Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Проза

Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

Нәбирә Гыйматдинова

Дәвамы.

Әйе, ниләр генә уйламады Зәмзәмия, бәлане гел читтән эзләде, ә монысы ялгыш та күңеленә килмәде: Хәбир мулла чокырда җан биреп ята иде...

– Соңгы атналарда хәйран ютәлләде атаң, – диде стансадан ук каршылаган әнисе. – Үпкәсендәдер дим. Элек тә, күкрәкләрем сызлый, дип зарлана ие. Дымлы һава чирен көчәйткәндер. Ни рәвешле өскә күтәреп менгезербез икән, кызым? Атаң гәүдәгә таза, чокыр тирән, юештә аяк та тая, башларым катты шуны уйлап. Тизрәк менгерәсе ие, әҗәлен чокырда тапмасын ие, бәгырь кисәгем.

 «Зәки! Менә кем аларга булышыр. Бүтән кемгә таянасың? Егет серен җиде йозакка бикли, авылга чәчми».

– Әни, бүген кич клубта Зәкине күрермен. Төн карасында өчәүләп «Тоба»га китәрбез. – Мин дә Зәкиуллага өметләнә ием, кызым. Аркасында өч капчык бодай биетерлек җегет, иншалла, атаңны гына күтәрер.

Зәки клубта егетләр белән домино суга иде. Авызын ерып, кыз белән күреште:

– Хатыңда, каникулда гына кайтам, дигән идең, куып җибәрделәрме әллә? Бар, Зәкиеңне тилмертмә, дип.

– Шаяртмасана, Зәки.

– Җә, җә! Әйдә, тузаннарны кагабыз. Синнән башка биегән юк минем.

– Зәки... урамга чыгыйк әле. Сүзем бар... Коеп-коеп яңгыр ява иде. Утын сарае почмагына яшеренделәр. Егет, плащ төймәләрен чишеп, аны күкрәгенә кысты.

– Сагындырдың, Зәмзәм.

– Мин дә... мин дә сагындым, Зәки.

 – Шуңа күрә укуыңны өзеп кайттыңмы, Зәмзәм? Хәзер үк өйләнешәбез, бу төндә үк!

– Ашыкма, Зәки. Безгә синең ярдәмең кирәк бит әле... Әти үлем хәлендә, аны «Тоба»дан тизрәк өскә күтәрергә иде. Булыш, зинһар.

 Зәкинең билдән каты итеп кыскан куллары бушады.

– Син нәрсә, кызый? Тагын мине сыныйсыңмы? Хәбир мулла – калада! Берәр хатынга йортка кергәндер, мут күз. Муллаларга дүрт хатын фарыз ди, имеш.

 Зәмзәмия кайнар кочактан читкә этелде.

– Яңагыңа чылтыратыр идем дә инде, Зәки... Ярар, әти хакына түзәм. Шаярттым дип сана. Әти – «Тоба»да. Нәрсә белән ант итим соң, ә? Мәхәббәтебез белән ант итсәм, ышанырсыңмы?

– Соң... соң... бу очракта ышанам кәничне.

– Әти үлә, зинһар, аны бергәләп коткарыйк, Зәки! Бар өметем синдә генә, Зәки дим, Зәки бәгырем!

– Ни бит, Зәмзәм... Зәмзәмия... Гыйният игезәкләре авылда бит... Кайтканнан бирле атаңны эзлиләр, төнлә дә йокламыйлар, этләр. Миңа да бәйләнделәр. «Бабаң кайда?» – дип. Без өйләнешкән диярсең. «Белмим» дигәнием, тешемне сугып сындырдылар.

 – Нишләп кара-каршы сугышмадың, Зәки? Син бит ир кеше, Зәки! Ник суктырдың, Зәки?! Уф, йөрәгем сикерә... Нәрсәгә шаулыйм инде, йә? Шундый чакта... Әти үлгәндә... Әйдә, Зәки, «Тоба»га киттек, әнине генә алыйк та...

– Ни... Зәмзәм, Гыйниятнекеләр һәр адымымны сагалый, дип әйтәм лә. Күрсәләр, җанымны суырачаклар, Газраилдән ким түгел алар. Иң яхшысы – телсез Шакирҗанны яллагыз сез. Гәүдәгә шәп ул, эһ тә дими, берьюлы өч мулланы күтәрә. Сизсәләр дә аңардан сүз тарту юк, телсез чөнки. Безнең яшисе бар бит, ни бит... Туңмадыңмы, кил...

 Кызның күзеннән шартлап яшь атылды. Ул кочакларга кулын сузган егетне бар көченә артка этеп, караңгылык эченә томырылды. Яраббым, нинди хурлык! Җаның биреп яраткан Зәкиең башкисәрләрдән куркып, куян төсле калтырый. Нишләргә соң, Ходаем, юлын күрсәт, нишләргә?! Анда әтисе, бәлки, соңгы тапкыр сулыйдыр. Урам уртасына басып бөтен авылга кычкырмыйсыңмы, Зәмзәмия! Имансыз, бәгырьсез авыл! Уян, йоклама, Хәбир мулла үлә-ә-ә!

Елый-елый йөгергән кыз, хәлсезләнеп, юеш коймага килеп төртелде. Шунда кемдер кул фонаре белән аның йөзенә яктыртты.

– Зәмзәмия, качма, бу мин генә...

– Вагыйз?! Нәрсә кирәк сиңа?

Абыйларың иснәнергә куштымы? Курыкмыйм мин алардан, бел!

– Мин абыйларга катышмыйм, үземчә яшим. Зәкигә ялынганыңны ишеттем дә менә... Ачуланма, тагын артыгыздан күзәттем. Начар гадәт, валлаһ. – Йөрмәле син дә эч пошырып!

– Телсез Шакир бүлнистә ул, аягын сындырган. Әйдә, үзем булышам.

– Кемгә булышасың, хәчтерүш?!

– Кемгә дип... сезгә. Хәбир абзыйны «Тоба»дан чыгару миңа берни түгел.

– Хәйләкәр төлке! Алып чыгасың да абыйларың кулына ыргытасың, әйеме?

– Ник мине хурлыйсың, Зәмзәмия? Андый гөнаһ эшләсәм, аяз көндә яшен сугар. Моңарчы Хәбир мулланы сатмадым, юкса «Тоба»да икәне миңа мәгълүм иде.

Кыз кул арты белән күзләрен сөртте. Уйлап карасаң, чынлап та, шулай икән: Җирән, ятлар серен урласа да, уңлы-суллы чәчми. Йә, Зәмзәмия, тиз генә бер-бер карарга кил. Синең сайларга вакытың да, кешең дә юк. Әтиең хакына кан дошманыңның ярдәменә риза бул, баш тартма!

– Абыйларың сизенсә?

– Алар шыр исерек, йоклый. Таңга хәтле уянмаслар. Бибинур апаны чакыр да, киттек. Клубтан яшьләр таралганчы ычкыныйк без.

...Хәбир мулла куыштагы җирдә сәкедә хәрәкәтсез ята иде. Вазыйх, итекләрен салып, чолгауларын чиште.

– Болай менүе җиңел, тайдырмый, – диде. Аннары ул, нәкъ олылар сыман, әмер бирә башлады. – Син, Бибинур апа, сукмакны яктыртып алдан мен, син, Зәмзәмия, мин тайсам, арттан этеш! Мин Хәбир абзыйны үзем генә күтәрәм, миңа алай җайлырак.

 – Ике яктан култыклап меник, адәм сөяге авыр ул, балакаем, – дип инәлде әнисе. Моңа каршы әтисе ыңгырашып кына:

– Азаплан...магыз, – диде.

– Нинди азап ди, Хәбир! Хәзер өйгә кайтабыз. Корыда, җылыда рәтләнерсең, иншалла.

 Һай озак менделәр! Һай! Беренче тапкыр «Тоба»га төшкәндә вакыт шулай туктап калган төсле тоелган иде.

– Түз, Хәбир абзый, түз, – диде гыж-гыж сулаган Вагыйз. Әйтерсең мулла аның үзен җилкәсенә салган иде.

– Әй Алла, үзебезгә генә мәңге чыгу юк икән, – диде әнисе.

– Бу балакайга мең рәхмәтләр укысаң да аздыр. Зәмзәмиянең һаман да күңеле елый иде. Ни кыланды Зәки, йә ни кыланды? Яраткан кешеңнең өстенә авырлык ишелсә – курку белән дә, гомер белән дә исәпләшмисең, җилкәңне куясың лабаса. «Яратам», – ди, яратмый, димәк. Ялган, димәк.

Тырмаша-тырмаша өскә менеп җиттеләр. «Бүтән монда өч минутка да төшәргә язмасын», – диде Зәмзәмия. Әмма теләкләре кабул булмады...

...Таң алдыннан әтисе, аңына килеп, күзен ачты. Вагыйзның кызыл балчыкка буялган чалбарын әнисе юып, кызу мич алдына киптерергә элгән, шуңа күрә мулланың киеменә төренгән егет китә алмыйча тора иде. Хәбир мулла башта ымлап аны чакырды, аннары карашын Зәмзәмиягә төбәде. Кыз да, егет тә карават кырыена тезләнделәр.

– Нәрсә, әти?

– Нәрсә, Хәбир абзый? Әтисе нидер әйтте, әмма аның сүзе аңлашылмады. Шуннан соң ул Вагыйз белән Зәмзәмиянең кулын алып, бергә кушты. Йа Ходаем, әтисе бу Җирәнне Зәки белән бутый! «Бергә тормыш корыгыз, мин сезгә бәхил», – ди түгелме соң ул?

Дәвамы бар.

«Шəһри Казан. ЯЗМЫШ» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев