Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы

Фәйзия апа иң алда торган Вагыйзга Ленин сурәтен тоттырмакчы иде, малай, кулын кесәсенә яшереп:

– Мин бу сакаллы картны белмим, – диде.

– Тавык мие эчкән нәстәкәй, ниткән сакаллы карт! – дип ысылдады укытучы. – Бөек юлбашчыбыз Ленин бу, Ленин! – Һәм бармагы белән Вагыйзның җирән башына чиертте. – Үтерә болар, мәктәптән кудырта болар! Тагын кайсыгыз мезелди анда! Син коткы саласың класска, Кәримова! Мулла атаң җырын җырлап син дөнья болгатасың!

Теле кычытса да, Зәмзәмия каршы дәшмәде. Мәчет янында әрләшергә ярамый иде... Кара син аны, кызга нинди яла яга Фәйзия укытучы, гөнаһысыннан да курыкмый.

– Балалар! Игътибар! – диде Фәйзия, тавышын көчәйтеп. – Сез беләсез, дин ул – искелек калдыгы, коммунизм төзүче яшь буын аның сөременнән агуланырга тиеш түгел. Хәзер Гыйният абыегыз мәчет манарасын кистерә, димәк, искелекнең ботагына балта чаба. Иртәгә чир йоктыручы шушы бина клуб булачак һәм без анда биеп-җырлап күңел ачачакбыз. Укучылар! Гыйният абыегыз манараны аударганда, әйдәгез, аңа көч биреп торабыз. «Без – ленинчылар, киләчәккә – яктылыкка атлыйбыз», – дип бердәм рәвештә кычкырабыз, яме?

Кызыл Гыйният Вагыйзның әтисе иде. Малай артына борылды һәм кызганыч итеп Зәмзәмиягә карады. Кыз, тыгызланып баскан классташларын терсәге белән як-якка этәрде дә, җил канатына ябышкандай, өенә очты. Укытучының: «Кәримова, тукта!» – дип кисәтүен колагына да элмәде. Әтисе ишегалдында аркан ишә иде.

– Әт... ти, – диде сулуы тынына капкан Зәмзәмия. – Әт... ти, Кыз... зыл Гый... Гыйният, нитә... кисә... аудара мәчет ман... манарасын!

Авыл халкы «сабыр, сабыр» дип мактаса да, кызу канлы булган икән Хәбир мулла. Мондый чакта түзмәсә дә гаеп түгел. Мөгаен, элеккеләр дә җыелгандыр. Бит Кызыл Гыйният көненә ун тапкыр «мәчетеңне иштерәм, үзеңне өтермәндә черетәм» дип бәйләнә иде. Төрмәләрдә черетмәс иде, билгеле, ул заманнар үткән иде инде. Ә менә мәчетләрне клубларга әйләндерү һәр түрәнең мактанычы иде. Җитмәсә, авыл мәчете – Хәбир муллага ата ядкяре.

Күзенә ак-кара күренмәгән Хәбир мулла келәттән мылтыгын күтәреп чыкты да, яшь егетләр сыман гайрәтләнеп, түбән очка йөгерде. Аның артыннан көчкә өлгерде Зәмзәмия. Яман хәбәр авылны тиз аякка бастырган: яше-карты мәчет тирәсенә җыелган иде. Карчык-корчык яулык очына яшь сыга, мәктәп балалары, көлә-шаяра: «Дин – әфьюн! Без – ленинчылар, ур-ра!» – дип кычкыра.

Биленә балта-пычкы кыстырган Кызыл Гыйният үрдәк сыман башын кыйшайтып манарага карый, мөгаен, менәргә җай эзли иде.

– Гыйният! – диде әтисе килә-килешкә үк. Аның тавышы тимер күк нык иде. – Мәчет сиңа калхуз кәнсәләре мәллә, нинди җыелыш ясыйсың монда? Хәзер үк үкчәңне ялтырат!

Кызыл Гыйният шаркылдап көлде. – Ха-ха! Мулла-мунтагай таяк тотып мәчетен коткарырга килеп ята.

 – Таяк түгел бу, алтатар! Синең башыңа җитәргә дә күп сорамас, – диде әтисе.

– Алтатар? Эченә тоз салып чыпчыкларга сиптерсәң генә, мактанчык мулла. Без синең таяктан шөлләмибез, тиребез калын. Манараңны аударганда җилкәң белән терәрсең, яме? Ха-ха!

Халык калтырап басып торды, берсе дә Хәбир муллага кушылып, мәчетне якламады. Барысы да «Кызыл»дан курка, Гыйният нәселе ирләре кансыз һәм мәрхәмәтсез иде.

Гыйният белән әтисе әрләшкән арада ике урыс мәчет диварына озын гына баскыч сөяп куйды.

– Пушли, – диде «Кызыл», лач иттереп җиргә төкерде. – Пушли вирых, малайлар! Ничу сузарга!

Ләкин нишләптер урыслар өскә менәргә ашыкмады, мылтыгын төзәгән Хәбир бер муллага, бер Гыйнияткә күз ташлап, бер урында таптанды.

Кызыл:

– Пушли, анагызны сатыйм, ахырдан көмешкәгә лыкынырсыз, – дисә дә, алар тыңламады. Гыйният сүгенә-сүгенә баскычтан менә башлагач, әтисе җан ачысы белән:

– Төш! Юкса атам! – диде.

 Гыйният манарага кунган кошл арны өркетеп шаркылдады:

– Ха-ха! Указыңны артыңа чәпә, мулла-мунтагай! Капут мәчетең! Иртәгә монда клуб ачабыз, биергә кил!

 Шунда мылтык тавышы колак пәрдәсен ертып күккә таралды да, ап-ак болытларны бергә укмаштырды...

 Гыйният, канатлары өтелгән кош кебек, түбәнгә мәтәлде. Хәбир мулла туп-туры «Кызыл»ның башына аткан иде. Халык өнсез-тынсыз калды. «Яшәсен Ленин!»ын кабатлаткан Фәйзия дә, акыра-акыра тамаклары карлыккан балалар да, авызларын ябарга онытып, җансыз гәүдәгә текәлде.

Вагыйзның: – Әт-и-и, – дип, илереп кычкыруы гына барысын да айнытты. Кемдер «аһ» диде, кемдер «вах» диде, кемдер шыпан-шыпан өенә теркелдәде. Бәласеннән баш-аяк.

 – Кичер, Ходаем, – диде Хәбир мулла, күккә карашын төбәп. Йөзе агарса да, ул тыныч иде. Гүя кеше хәтле кешегә атмаган, авылны тилмерткән явыз тилгәнне генә бәреп төшергән. Өйгә кайткач та ул, әле берни дә белмәгән хатынына ипләп кенә әйтте:

 – Бибинур, карчык, Моратхуҗада яман хәбәр бар. – Ишетмәдем, атасы. – Ишетмәсәң – шул: мин Гыйниятне дөмектердем.

Моннан ары, иншалла, изге мәчетебезгә кул тидермәсләр, авылда ике йөрәклеләр юктыр.

Әнисе башын учлап сәкегә ауды. – Әй, Хәбир, Хәбир! Нишләдең син, нишләдең, карале?! Безнең хакта уйлар идең әзрәк. Өтермәнгә тыгалар бит үзеңне, Ходаем, җелегеңне киптерәләр бит шпаналар анда синең.

– Елама, карчык. Эш узган хәзер. Яшеңне сөрт тә, ике-өч атнага җитәрлек ризык төйнә. Мин тавыш-гауга тынганчы беразга югалырмын. Алтатарны он тартмасына, китапларны чормага яшерегез. Мине сорасалар, белмибез, диегез. «Белмим»нең башы авыртмый.

 Кая ул «белмим» белән котылу! Әнисе иртә-кич кәнсәләр юлын иләде, районнан тикшерүче килә дә, Бибинурны чакыртып, сәгатьләр буе сорау алалар. Көн аралаш диярлек өйдә тентү-актару. Мәктәптә исә хәлләр тагын да мөшкелрәк. Фәйзия урман бете кебек Зәмзәмиягә кадалды. Дәрес алдыннан кызны такта янына чыгарып бастыра да:

– Син – җинаятьче Кәримов Хәбирнең кызы. Нигә милициягә әтиеңнең кемнәрдә икәнен әйтмисең? Әйтмә, ярар. Синең телеңне чиштермичә барыбер утыртмыйм, – ди.

Ничә пар күз Зәмзәмиягә текәлә. Оялмый кыз, телен йозакка бикләп, дәрес тәмамланганчы басып тора. Үкчәләр сызлый, билгеле. Ләкин үлсә дә әтисен сатмаячак ул. Дөрес, аның кайда качып ятуын белми кыз, белсә дә Фәйзия ишеләргә серен ачмас иде. Юкка гына зәһәренә буыла куштан укытучы апа. Хурлауларга да, аяк өсте дәрес уздыруларга да түзә Зәмзәмия, әмма икенче бер җәза аның йөзен кызарта.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев