, хөрмәтләп яши аны. Балабыз булгач, бәлки мәхәббәте артыр, дип уйлый Аймурат. Бер елдан соң кызлары Җәмилә туа. Тормыш көйле, җитешле барса да, яратмаган ир белән яшәү ошамый Мәликәгә, кызын алып туган якларына кайтып килергә уйлый. Кунакка гына дисә дә, уенда бу якларга башка килмәскә ният кылып кайта. Туган йортына кайтып төшү белән, иренә телеграмма суга. «Бала юлда үлде. Мин киредән сезгә кайтмыйм, кайтып йөрмәгез». Аймурат хатынның үзен яратып яшәмәвен аңлый, шуңа микән, бу хәбәрне алгач та, Мәликә артыннан кайтмый.

Мәликә, ике яшьлек кызын әти-әнисе йортында калдырып, Пермь якларына кияүгә чыгып китә. Ташкент белән элемтә өзелә. Нәни кызчыкны җил-яңгыр тидерми, какмый-сукмый үстерәләр. Әмма авыл җирендә иркәләнеп кенә утырырга җай юк. Каз-үрдәк саклыйсы, чишмәдән көянтә-чиләк белән су ташыйсы, кырга борчак, печән әйләндерергә йөрисе. Ул елларда, син – олы, мин – кече, дигән нәрсә юк. Кем, ничек булдыра ала, кырдамы, йорттамы – барысын да эшлисе. Алты-җиде яшьләр тулганда, иптәш кызларының әтиле үсүен күреп, кыз әби-бабасыннан әти сорый башлый. Әти диясе, әтинең көчле кулларын җитәкләп, урамнан узасы килә. Их, кайда икән минем әти? Кем икән ул? Ник мин әти-әни белән яшәмим икән? Кунакка кайткач үзләреннән сорармын әле, дип уйлый нәни кызчык. Озак та үтми, Җәмилә беренче сыйныфка барасы елның июнендә Сабан туена кайтып төшә аның әнисе. Кыз уйлавынча әти булырга тиешле кеше бер дә ошап бетми балага. Башкаларның әтиләре кебек, ул аны күргәч, никтер шатланмады да. Ничә еллар күрешми торгач сагынгандыр, дип уйлаган иде. Сагынулы күрешүдән соң ул аны кулларына алып күкләргә чөяр, кыз аңа җавап итеп, чырык-чырык көләрмен, дип, күз алдына китерде. Ә бу әнә ничек, кайтып керүгә чәй өстәле артына да утыртмадылар. Хатын-кызлар өйдә мәш килгәндә, бабасы белән сарай артындагы каен бүкәненә утырганнар да аракы эчәләр. Ул шешәдәге сыеклыкның начар әйбер икәнен белсә дә, кызның әти дигән кеше янына ныграк елышасы килде. Күп әтиләр шулай: аракы эчәләр. Аракы эчү генә әтинең дәрәҗәсен төшерми бит әле ул. Никтер менә бабайдан гына оялта. Аннан соң бер дә әйтелмәгән сүз бит. Бәхеткә, бабай ипи алырга өйгә кереп китте. Тәвәккәлләп карарга булды кыз. Ничек әйтергә икән? Ярый ла, әти, дигәч, тегесе яратса, бик кырыс күренә бит. Ә алай әйтүне ошатмаса? Сагындыңмы мине, мин сине бик сагындым, дияр. Озак уйларга вакыт юк, бабай чыкканчы өлгерергә кирәк.

 – Әти, – диде җиде яшьлек кыз, ирнең күзләренә җылы сүз көткән өметле карашлары белән.

Сагыну яше белән тулган күзләрне керфекләре каплады. Гүя ап-аяз көнне каяндыр яшен камчысы килеп сукты. Ир, кызчыкның ап-ак нечкә беләгеннән тотып алды да:

 – Мин синең әтиең түгел, миңа башка бу сүзне әйтәсе булма, – дип, озын бармакларын уйнатты.

Әле ярый бабай килеп чыкты. Ир, берни булмагандай, сүзне бакча эшләренә күчерде. Җәмилә үзен гаепле сизде. Әмма гаҗәпләнде ул бу сүзләргә. Ничек, ни өчен әтисе аңа шулай каты бәрелде. Кызның гаебе нидә? Ә бәлки... юк-юк, булуы мөмкин түгел. Әнисе янында икән, димәк, ул аның әтисе. Әллә әнидән сорап карарга микән? Бәлки ул әйтер. Анысы да теге абзый кебек, ул синең әтиең түгел, дисә. Якты хыяллары тагын чәлпәрәмә киләчәк бит. Ә болай әле ул кырыс булса да, билгесезлектә калдырса да, кайдадыр әтисе барлыгын белеп яши. Бу вакыйганы күңеленә салып куйды да беркемгә дә әйтмәде кыз.

Үсмер чак җитте. Җәмиләне район үзәгенә милициягә чакыру кәгазе килде. Ундүрт яшьлек үсмер кыз ни дияргә дә белмәде хат ташучы чакыру кәгазен китергәч. Язуда күрсәтелгән көнне – 17 августта бабасы Әхмәдиша Галимә әбисе белән икесен ат арбасына утыртып олы юлга чыгарды.

Тырык-тырык, тырык-тырык... ат тәгәрмәче үзенә бер моңлы көй чыгарып бара. Ә Җәмилә үз уйларында. Борчылмый да, шатланмый да, ул – билгесезлектә. Ни өчен чакыралар икән аны милициягә? Андый җиргә, гадәттә, ярамаган эш кылган кешеләрне генә чакыралар кебек. Әнә авылның урта урамдагы Хәйне гел алып китеп торалар. Йә исергән диләр, йә фермадан он урлаган, диләр. Әле беркөн хатыны Мәрьям апаны кыйнаганга алып киткәннәр. Болай да ябык кына ул апаның кай җиренә сугып буладыр инде? Өч көнсез дә кайтармыйлар икән, диеп сөйләштеләр. Мине нигә чакырырга мөмкиннәр, диеп, юл буе уйда барды кыз.

 Олы, таш юлга килеп җиткәч тә Әхмәдиша, карчыгына карап:

– Ни язса да хәерле булсын, без күрәсен кеше күрмәс, – диде.

Әллә бабай да нидер белеп, әйтмичә яшереп йөри микән? Мизгел эчендә ми күзәнәкләре аша йөгереп узган уйлардан башы әйләнеп китте Җәмиләнең. Арба читенә тотынып кына калды. Аягындагы кызыл эчле, очлы башлы галошына карап кына күңеле күтәрелеп китте. Ул аларны кунакка барганда һәм чишмәгә суга барганда гына кия. Инештән ташыганда кайчакта яланаяк та чаптыра, кайчакта ертыгы да ярап куя. Аны кидең ни дә, кимәдең ни. Барыбер ер тык урыныннан су агып керә. Ә чишмә сукмагы – изге юл. Әбисе шулай өйрәтә.

Бабай, атны куалап, авылга таба борылды. Җәмилә, әбисе белән, юл чатында машина көтә. Тимер ат кайчан килер – билгесез. Олы юл булса да, халыкта ул елларда хәзерге кебек җиңел машиналар юк. Ярты сәгатьләп чамасы көткәч, күрше авыл ягыннан ягулык ташый торган бензовоз машинасы күренде.

– Кешесе булмаса ярар иде, – дип куйды әбисе.

Бәхеткә, машина йөртүче Гыйльметдин абый үзе генә булып чыкты. Бер сәгать узар-узмас килеп җитте алар район үзәгенә. Кая баруларын әйткәч, эзләп җәфаланмасыннар, дидеме, зур итеп, милиция, дип язып куелган бина каршына ук китереп куйды.

 – Рәхим итегез, – диде мөлаем гына ханым.

Ишек төбендәге кырыс йөзле дежур абзыйлардан соң бу бүлмәдәге хатын-кызны күргәч, Җәмиләнең күңеленә җылы йөгерде.

 – Сине эзлиләрме инде ул, матур кыз, – диде, ягымлы елмаеп.

– Белмим, нигә кемнәр эзли, – диде кыз, куркуыннан пышылдап.

– Ташкенттан әтиең эзли үзеңне.

– Әтием! Нинди әти? Ник анда? Ташкент кайда ул? Безнең ул якта бер туганыбыз да юк бит.

 – Әйе, менә Ташкенттан хат-хәбәр җибәргәннәр. 1960 елның 17 маенда туган Байбулатова Җәмилә Аймуратовна исемле кыз яшиме сезнең районда дип кызыксыналар.

 – Байбулатова?

 – Әйе.

 – Җәмилә?

 – Әйе.

 – Аймуратовна... Мине әтием эзли?

Җәмиләнең таныклыгына шулай язылган шул. Ә ник ул Ташкентта? Ә теге вакытта әнисе белән кайткан абыйның исеме ничек иде микән? Ачулануыннан куркып, исемен дә сорарга онытылган. Йөзенә сөт аклыгы чыккан Җәмилә ни дияргә дә белмәде.

 Менә ни өчен чакырганнар икән аларны милициягә. Бу бүлмәдә әбисенә дә артык сораулар бирүнең урынсыз икәнлеген аңлады кыз. Байбулатов Аймуратның адресын кулларына тотып, милициянең авыр ишеген ябып чыгуга, кыз әбисенең күзләренә тутырып карады.

 – Әби... – диде.

Галимә апа бу сорауны күптән, бик күптән көтеп яшәде оныгыннан.

 Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев