Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Моны күреп әнисе дә уңайсызланды. – Әй Хәбир, Хәбир, саташасың инде, – диде. – Кешеләрне дә аермыйсың кана. Бу җегет Зәкиулла түгел бит.

Хәбир мулла баш чайкарга итенде. Тагын авызында аңлаешсыз сүзләр әвәләде. Вагыйз, юрган читен күтәреп, аның аягын капшады.

 – Боз, Зәмзәм... Аяклары суынган, – диде ул, кызның колагына пышылдап.

– Атаңа булыш, шушы сүзләрне кабатла. Аллаһтан башка иләһ юк, дөреслектә, үлемнең авырлыклары бар... Аллаһтан башка иләһ юк...

 Авыру «ык» дигән аваз чыгарды да бөтен йөзен балкытып елмайды. Һәм башын уңга кыегайтып тынсыз калды...

– Әти-и, ник үләсең, үлмә-ә! – диде Зәмзәмия. – Әти-и...

– Чү, Зәмзәмия, елама, сабыр ит. – Вагыйз, дога укып, мулланың күзләрен йомдырды. – Аллаһым, Хәбир абзыйның гөнаһларын ярлыка һәм аның дәрәҗәсен күтәр хидәят табучылар янында. Аның каберен киң кыл һәм анда нур бир...

 Әнисе, һуштан язып, идәнгә егылган иде. Аны, нашатырь иснәтеп, аңга китерделәр.

– Балалар, атагызга ясин чыкмаган, ясин, – дип бәргәләнде ул. – Ир-атка ир-ат уку кирәк ие, ярты төндә кемне табыйк, кайсы йортка керик?

– Үзем укыйм, – диде Вагыйз.

– Бая гына юындым, өстемдәге киемем ару. Урманда печән чапканда Хәбир абзый, «Тоба»га алып төшеп, әллә ничә тапкыр догалар ятлаттырды. Шуннан бирле, печәнлеккә качып, көн дә кабатлыйм мин аларны.

 Ана белән кыз авызларын ачкан килеш каттылар. Бу яңалык икесен дә тетрәндергән иде. Әнисе, ниһаять, айнып:

 – Изге бәндә икәнсең, улым, – диде.

Әтисен авыл белән күмделәр. Хәзер ул куркыныч зат түгел иде инде.

«Хәбир мулла кайда булган, ник кинәт кенә чирләгән?» – дигән сорау-табышмакка никадәр генә җавап эзләсәләр дә, файдасыз иде. Моны дүртәү белде һәм дүрт йозакка бикләде. Зәки, соңлап кына гаебен аңлагандай, мәетне күмүне үзе оештырып йөрде. Ирләр җыеп кабер казытты, гүр такталары ясатты. Арчага озатканда исә Зәмзәмиянең аягын кочаклап ялварды:

– Җен алмаштыргандыр мине ул кичтә, Зәмзәм. Йә шөрепләрем бушагандыр. Үз акылындагы кеше сөеклесенең гозерен аяк астына салып таптамый инде. Сук, тип миңа! Тик йөрәгеңнән генә сызып атма! Яратам мин сине, Зәмзәмем. Ташласаң - суга батып үләм! Телисеңме, үтергәнче кыйныйм Гыйният башкисәрләрен! Курыкмыйм мин алардан!

Кызның бозланып каткан күңеле йомшарды. Бер кадерле кешесен югалтты, ярты ятим ул хәзер. Әгәр Зәкине дә читкә тибәрсә, яшәүнең ни яме дә, ни тәме. Мәхәббәте хакына гафу итте, кичерде...

 Поезд кузгалганда: – Хат яз, онытма! – дип кул болгады.

 Атна-ун көннән әнисеннән хат килде. «Атаңны барысы да жәлли, иртә гүргә керде, диләр. Дымлы һава ярамады аның үпкәсенә, берни түгел. Тирләп-пешеп эшләгәндер дә...»

 Зәмзәмия шундый халәттә иде: әле һаман авылдашларына нәфрәте сүрелмәде. Сабантуй хәтле халык мәет өстенә җыелгач, ник: «Сез мәчетне дә, әтине дә якламадыгыз, сез – куркаклар!» – дип кычкырмады икән? Тавыш куптармады шул, Хәбир мулланың җаны югарыдан күзәтәдер сыман иде...

«...Кызым, Вагыйзны абыйлары кыйнаган. Кулын сындырганнар, башын ярганнар ди. Бүлнистә ята ди. Авызына валчык та ризык капмый ди. Атаңны күмешеп-җыештырып йөргән өчен кыйнаганнар, мөртәтләр. Тегесен сизсәләр, гүпчим үтерерләр ие. Ярый йоклыйлар ие ул төндә. Игезәкләрнең узынуына чама юк, кызым, авылны дер селкетәләр. Гыйнияттән дә уздырып сүгенәләр, көмешкә эчеп, исереп, очраган бер кешегә ябышалар. Закун үзләрендә, милисәгә эшкә урнашканнар...»

Авыл мәңге куркаклар ятьмәсендә чәбәләнер бугай. Бер аждаһаның башын кискәннәр иде, аның урынына икәү үсеп чыккан әнә. Берсе дә, кылыч айкап аларга каршы бармый. Алайса, Җирәнне тукмаганнар... Җирән бүлнистә, алайса...

 Нигәдер күңелдә кызгану хисе уянмады. Әтисенең үлеме бәгырьне катырган иде. Зәки дә хат арты хат юллады. «Урамда әниеңне очраттым. Бирнәңне хәстәрли башла, Бибинур апа, кызың кайту белән өйләнешәбез, дигәнием, әнкәң усал икән, дипломы - бирнәсе булыр, ди. Ха-ха-ха, Зәмзәмия! Синнән тастымал да өметләнми безнең йорт. Икешәр смена тракторда эшлим, басуларга тирес таратам, салам тарттырам, җир сөрәм, туйга капчык-капчык акча җыям. Күз нурыңны түгеп укыма лутчы, сабагыңны өз дә авылга сыптыр. Клубтан кунак кызлар озаткан юк, сине генә уйлап саргаям, син минем – бердәнберем...»

Телгә оста иде Зәки, сүздән ефәк бау ишә иде. Ә клуб янындагы теге яңгырлы кич вакытвакыт авырттырып җанны чеметте. Кургашын кебек эреп, бер генә тамчы тамды ул һәм чытырдап ябышты. Ирексез куптарсаң – ярадан кан тибәр төсле иде. Йа Ходаем, ялгышмыймы Зәмзәмия, Зәки нәкъ ул хыялланган ышанычлы, тугры ярмы? Яратам, ди, өйләнәм, ди, туйга акча җыя. Әгәр кыз тагын авыр хәлгә юлыкса, куркып табан ялтыратмасмы егеткәй? Һай, белмисең шул! Кемнең эчен кем ярып баккан. Әнә Җирәнне «җүләр, аңа җитешми» диләр иде, бик җитешкән, бик. Хәбир мулла белән дуслашып догалар өйрәнеп йөргән. Бу хакта этем дә сизмәде.

 Уку мәшәкатьләре белән еллар су кебек акты да китте. Училищены тәмамлаган дипломлы Зәмзәмия авылга кайтты. Вакыт авырттырып теккән яраларның җөе яртылаш кына ялганса да, ул бәхетле иде. Ике айдан кыз балалар укытырга тотыначак. Янәшәсендә Зәкие бар. Әнисе дә исән-сау, йә, адәм баласына тагын нәрсә кирәк!

 Әмма мәктәп юлында зур киртә – Фәйзия калыкты. Зәмзәмияне алдырмас өчен, ул җан талашты.

– Кеше үтерүче мулланың кызы балалар укытырга тиеш түгел, фермада тирес түксен әнә, – диде хатын җыелышта. – Куыгыз аны, ку!

Арчада укый-укый Зәмзәмия каешланган иде, җебеп, балавыз сыгып утырмады:

 – Фәйзия апа, – диде. – Мин – дипломлы белгеч. Ә синдә ул катыргы кәгазь бармы? Юк, әйеме? Үзең «коммунизм төзибез» дип лаф орасың, ә аны өч класс белемле надан авыл хатыны укыткан балалар белән ничек төзербез икән соң? Төзесәк тә, түбәсен ябалмабыз. Син безгә бик сай белем бирдең. Хәер, синең дәресләрдә фән укытылмый да иде. Сәгатьләр буе динне сүгеп, Ленинны мактый идең.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев