Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Бу төн бигрәк караңгы инде... Әйтерсең җиһан, күктә йолдызларын кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер иде. Кайчагында «төн кояшы» бер иптәш кебек була. Тик төпсез «Тоба»ны анысы да яктыртып кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә дөньяга чыраен сытып, болытлар арасына чума. Җитте, кайтырга кирәк! Әйберләр җыелган, төенчекләр төйнәлгән, саубуллаш та кит, хатын. Җитте... Кайчандыр ташып-ургып торган көч-дәрт сүнә башлады. Ул хәзер элеккеге батыр Зәмзәмия түгел, ул хәзер нечкә күңелле, йомшак холыклы Зәмзәмиягә әйләнеп бара. Моны бүреләр дә сизде бугай: өченче көн, чокырга төшеп, сарыкларны куалап киткәннәр. Иртән торса – ботак-санаклардан гына әтмәлләгән сарай ишеге ауган. Тимиләр иде бит әле, урмандаш хатынны үз тиңнәре күреп, читтә генә йөриләр иде. Артларыннан эзләп урманга чыкса, ни күрсен Зәмзәмия: иң аулак аланда өч бөртек сарык үлән чемченә, ә кырыйда аларны көтүче-бүреләр сагалый. Дүртесен буып ашаганнар, тамак тук, корсакка бүтән сыймый, ә боларны, тагын карын ачса ипләп кенә бугазларбыз, дип калдырганнар, күрәсең. Бүре затыннан акыл белән хәйләне бурычка сорарсың!

Угрыларны йодрыгын селки-селки орышты ул. «Оятсызлар, – диде, – кеше йортына кереп урлашмасагыз, азык тапмас идегезме? Мылтыктан гөпелдәтсәм, белерсез кемгә зыян салганыгызны! Ни гомер аяк астымда чуалдыгыз, мин берәр вакыт сезне рәнҗеттемме соң, йә? Урманның күңеле иркен, моңарчы сез дә, мин дә сыя идек бит!»

Бүреләр ырылдамады, гаепләрен таныган сыман, койрыкларын кысып, куак эченә шылды. Өч мәхлукны көч-хәл белән чокырга куып төшерде хатын. Ирек тансыклаганнар, кире аланга таймакчылар. Бүре авызына эләгәбез димиләр, аңгыралар. Әзрәк юаныч булыр дип дүрт ел элек әнисеннән ике бәрән күтәреп кайткан иде, әнә ничек үрчеделәр, хәтта бүреләргә дә өлеш тиде. Хак, киек-җанвар аның йомшаруын сизә, сизә... Чебеш бастырсаң – хет итәгеңә салып үстер, канат төртмәс борын күселәр чәлдерә. Яз айларында кызыгып түтәлгә кабак орлыклары төртте, бүрттеләр генә, рәхәтләнде шуларны карга чүпләп! Җанварына да, кош-кортына да үпкәсе юк анысы. Болай гына, аптыраганнан гына сөйләнә.

 Тормыш кайнаган җирдә көрәш тә кайный инде ул, Зәмзәмия туган. Әллә хәтере саекканмы, ул бит үзе дә яшәр өчен җан тырмашты. Бүреләрдән, каргалардан кай җире ким иде? Тик йөрәгем генә тибүдән туктамасын, тик сулышым гына өзелмәсен дия- дия, тәмуг утларында да янарга риза иде лә. И Аллам, һәркемгә дә кадерле микәнни соң бу яшәү! Кадерле бугай, кадерле... Югыйсә Зәмзәмия, җан саклар өчен, «Тоба»га төшеп утырыр идеме? Дөрес, ул, монда өч көннән дә артык посып ятмам, Зәки коткаргач чыгармын, дигән иде. Чыга алмады, шунда сукыр тычканга әверелеп, ярты гомерен уздырды. Сөйләсәң – адәм ышанмас, валлаһи! Хәер, хатын сөйләргә дә җыенмый әле. Әнисеннән гайре аның сүз алышырлык кешесе дә юк. «Чокыр» аны мәңгегә ялгыз итте. Баксаң, аның «өстәгеләр» белән уртаклыгы да калмаган икән. Һәм моңа ул гаепл е дә түгел. «Тоба»да озак, бик озак «казынасын» аңлагач, «кыр тычкан»ы үҗәтләнеп үз дөньясын төзеде бит. Ә анда бәндәләр буйсынган законнар белән бәндәләр үтәгән гадәтләрне кулланырга ярамый иде. Монда колак ишетә, күз күрә, баш уйлый, ә тел дәшми, чөнки сүз артык әйбер иде. Әгәр гап-гади тормышыңны табигать кушкан таләпләр буенча кормасаң, син – куян, сине куак төбе саен, күзен елтыратып, явыз бүре сагалый иде. Әллә Зәмзәмия тәмуг-мәхшәрне үзе теләп сайладымы?! Ул да бүтәннәр кебек уйнап-көлеп иректә яшәр иде. Чү, нишлисең син, ахмак хатын? Нигә эчеңне елатасың? Каян килгән сыкрану да, каян килгән зар бу, йә? «Чокыр» төбендә дә син бәхетсез бәхетле идең бит. Зәки атлы егетне уйлап кояш байый да, Зәки атлы егетне уйлап таң ата иде. Әй юксына идең син аны, әй сагына идең, күзеңне йомсаң – алдыңа ул килеп баса иде. Хыялыңда гына шулай идеме, әллә могҗиза туа идеме, салкын, дымлы «Чокыр»да туңып-дерелдәп утырганда, өстән кайнар дулкын агыла да бозланган гәүдәңне җылыта, һәм бу дулкын Зәки сулышы булып тоела иде. Менә килер, менә җәһәннәм оясыннан тартып алыр кебек иде егет...

Көтеп-көтеп тә килмәгәч, мескенкәем Зәмзәмия, үзең... Тагын рәнҗүең кузгала бугай.  Караңгы төннең бер начар ягы бар: күңелгә гел ямьсез уйлар куа ул. Бервакыт «Чокыр»дагы кәкре талга ябалак ияләште. Кинәнгән иде шуңа хатын. Тышка чыксаң – каршыңда ике күз – ике ут яна... Йә тычканнар тоттырмагандыр, йә дымлы һаваны яратмагандыр, атна-ун көннән ябалак югалды. «Тоба»да беркем дә, бернәрсә дә аның ялгызлыгын бүлешә алмый, ул моны өмет итәргә дә тиеш түгел иде. Тора-бара ялгызлыкның бердәнбер юлдаш икәненә төшенде төшенүен, әмма соңарып кына, күпме айлар, күпме еллар газапл ангач кына төшенде. Әгәр язмышында шундый хәл буласын алдан ук чамаласа, кулына мылтык алыр иде микән? Әйе, ике дә уйламыйча басар иде. Кылган эшенә үкенми Зәмзәмия. Аның ялгышы фаҗига түгел, кул дөрес юнәлткән, мылтык төз аткан. Канлы гауганың дәвамы булган ул. Ә гауга ерактан, бик ерактан башланды.

 ...Беркөнне класс җитәкчесе Фәйзия аларны – өлкән класс укучыларын сафка тезеп бастырды да мәчеткә таба алып китте. «Изге йорт» капкасына ун-унбиш адым кала, саф тукталды. Зәмзәмия аңламады. Нигә укытучы монда алып килде соң әле? Колхоз рәисе Кызыл Гыйният берәүне дә мәчеткә якын китерми, картлар намаз укырга җыелса – кыйнап-куып тарата, шуңа күрә халык, аңардан өркеп, «Изге йорт»ка якын бармый иде.

Дәвамы бар

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев