Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Фирдәвес Зариф: «Кичер мине!» (Повесть)

-

– Ә минеке – Салихҗан.
– Салихҗан... Яшь чакта шундый дус тым бар иде минем, кызганыч, сугышта һәлак булды. Бик акыллы, төпле егет иде. Йә, ярый, саусәламәт бул, Салихҗан энем. Миңа өйгә кузгалырга вакыт. Карчык борчыла торгандыр.
– Миңа да китәргә вакыт инде, Харис ага.
Троллейбус тукталышына кадәр бергә килделәр. Тукталышта Харис ага белән саубуллашып, шәһәр үзәгенә таба җәяү атлады ул.
Сәгатенә күз салды: беренче унбиш минут, очрашуга әле өч сәгатькә якын вакыт бар
икән. Шуңа юл уңаенда берничә кибеткә кереп чыкты ул, кафега сугылып, капкалап та
алды. Шәһәр үзәгенә җиткәч, Бауман урамы буенча акрын гына йөреп килде. Игътибарын чәчәк кибете генә җәлеп итте аның. Ишекне ачып керүгә, чәчәк сатучы мөлаем ханым аңа ягымлы елмаеп сүз кушты:
– Чәчәк алырга телисезме әллә, матурым?
Күңелгә иң ятышлысын, кызларның күз явын алырлыкларын сайлап бирә алам. Йәгез, кыюрак булыгыз, нинди төр чәчәк кирәк: лилияләрме, кашкарыйлармы, хризантемалармы?
Ә бәлки, розалардыр?
– Миңа розалар бирсәгез иде.
– Рәхим итегез. Бездә ак төстәгеләре дә бар аларның, бәлки, аралаштырыргадыр?
– Үзегез дә яратып кабул итәрдәй букет булса иде.
– Безгә хәзер ниндие дә ярый инде аның, тик бүләк итүче генә юк.
– Алайса, үз кызыгыз кулында күрергә теләгән букет булсын.
– Хәйләкәр һәм матур әйттегез. Ярый, сезнең өчен чәчәкләрнең нәкъ шундыйларын
сайлармын. Зур бутонлы, әмма тулысынча ачылып җитмәгәннәрен. Шулай серлерәк булыр, әгәр беренче генә очрашуыгыз икән, бигрәк тә шундыйлар кулай. Хәзер матур тышлыкка урнаштырабыз да. Менә булды да. Рәхим итегез!
– Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!
Сау-сәламәт булыгыз.
– Сау булыгыз. Уңышлар телим, матурым!
– Сатучы ханым аны елмаеп озатып калды.
IV
О чрашуга тулы бер сәгать вакыт калды. Шулай да тегендә-монда барып йөрмәскә, бакчадагы эскәмиягә утырып, сабыр гына көтәргә булды ул. Каникул вакыты, шуңа бакчада имтиханга әзерләнгән университет студентлары күренми, бакча аша тик ара-тирә генә кешеләр үтеп киткәли иде.
Ниһаять, бүген ул аны күрәчәк. Ничегрәк булыр икән очрашулары, ошатырмы Салихҗанны Гөлфия? Әллә, мондыйларны гына күргән бар, дип, борын чөереп китеп барырмы. Хатлары буенча бер дә андый кызга охшамаган анысы. Әмма хат – хат инде ул, аның буенча кешенең нәрсә уйлаганын, күңелендә нәрсә ятканын белеп булмый. Аннары Гөлфия – шәһәр кызы бит, әнисе тәрбиясендә генә үскән бердәнбер бала. Хатта язуы буенча, әтисе, Гөлфиягә биш яшь тулганда, автомобиль фаҗигасенә эләгеп һәлак булган. Ни әйтсәң дә, балага әнинеке генә түгел, әти тәрбиясе дә кирәк шул, хис белән түгел, акыл белән яраткан кырыс тәрбия. Хис белән акылга нигезләнгән – ата- анадан тигез бирелгән тәрбия генә тиеш ле нәтиҗә бирә, диләр. Саклый алдымы икән әнисе шул тигезлекне, әллә Гөлфия артык иркә, нәзберек, үз-үзен генә яратучы кыз булып үстеме?! Хәер, баласын кечкенәдән эшкә өйрәтеп, тиеш вакытта кырыслык та күрсәтә белгән аналар да бар анысы.
Аларның күршеләрендә генә шундый апа торды, тик кызы гына гомерле булмады. Бергә уйнап үскән иде алар, яшь аермасы ике генә яшь булса да, абый белән сеңел кебек иделәр.
Кызын югалту кайгысыннан ана, йорт-җирен сатып, туган якларына – Татарстанга кайтып китте. Исәндерме хәзер ул апа – анысы Салихҗанга мәгълүм түгел. Бу югалтуны Салихҗан да бик авыр кичерде, хәтта кеше-кара күрмәгәндә елады да. Унҗиде яшь иде аңа ул вакытта, ә кызга – унбиш.
Әйе, әйе, ул кызның да исеме Гөлфия иде бит, ничек туры килгән диген. Гомерле булсын, әнисенә таяныч булсын иде бу Гөлфия.
Ана өчен бала – бәгырь кисәге бит, карап торганы, өмете-куанычы.
Моңсу хатирәләрдән арынырга теләп, Салихҗан тукталышка таба кузгалды. Гөлфияне тукталыштан ук каршы алыр га иде исәбе.
Шунда аның күзе, һәйкәл артыннан чыгып, аллеяга кереп килүче сылу кызга төште. «Гөлфия... – Салихҗан йөрәгенең дөп-дөп тибүен тойды. – Фотосурәттәге кебек, әмма тагын да чибәррәк күренә. Кабарынкы куе чәчләре иңнәренә таралып төшкән. Алар чем-кара төстә, кояш нурларында ялык-йолык итеп тора. Мондый шомырт-кара чәчләрне Салихҗанның күргәне юк иде әле. Йөзе каратут, күзләре зур, кашлары карлыгач канатыдай кыйгач, һинд кызларыныкыдай, ике каш арасында миңе дә бар. Бит урталары азрак батып, нәни чокырчыклар хасил итә. Уймактай кечкенә авызын күбәләк канатыдай нәфис иреннәр каймалаган. Ирен читләрендә – көлемсерәү чалымнары. Иң гаҗәбе шул: керфеген, кашын каралтмаган, иреннәрен буямаган. Хәер, ул иреннәр болай да буялган кебек алсу, сусыл...»
Алар бер-берсенә бер-ике адым кала туктап калды.
 – Гөлфия! Менә син нинди икән... – Сокланудан, Салихҗан бу сүзләрне ычкындыруын
үзе дә сизми калды.
– Салихҗан... Син бит, әйеме?!
– Әйе, мин, Гөлфия. Хатлар аша гына таныш егет. – Аннары үзен кулга алырга ашыкты: – Гафу ит, зинһар, сине күргәч, бөтенләй
зиһенем чуалды. Бу чәчәкләр танышу билгесе булсын.
– Ай, нинди матур чәчәкләр, искиткеч...
Миңа беркемнең дә мондый чәчәкләрне
бүләк иткәне булмады. – Гөлфия, үрелеп, Салихҗанның бит очыннан үбеп алды. – Гафу ит инде. Шатлыгымнан үзем дә сизми калдым. – Кыз, кызарып, керфекләрен түбән төшерде.
Алар, янәшә, эскәмиягә таба атлады.
– Ә мин ай буе бары сине генә уйлап йөрдем, Гөлфия!
– Мин дә. Хәтта әни дә сизенде: «Ашаудан, йокыдан калдың, кызым, әллә гашыйк
булдыңмы?» – ди.
– Ә син ничек җавап бирдең?
– Баштарак ни әйтергә дә белмәдем. «Авырып торам, дисәм, борчылыр инде. Нишләргә
икән?» – дип баш ваттым. Ахыр да: «Әстерханнан хат алышкан егет Казанга килгән. Инде айдан артык биредә эшләп йөри», – дип танырга мәҗбүр булдым. «Имәндә икән чикләвек, бичаракайларым, шул тиклем ничек күрешми түздегез?!.» –дип көлде дә башка дәшмәде.
– Минем хәлне дә туганнарым сизенде. Синеке кебек халәттә калдым үзем дә.
Алар, эскәмиягә утырып, беркавым тынып калдылар. Бары яфракларның талгын
җилдә шыбырдашуы, ниндидер кошчыкның «чут-чут» килүе генә ишетелеп торды. Егетнең күрешкәч әйтермен дип алдан уйлап куйган матур сүзләре зиһененнән мизгел эчендә очып чыкты. Кыз да эндәшергә кыймады.
«Егетме син, әллә дегетме! – дип сүкте үзен эчтән Салихҗан. – Йә, нәрсә, телеңне йоттыңмы?» Ниһаять, тәвәккәлләде:
– Мин сине бик күптәннән беләм кебек, Гөлфия. Бары озак күрешми торганбыз да
яңадан очрашканбыз төсле.
– Әллә төшләреңә кереп йөдәттемме?  – Кыз, рәхәтләнеп, бөтен барлыгы белән көлде. Гаҗәеп ягымлы иде аның тавышы, әтисенең туган авылындагы тау асты чишмәсе челтерәвен хәтерләтте.
– Бер дә күргәнем булмагач, кермәдең шул.
 – И-и, ә минем төшләреңә бик тә керәсем
килгән иде. Башкаларны уйлап йөргәнсеңдер әле! – Кыз, иреннәрен бөрештереп, үпкәләгән итте, аннары, бөтен йөзе белән балкып, ихластан көлде.
– Ю-ук, Гөлфия. Ятсам, торсам, кайтсам, китсәм, син генә уйларымда булдың.
– Шулай дигән бул инде. – Аннары, җитдиләнеп, өстәп куйды: – Миңа да сине күптәннән беләм кебек тоела. Әйтерсең лә бергә уйнап үскәнбез. Шундый якын, ягымлы дустым шикелле. – Ул, керфекләрен күтәреп, Салихҗанга карады, карашлары очрашкач, дерт итеп китте, колак очларына кадәр кызарды.
Салихҗан, батырчылык итеп, кызның кулын учларына алды, күзләренә тутырып карады. Гөлфиянең күзләрендә шатлык яшьләре җемелди иде. Салихҗан, якынаеп, кызның керфек очларыннан үпте, чәчләреннән сыйпады.
Икенче мизгелдә иреннәр бер-берсе белән кушылды. Сөю кебек татлы иде ул иреннәр...
– Как вам не стыдно, молодые люди?! – Узып баручы әби аларга шулай дәште. Гөлфия белән Салихҗан, корт чаккандай сикереп торып, бакчадан чыгып йөгерүләрен сизми дә калдылар. Тик бакчадан чыккач кына, сулулары кабып, туктап калдылар.
– Уңайсыз хәлгә куюым өчен, зинһар, гафу ит, Гөлфия!
– Миңа бик оят булды, Салихҗан. Үземне музейга куелган тере экспонат итеп тойдым. Мин сиңа рәнҗемим. Без икебез дә ни эшләвебезне белештермәдек бит. Хәерлегә
булсын, башымны югалта яздым.
– Ышанырсыңмы, юкмы, мин сиңа бер күрүдә гашыйк булдым, Гөлфия!
Кыз, килешеп, баш селекте. Карашы чиксез ягымлы иде аның бу минутларда.
– Бәлки, кинога керербез, Гөлфия?
– Икенче юлы, Салихҗан, яме. Миңа әни эштән кайтканчы өйдә булырга кирәк.
– Алайса, озатып куярга мөмкинме?
Кыз, ризалык белдереп, керфек какты.
Гөлфия Свердлов урамындагы биш катлы йортта яши икән. Ишегалдына кермичә,
кыз, саубуллашырга дип, кулын сузды, аннары, исенә төшереп, сумкасына үрелде:
– Мин сиңа телефон номерын язып бирәм, дүшәмбе көн, мөмкинлегең булса, көндез
шалтыратырсың.
Салихҗан аны карашы белән озатып калды.
* * *
Дүшәмбе көн төшке аш вакытында, мастер бүлмәсенә кереп, Гөлфиягә шалтыратты Салихҗан. Ул килеп керүгә, мастер Петр Михайлович, начальникка йомышым бар, дип, бүлмәдән чыгып ук китте. Әнисе эштә, күрәсең, трубканы Гөлфия алды:
– Әйе, тыңлыйм.
– Хәерле көн, Гөлфия!
– Салихҗан, син... Мин бүген шалтыратырсың дип уйламаган да идем инде. Беркөн әллә ничегрәк килеп чыкты, ачуланма, зинһар!
– Анда синең бер гаебең дә юк, Гөлфия.
Киресенчә, мин үземне әрсезрәк тоттым бугай. Зинһар, рәнҗемә! – Бер мизгелгә тынып калдылар. Салихҗан сүзен дәвам итте: – Бик сагындым мин сине, Гөлфия. Бер ел күрмәгән кебек.
– Мин дә сине юксындым, Салихҗан. Үпкәләгәнсеңдер дип борчылдым да.
– Яраткан кеше үпкәләп тора димени, Гөлфиякәй!
– Шулай дигән бул инде. – Гөлфия, чытыкланып, рәхәтләнеп көлде. – Хәлләрең ничек, эшләрең барамы? Илһам килдеме үзеңә?
– Аллаһка шөкер, сине күргәч, иртәдән үк эшләрем гөрләп бара.
– Рәхмәт инде, Салихҗан. Иртәгә менә мин дә университетка эшкә барам. Стройотрядка язылмаган кешеләрне ремонт ясашырга чакырганнар иде. Әниемнең йөрәге авыртып торганга, быел Әстерханга помидор җыярга бармый калдым.
 – Сау-сәламәт була күрсен инде әниең,
Гөлфия! Бик борчылма, Аллаһ кушып, рәтләнеп китәр әле.
– Шулай була күрсен инде, Салихҗан. Аннан да якын кешем юк бит минем.
– Бу шимбәдә нишлисең, Гөлфия? Бәлки очрашырбыз?
– Ярый, Салихҗан. Сәгать ничәләрдә?
Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев