Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

Дәрес буе җирән Вагыйз кыздан күзен алмый. Ул күзләрдә усаллык та, мәкер дә юк, ул күзләрдән керфекләрне аралап сәер сагыш сирпелә. Әтисе өчен үчегеп кыйнаса яки әшәке сүзләр белән мыскылласа, аңлар иде әле Зәмзәмия. Шулай булырга тиеш тә бит инде ул. Ә Җирән сукмый да, мыскылламый да. Аның башында шөрепләре бушаган, диләр. Шуңа алмый- куймый бәбәген тасрайтадыр, бәлки. Юкка гына йомыкый түгелдер Гыйният төпчеге. Класста малайлар аны кешегә дә санамый лабаса.

 Ә арткы партада утырган Зәкинең башы гел аска иелгән. Әллә Зәмзәмия өчен ояла микән? И, аңарга китсә, поты бер тиен, йөрмәсен кыз тирәсендә авыз суы корытып! Болынга төшсәләр, уен вакытында кешегә сиздермичә генә кулны чытырдатып кыса бит, юньсез. Бәлки оялмыйдыр, бәлки үзенең көчсезлегеннән гарьләнәдер. «Зәмзәмиягә каныкма, Фәйзия апа, мин аны яратам», – дип бөтен класска шар ярмас инде егеткәең. Аның каравы Вагыйз түзмәде, дәрес алдыннан ярсып кулларын бутый-бутый:

 – Әтине Зәмзәмия үтермәде, Зәмзәмия гаепсез! Зәмзәмия гаепсез! Син – фашист, Фәйзия апа, тиктомалга кеше җәзалыйсың! – диде. – Басма, Зәмзәмия, утыр!

 – Абыйларың кайтса, сине болай сайратмас, – диде укытучы Фәйзия, бүртенеп. – Каян килгән яклаучы маңка!

«Абыйларың» дип Фәйзия тикмәгә генә ычкындырмады. Ике игезәк башкисәр Фәррах белән Ибрай төрмә шулпасы чөмерә иде. Кайткач, мулланы җир ярыгыннан табабыз, дип ботак очы туганнарына хат язганнар, имеш. Әнисенең котын очырган нәрсә – шул игезәкләр иде. «Вагыйз бүген мине яклады», – дигәч, ул, уфтанып:

– Төпчек малай – бетереп мәрхүм анасы Бибигайшә. Юаш, акыллы, ипле. Ә тегеләре – ике игезе – адәм башын кисүчеләр. Авылны кан елаттылар инде өтермәнгә сөрелгәнче. Урлап суймаган каз, урлап чалмаган сарык-бозау калмады. Бервакыт авылда мәчеләр югалыпмы-югала. Анысы зарлана мәчемне этләр ашады, ахры, дип, монысы зарлана, мәчем өйдән бизде, дип. Бу ике мөртәт кызык ясыйлар: бичара хайваннарны буып, авыл суын эчкән «Изгеләр коесы»на тутыралар икән. Хәбир коега төшеп кырык мәче үләксәсе чыгарды. Бибигайшә яши иде әле, малайлары гына гүргә тыкты аны. Аталарына аркаланып явызланды алар, тиюче-әрләүче, каеш белән суктыручы юк. Авыл түрәсе булгач, Гыйният артык азды. Хәбиргә бигрәкләр көн күрсәтмәс иде инде. Күркәм холкыннан көнләште, ахры...

 – Әни, син мине балага санама, – диде Зәмзәмия. – Яшь чакта Гыйният сиңа яучы җибәргән, диләр. Син риза булмагач, урларга маташкан, шунда әти арагызга кергән, диләр. Яшермә, ачыктан-ачык әйт.

 – Белгәч ник сорыйсың, кызым? Гыйниятнең холкы начар иде бит.

 – Гыйниятләр нәселенә кырау сукмыйча, ике арада ызгыш утының сүнәсе юк икән.

Мәчет янындагы хәлләрдән соң ай ярым вакыт үтте. Ике-өч атнага дип югалган әтисе кайтмады. Билгеле, аның күзгә-башка чалынмавы мең тапкыр хәерлерәк иде. Милиция һаман эзли, тикшерүче һаман төпченә иде. Авылдагы һәр йортның бәрәңге базын, келәтен, печәнлекләрен тикшереп, «җинаятьчене яшерсәгез – сезне дә төрмәгә ябабыз» дип халыкның өнен алып бетерделәр. Бер төнне әнисе тышка чыккан җирдән шомланып керде. Капка төбендә мыгыр-мыгыр ят ирләр сөйләшә, ди. «Сак куйганнар, әтине каптырмакчылар», дигән уй узды Зәмзәмиянең башыннан. Әмма бу хакта әнисенә әйтмәде, ул болай да шом белән курку эчендә көн итә иде.

 Кызда уку дәрте сүрелде. Дәресләргә күңел ятмый, уенда гел әтисе иде. Кайларда гына ачлы-туклы тилмерә икән, мескенкәем? Исән микән соң ул, йа Ходаем?! Башта, әти күрше авылдагы туган апаларда, дип өметләнә иде Зәмзәмия, ул өмет тә акланмады. Апасын ике тапкыр тентегәннәр, Хәбир мулла табылмаган. Әнисенең кайгыдан сызылмавына шаккатырсың! Зәмзәмиягә – әти, аңа ир ләбаса Хәбир мулла! Олы хәсрәт капкаларына китереп типмәгән кебек тыныч кына йөри кортка. Әле, җитмәсә, туган апаларына кунакка ешлады. Сәрфиянең көрәге сынган дип, беркөнне көрәк үткенли. Капчыгында хәйран гына күчтәнәч. Әйтерсең туган апалары авылның соңгы хәерчесе. «Әти турында уйламый да», – дип йөрәкләнде кыз. Кунакка йөрүләр ешайды, һәм нәрсәдер шикле тоела башлады. Нишләптер әнисе белән бергә өйдән йә коштабак, йә самавыр «аяклана» иде. Түгәрәк-түгәрәк арыш ипиләре дә мичтән чыгу белән кунакка «йөгерә». Кашык-пычакларны, тәлинкәләрне җен урлап интектерә. Сер йомгагын сүтә алмыйча аптырады Зәмзәмия. Күңел нәрсәдер сизенә иде. Әнисенең «туган апаңа» диюләре – «шагыйранә бер ялган». Күчтәнәч итеп кешеләрдән кача-поса йорттагы бөтен кирәк-яракны ташымыйлар. Ничек кенә әнисенең шома койрыгына басарга соң? Хәбир мулланың яшеренеп яткан урынын белә ул, белми түгел. Шуңа күрә артык кайгырмыйча, үз хәйләсенә үзе сөенеп яши. Ә кызы турында борчылмый. Һәм бер дә дөрес эшләми! Әти дия-дия Зәмзәмиянең йөрәгенә кан сауды ләбаса! Ул бит аның газиз кешесе!!!

Бибинур апа чираттагы «утырма»га җыенгач, кыз:

– Мин дә апаларга барам. Аны сагындым, – диде.

 – Әйберләрең дә авыр, күтәрешермен. Аякларым шешенә, дисең, шешенер дә! Җилкәңдә капчык та капчык. Әнисе, көтелмәгән тәкъдимнән каушап, мичкә сөялде. Аннары:

– Зур инде син, кызым, – диде. – Үстең инде. Батчи, Фатыйма малае үзеңне уеннан озата икән. Фатыйма дуслыгыгызны яратмый, ахры. Малайлы хатыннар гөбернатор кебек кылана шул. Яраса, улларына патша кызы алдырырлар ие.

 Зәмзәмиянең чәч төпләренә кадәр кызарды. Бу олыларның күзе бигрәк очлы инде. Кайсы куакка саескан кунганын да күрәләр.

 – Әни, син сүзне юри читкә борасың. Мин дә апаларга барам, дидем!

– Зәкиулла – тәүфикълы җегет. Озатса да сүзем юк.

– Әни, дим, әни! Шунда гына шәйләде кыз, әнисе ачылган тәрәзәгә ымлый икән. Зәмзәмия ашыгып тәрәзәне япты. Әнисе ачулы гына:

– Нәстә шаулыйсың? – диде. – Авыл ишетсен дисеңме? Кыз пышылдап кына сорады:

– Син әти янына йөрисең бит, әйеме, әни? Әнисе «әйе» дип башын селкеде. Зәмзәмиянең ике күзеннән яшь чәчрәде.

– Шуны... шуны миннән яшердеңме?! Әнисе кулы белән кызның авызын каплады.

– Тс-с, әкрен сөйлә, ярсыма! Дивар ярыкларының да колагы бар.

 – Очкан чебеннән дә куркыргамы инде хәзер? Кайда әти? Кемнәрдә?

 – Әгәренки ялгыш берәрсенә лыгырдасаң – баш бетте. Атаң урман эчендәге «Тобачокыр»да...

«Тоба-чокыр»да?! Әнисенең мие шулпаланган мәллә? Ул зәхмәт суккан җирне кешеләр бер чакрым урап уза, чөнки аңа әз генә якынайсаң – төпсез чокыр аҗдаһа сыман үзенә суыра. Анда төшкән җан иясе кире өскә чыга алмый, аны еланнар буып үтерә... Юк, әтисе «Тоба»га баш тыкмас, төрмәне артыграк күрер.

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев