Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

– Хәтереңдәме, Зәки, «башкисәрләрне үтергәнче кыйныйм» дигән идең. Хәтереңдәме?

– Сөяксез тел ни лыгырдамас, Зәмзәм. Алар икәү, мин – берәү. Җә, үпкәләп татлы иреннәреңне бөрештермә. Рәтлим дидем, ант! Түлке соңрак. Ышанмыйсыңмы әллә?

– Ышанам, – диде кыз. – Вәгъдә – иман.

 Ул да җиңел сулап туйга әзерләнә башлады. Беркөнне селте суы белән агартып юган кашага-чаршауларын елга суында чайкарга китте. Басмада гына күрде: Вагыйз елга уртасында ат коендыра иде. Баш кагып кына исәнләште кыз. Арчадан кайтканнан бирле Җирән белән күрешмәгәннәр, Зәмзәмия өчен Вагыйз дөньяда әллә бар, әллә юк иде. Дәфтәрләре язып-сызып бетте. Дәфтәр, дәфтәр... Анысы чүп кенә аның, ә менә «Тоба» киче өчен егеткә мәңге бурычлы ул. Кайгыңны бүлешкән кешеләр шулай тиз онытыла микәнни? Юк, битарафлык нәтиҗәсе бу. Кыз аны кешегә санамады ич, мәктәптә үк күралмый иде. Әлбәттә, хәзер, элекке кебек, кушаматын әйтеп үртәми, ләкин якын да итми.

Зәмзәмия, чиләктән керләрен бушатып, җиңнәрен сызганды. Атны монда таба йөздерсә: «Суны куертасың», – дип кычкырасы булыр. Иеләм дигәндә генә кинәт басма тактасы шыгырдады.

 – Әй син, чәчбикә, ник безгә күтеңне туңкайтып бастың? Кыз кырт кына тураеп артына борылды. Ике милиционер басмага кереп килә иде.

– Анаңны корт чаккыры, Фәррах, ниткән кыз-хатын монда мәтәшә?

 – Да-а, Кылый, асыл кош бу. Пырхылдап очып китмәсен!

 – Китми, без аны камадык. Кем кызы син? Гыйният малайлары! Суга сикерергәме, тик кенә торыргамы? Бәрәч, Зәмзәмиянең йөрәгенә дә куркак куян оялаган мәллә?

– Хәбир мулла кызы мин, абзыйлар.

– Фәррах, мулла кызы! Сыт, из.

– Аңгыра син, Ибрай кылый. Артыгын лыкындың бүген. Мондый җиләкне кем сыта, йә? Тел өстенә салып, тәмен татыйлар, дүрәк.

– Юк, сыт! Авылда кыз буа буарлык, теләсә кайсын ашарбыз. Атасы үлеп котылды, бусы котылалмас!

– Кабаланма, Кылый, өлгерербез! Ике туган басманы селкетеп бәхәсләшергә тотынды.

– Кылый, дүрәк, туктале. Көпә-көндез сытмыйбыз, төнгә калдырабыз.

– Ну, ярар, төнгә тек төнгә. Әй син, мулла кызы, кич клубка чыккан бул. Без сине икәү озатабыз.

– Теге дөньяга, ха-ха! Иеме, Фәррах?

 – Аңа кадәр хуш, кызый!

– Ибрай чиләк белән керләрне суга тибеп төшерде.

– Киттек, Фәррах. Банкадагы көмешкә кетәклектә, тавыклар эчеп, исерек йомырка салмасын, ха-ха! Әйберләрен җыярга өлгермәс инде Зәмзәмия, агымсу агызыр. Йөзә белмәгән башың белән ничек суга сикерәсең ди! И Ходаем, хәсрәт өстенә хәсрәт. Өй эче шып-шыр, «кодалар төшереп, көлдертәм икән», дияр әнисе. Алмашка яңалары да юк ичмасам! Хәерчелек... Сөлге-тастымалларыңа уралып үзең батып үлмисеңме.

 Нәрсә бу?! Кинәт кашага-сөлгеләр балык сыман берәм-берәм өскә атылды. Шап та шоп басмага коелалар! Кыз аңгыраеп торган арада, судан Җирән баш калыкты. Вагыйз!

 – Абыйларны күрдем дә астан гына йөзеп килдем, – диде егет, кояш чагылдырган күзен кыскалап.

– Сиңа кул сузсалар, аякларыннан сөйри идем...

– Рәхмәт, Җи... Вагыйз. Чиләкләрем су төбендәдер инде.

– Хәзер эзлим. – Җирән ап-ак беләкләрен ялтыратып баштүбән суга чумуга, ике чиләк тә басмага менеп кунаклады.

– Су пәриләре урламаган икән. – Вагыйзның шатлыктан йөзе балкый иде. «Мин дә эшкә ярадым», – дип сөенә, күрәсең.

– Зәмзәмия, клубка чык, диләрме абыйлар? Әгәр барма...

– Бәрәч, син минем хуҗам мәллә?

– Безнекеләр канга сусаган ерткыч төсле. Исергәч, тәмам акылларын җуялар. Барма... бәйләнеп йөрәгеңне яраларлар. Кыз, горур гына:

– Минем яклаучым бар, – диде.

– Абыйларның явызлыгы чиктән ашкан. Аларга бернинди киртә дә юк. Зәки генә җиңә алмас шул, Зәмзәмия.

– Ни, Зәки кулына эләксәләрме? Тешләрен коеп кесәләренә тутырыр! Вагыйз күңелсезләнеп калды, йөзендәге елмаюы моңсу күзләр эченә кереп югалды. Ул кире атына табан йөзеп китмәкче иде, Зәмзәмия:

– Карале, – диде, – ник син йодрык ашап интегәсең? Ник, укып, калада гына төпләнмисең? – диде.

– Мин атлар яратам бит, малкайлар да миңа нык ияләште, Зәмзәм. Аннары, таш кала безнең өчен түгел ул.

«Мескен, – дип уйлады кыз.

– Атлар дия-дия коллыкта яши. Көн саен исерек абыйлары кыйный икән үзен. Бөтен авыл сөйли. Бигрәк тә Зәмзәмиянең әнисе кызганып үлә инде. Клубка барма, дигән була тагы. Бу куркаклар авылында берәр заман «куяннар» кимер микән, ә?»

 Егетләр генә әтәчләнә диләр, дөрес түгел, кызлар да, вакытвакыт, кикрик кабарта. Шыр җибәреп өйдә ятмыйм әле, диде Зәмзәмия, барды клубка, барды. Домино белән «җенләнгән» Зәки, уенын ташлап, аңа иярде. Икәү залга уздылар. Пар-пар биеп аяк табаннарын кыздырганнар гына иде, Гыйният малайларының тавышы клубны дерелдәтте:

– Без килдек, сарык көтүе! Тара-ал! Кызлар тизрәк диварга таба чигенде. Зәки киң җилкәсе белән Зәмзәмияне ышыклап басты.

 – Кымшанма, Зәмзәм... – диде ул. – Сине күрмәсеннәр. – Күрделәр инде... Көндез, басмада кер чайкаганда.

– Ишкәнсең икән ишәк чумарын! «Ялгызың гына аулак җирләрдә йөрмә», – димәдемме сиңа!

Исерекләр, айкала-чайкала, зал уртасына чыкты.

– Мулла кызы мондамы? – диде Фәррах.

– Ну-ка, Кылый, капшан! Ибрай керпе сыман йомарланган кызларны бер кырыйга алып-алып очырды.

 – Син түгел, чәчби, син түгел, колга, син түгел кәтүк! Кай-а, мулла-мунтагай әнчеге?! Аңа кич клубка килергә кушылды. Кай-а ул?! Исерек, күзен акайтып, Зәки каршысына туктады.

 – Ну-ка, читкәрәк кит! Артыңа кемне яшердең?

– Яраткан кызым ул. Без көзгә өйләнешәбез, – диде егет, нигәдер аңарда мескен тавыш иде.

 – Фәр-рах, бирегә титакла. Шадра Шакир малае, үләнәм, ди.

 – Безнең рөхсәттән башкамы? Кемгә? Үтерә-әм! – дип Фәррах үкерде. Кыз бу хурлыкка түзмәде, тып итеп Зәкинең алдына чыгып басты.

– Миңа өйләнә! Хәбир мулла кызы Зәмзәмиягә! Безгә сезнең рөхсәт кирәкми.

– Син – безнеке, – диде Фәррах, аның тешсез авызыннан сасыган көмешкә исе аңкый иде.

– Прәс, җегет, ычкын моннан. Прәс, дим, Шадра тәресе!

– Әйдә, Зәки, урамда һава суларбыз, монда тынчу. – Зәмзәмия егетне култыклады.

 – Син кал, кыз-мыз. Бу төнне безнең белән кәеф-сафа корасың, – дип Ибрай кызның чәч толымыннан эләктермәкче иде, Зәмзәмия, кизәнеп, аның яңагына сукты. Исерекнең авыртудан йөзе кыйшайды.

– У-у, себерке! Нишләттең мине, яңакны иштең, у-у, мин сине! Ибрай ажгырып аңа ташланмакчы иде, Зәки башкисәрне беләгеннән кысып тотты һәм сугышырга әзерләнеп бил каешын чишкән Фәррах белән икесен маңгайга-маңгай чәкәштерде.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев