Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

– Бу әкиятеңне бодай итеп тавыкларыңа сип, әни, яме? Әти кайда, әти? – Ярар, телеңә салынма, әйдә җыен! – дип әнисе үзенә бер дулады. – Баргач белерсең. Бүтән мине сорауларың белән җөдәтмә.

Бакча артыннан гына чыгып, кыр аша күрше авылга илтүче юлга борылгач, Зәмзәмия җиңел сулап куйды. «Тоба» бөтенләй икенче якта иде. Әнисе шыттыра, тау-тау китап укыган Хәбир мулла елан оясына төшеп үләргә миңгерәү түгел лә. Мөгаен, аны туган апасы милиция тапмаслык итеп яшергәндер. Ишелә дип, иске базларына бәрәңге салмыйлар иде. Күрәсең, әтисе көннәрен шунда уздырадыр.

Авылга якынлашкан саен күңелгә шатлык тула иде. Ниһаять, Зәмзәмия әтисе белән күрешә! Туган апасы чакырылмаган кунакларга гаҗәпләнмәде, сеңлесенә серле генә карап:

– Тагын шул мәшәкать беләнме? – диде.

– Әйе, – диде әнисе.

«Болар кич җиткәнен көтәдер инде, якты күздә баз ачмаслар», – дип уйлады кыз. Менә кич тә җитте, авыл өстенә караңгылык та җәелде, тик апа белән сеңел Хәбир мулла турында ләммим. Эссе көндә башак урып сусаганнармыни, чәй эчәләр дә чәй эчәләр.

Зәмзәмиянең ачу казаны ташыды. – Һаман ләчтит сатасыз! Кайчан әтине чыгарасыз инде?

– Иллә пырдымсыз бит син, кызым, – диде әнисе.

 – Ятып йокла, үзем уятырмын.

– Юк, йокламыйм! Әүвәл әтине күрсәтегез! – дип киреләнде кыз.

Әнисе:

 – Буй тарткан кыз димәм, кычыткан белән пешекләрмен, – дисә дә, тынычланмады, үкчәсе белән дык-дык идәнгә типте.

– Күрсәтегез әтине, күрсәт! Туган апасы бу тамашага шаккаткан иде.

– Чү, үскәнем, Зәмзәмия, сабыр ит. Эзләрегез суынсын чүт кенә. Артыгыздан иснәнүче этләр булмагае тагы, – диде ул.

– Сабыр төбе – сары алтын. Иншалла, иртәгә әтиең белән күрешерсез. Аны көйләп-чөйләп йокларга яткырдылар. Таң атар-атмас әнисе төрткәләп тә уятты.

– Тор, кызым, Аллага тапшырып кузгалабыз.

Күрше авылдан урманга юл бик әйләнгеч иде. Димәк, әнисе урау димәгән, башта апасына килгән булып, эз бутаган. Димәк, дөрес, әтисе «Тоба» да... Әгәр: «Хәбир мулла айга менгән», – дисәләр, болай ук аптырамас идең. Аждаһа чокыры бит бу, аждаһа чокыры. Анда тычкан да яшәмидер, билләһи! Әллә әтисе, «Тоба»ның астына ук төшмичә, ярында гына тора микән? Алай дисәң – аның яры да бик текә ди. Дәшми-тынмый гына атлаган әнисеннән сорашырга тел кычыта билгеле, ләкин җил йөзгә бәреп исә. «Җилгә каршы сүз сөйләмә, очыртып китә», диләр.

 Бервакыт җиләк җыйганда Зәмзәмияләр адашып «Тоба» буена килеп чыктылар. Котырып үлән үскән, аны берсе дә чапмаган иде. Зәки булып Зәки: – Кызлар, тайыйк моннан, – диде.

 Бүген, әнә шул чәнечкеле үләннәрне ера-ера, Зәмзәмия белән әнисе аҗдаһа кочагына ашыга. Кызның йөрәге дөп-дөп какты, чигәсенә шаулап кан йөгерде. Ярдан туфрак-балчык тәгәрәтеп аска төшә башлагач, ул чүт кенә: «Әни, әйдә, борылыйк!» – дип кычкырмады. Борынга дымлы һава тулып, тынны кыса иде. Бибинур апа тәвәккәл иде, адәм буе булып үскән абагаларны кулы белән аралый-аралый сукмак ярды. Үзе бертуктаусыз «ләхәүлә» дип кабатлый иде. Аның бәләкәй гәүдәсе үләннәргә күмелгән саен Зәмзәмия сискәнеп китә. «Тоба» йотса, «Тоба» суырса...

 – Әни, ардым, ял итик...

– Түз, кызым. Басып торсаң, курку тагын да ныграк йөрәкне калтырата.

– Елан чакмас микән, әни...

– Син атла, атла! Юк-бар уйлама.

 – Киредән ничек менәрбез соң, әни? Абау, тирән!

– Үлән-чүләнгә ябышып үрмәләрбез, кызым. Ходай җүнен бирә ул. Озак, галәмәт озак төштеләр. Алар «Чокыр» төбенә юл салган саен яктылык кими, һәм «Тоба» эңгер таралган яңгырлы кичне хәтерләтә иде.

 Әнисе кыю гына өч тапкыр тамак кырды. Аңа да «кһым, кһым, кһым» дип җавап кайтардылар.

Әтисе! Исән! Аны тавышыннан гына таныды Зәмзәмия: Хәбир мулланың йөзен сакал-мыек баскан, күзләре кысылган һәм бу кыяфәте белән ул карт зимагурга охшаган иде. Кыз шыпырт кына:

– Ни хәл, әти? – дигәч, «Тоба» тоткыны:

– Кычкырып сөйләш, кызым. Чокыр тавышны үзенә сеңдерә, – диде.

– Исән-сау гына килдегезме? Койрыклар тагылмадымы?

– Аллага шөкер, Хәбир. Ходай безгә тагын бер күрешү-очрашу әйләде.

Бәрәч, әтисе монда чын-чынлап яшәп ята икән! Менә көрәккә кайда эш табылган: Хәбир мулла, яр битен эчкә таба казып, иркен генә куыш ясаган. Хәтта өч кеше берьюлы сыя. Куышта исә һәммәсе дә бар: нәзек агачлардан каккалаган сәке, урындык, өстәл, өйдән «аякланган» җиз самавыр, коштабак, аш савыты, тәлинкә, кашыклар. Учак сыман урынга кечкенә генә казан да асылган...

– Йәгез, утырышыгыз да, бер дога кылыйк. Юлда арыгансыздыр. Кызым, бак, атаңның шулай тереклек кылмышы инде. Бибинур, кайткач оланны өшкер, куркудан зәхмәт сукмасын, күзләрендә шом бар.

Әтисен күргәч, йөрәктәге курку басылган иде. Басылган гына иде шул, тәмам җуелмаган иде. Кыз, куыштан чыгып, өскә күтәрелеп карады. Күк йөзенең бер кыйпылчыгы күренә. Бер кыйпылчык! Йа Ходай, кояш нуры да үтмәслек җәһәннәм базында яшә инде! Шактый гына иркен, ахры, «Тоба» дигәнең. Әстәгыфирулла, әнә теге кәкре тал төбендә нидер кыймылдый. Елан, ахрысы...

 Зәмзәмия, чырыйлап, куышка табан чигенде.

– Әти, елан! Хәбир мулла кызын, сабый бала кебек җитәкләп, тал янына алып килде.

– Төптән чишмә тибә дә, чокырдагы суга коелган яфракларны селкетә. Алланың кодрәте – чишмәнең суы бал да бал. Син дә, бисмиллаңны әйтеп, тәмен татып кара, кызым.

Зәмзәмия иелде дә, яфракларны өреп, иренен чишмәгә тидерде. Суы Зәкинең иреннәре сыман йомшак икән. Кичә ул, кызны суырып үпкәч: «Үлеп яратам», – диде. Үлмәсен, яратсын гына инде. И җүнсез, әтисе алдында ниләр уйлый... Шөкер, уйның теле юк, оятыңнан җир ярыгына чумар идең.

– Тәмле икән, әй. Әти... Син соң өйгә кайчан кайтасың? Милиция бик кыбырсымый хәзер.

– Ие, Хәбир, – дип эләктереп алды әнисе.

– Күпме тычкан тормышы белән яшәмәк буласың. Милисәдән халык якламасмы дим. Файдадан кала кемгә зыяның тиде.

 – Һәй, карчык, денсез халыкка нәрсә аңа? Мәчетен ишәләрме, мулласын куалармы, төкерә ул. Авылга таянмыйм мин. Бер Ходай минем яклаучым. Сез дә чәпчемәгез, кайтылыр, кайчан да булса кайтылыр. Чокырда алай ук яшәмәслек түгел.

– Куркыныч бит, әти! Урманда бүреләр йөри.

 – И, кызым, алар үзең тимәсәң – тими. Ике аяклы хайваннан – адәм затыннан өрке син.

– Тоба турында кешеләр ни генә сөйләми, әти.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Тулырак: http://novoshishminsk.ru/news/proza/ikebezg-d-avyr-povesttan-zek4555

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Тулырак: http://novoshishminsk.ru/news/proza/ikebezg-d-avyr-povesttan-zek4555

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев